Камышлы районының Иске Ярмәк авылында гомер иткән дустым Рәисә Басыйр кызы Шәрәфетдинованың вафатына кырык көннән артык вакыт үтеп китте. Ә мин һаман капкамнан керә-килә: “Сәхия, ташла эшеңне, мин синең яныңа сөйләшеп утырырга килдем”, - дип елмаюын көтәм. Бигрәк матур елмая иде бит җан ахирәтем. Читать полностью
Архив за месяц: Август 2013
Ходайдан бирелгән чын табиб ул..!
Асфальт юл читендә, талгын искән җилдә әкрен генә тибрәлеп утыручы алтынсу иген кыры, һәр юлаучыга сәлам биргәндәй башын иеп кала. Яшәү чыганагы булган менә шушы алтын бөртекләрне үстерүче, терлекчелек белән шөгыльләнүче авыл кешесенең исәнлеген кайгыртуга игътибар биреләме, шуның сагында торучы офис табибларына рәхәтләнеп хезмәт күрсәтергә бөтен мөмкинлекләр дә булдырылганмы икән, дигән бихисап сорауларым мине Камышлы районының Иске Ярмәк авылындагы офис табибы Риф Хәйдәр улы ГЫЙБАДУЛЛИН янына очрашуга алып килде. Читать полностью
Умартачылар нәселеннән
Умартачылык эше белән шөгыльләнү нәселдән килә, диләр. Бу, мөгаен, шулайдыр. Югыйсә, Камышлы районындагы Чулпан авылының данлыклы умартачысы Илдус Нургали улы Яниәхмәтов: “Без 50 еллык умартачылар нәселеннән”, – дип алар белән горурланмас иде. Читать полностью
Шамил Субеев: «Хезмәтне яратырга кирәк… »
Авыл тормышын балта осталарыннан башка күз алдына китерүе бик кыен. Алдынгы төзү технологияләренең алга китүенә карамастан, балта осталары бүген дә шундый ук кадерле һөнәр иясе булып саналалар. Похвистнево районы Иске Мәчәләй авылында яшәүче балта остасы Шамил Камил улы Субеев салып биргән йортлар күп авылдашларын һәм күрше авыллар халкын бәхетле иткән! Читать полностью