Шамил Субеев: «Хезмәтне яратырга кирәк… »

Шамил-СубеевАвыл тормышын балта осталарыннан башка күз алдына китерүе бик кыен. Алдынгы төзү технологияләренең алга китүенә карамастан, балта осталары бүген дә шундый ук кадерле һөнәр иясе булып саналалар. Похвистнево районы Иске Мәчәләй авылында яшәүче балта остасы Шамил Камил улы Субеев салып биргән йортлар күп авылдашларын һәм күрше авыллар халкын бәхетле иткән!

…Шамил Камил улы колхозлар вакытында машина йөртүче булып эшләгән. Әмма яраткан эше белән шөгыльләнү өчен рульне ташларга һәм күмәк хуҗалыкта төзүче булып эшли башларга туры килгән.

Шамил сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Куйбышевта профессиональ-техник училищеда укып, авылга балта остасы һөнәрен үзләштереп кайта. Моның белән генә дә чикләнмичә, соңрак эретеп ябыштыручы, ташчы һөнәрләрен дә үзләштерә.

Шамил Субеев яңа гына тормыш юлына баскан бик күп яшь гаиләләргә өйләр салуда ярдәм иткән. Ул ясаган ишек-тәрәзәләрне дә санап бетерерлек түгел. “Заманалар үзгәрә, халык заманча ишекләр, пластик тәрәзәләр куйдыра башлады. Безгә дә, олы буын вәкилләренә, тормыштан калышмаска, яңа төзелеш материаллары белән эш итәргә өйрәнергә, заман белән бергә атларга туры килә”, – дип сөйли оста.

Ул үзе ясаган станокта төрле эшләр башкара ала. Менә шәһәрдә яшәүче улы Дамирга дача өе төзегәндә дә аны кулланган. Шамил абый, оста төзүче буларак, үзенчә иҗат итә, шуңа күрә даны еракларга таралган да инде. Аны әллә кайлардан килеп эшкә алып китәләр. Менә мин барган көнне дә ул чит авылдан кайткан гына иде әле.

Шамил Камил улының фантазиясе бай. Аның йортына барып керсәң, әкият дөньясына килеп эләккәндәй буласың. Урамнан үтеп баручылар аның тимердән челтәрләп ясаган капка-коймаларына сокланып карыйлар. Ә йорт эчендәге тәгәрмәч резиналарыннан ясалган түтәлләр шау чәчкәдә утыручы гөлләргә күмелгән. Аяк астында яшел хәтфәдәй чирәм. Өй каршындагы бакчада җиләк-җимеш пешкән. Билгеле, бу матурлыкта Шамил аганың тормыш иптәше Бибигайшә апаның да өлеше зурдан.

Аларның өе авыл башында урнашкан. Ерак та түгел таулар, яшел үзәнлекләр җәйрәп ята. Бәлки, шушындый гүзәл табигать кочагында яшәгәнгә дә бу кешеләрдә матурлыкны тою хисе зурдыр.

Шәһәрдән кайткан оныклары Денис тә әби-бабасы янында бөтерелеп эшкә өйрәнә, барсын да үзләштереп, хәтеренә сеңдереп калдырырга омтыла.

- Бу дөньяда без кунак кына. Тормышыңны яшьтән әйбәт кенә төзеп, җитеш тормышта матур итеп яшисеңме, әллә җитешсезлектә җәфа чигәсеңме – болар барысы да кешенең үзенә бәйле. Шуңа күрә эш яратырга, тырышып эшләргә, максатчан булырга, ихлас күңелдән кешеләргә ярдәм итеп яшәргә кирәк,– дип саный Иске Мәчәләй авылының данлыклы балта остасы.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

РӘСЕМДӘ: Шамил Камил улы СУБЕЕВ яраткан оныгы Денис белән.

Просмотров: 2135

Комментирование запрещено