Горурланып, шул ук юлдан узар иде ул тагын…

шарафутдиноваКамышлы районының Иске Ярмәк авылында гомер иткән дустым Рәисә Басыйр кызы Шәрәфетдинованың вафатына кырык көннән артык вакыт үтеп китте. Ә мин һаман капкамнан керә-килә: “Сәхия, ташла эшеңне, мин синең яныңа сөйләшеп утырырга килдем”, - дип елмаюын көтәм. Бигрәк матур елмая иде бит җан ахирәтем.

Соңгы очрашубыз да нәкъ шулай булды. “Беләм, беләм, ремонт ясыйсыз. Тик мин чәй эчмичә, иркенләп сөйләшеп утырмыйча китмим”, – дип, Рәисә өстәл артына кереп утырды. Бу көнне минем дә эшләрем әллә ни күп түгел иде. Җиләк чорында кем зур эш кузгатсын инде? Иркенләп, кичә җыеп кайткан җиләк белән чәй эчкән арада, дөнья хәлләрен дә сөйләшеп алдык, истәлек томаннарына да сәяхәт кылдык…

Без бит Рәисә белән 1951 елдан бирле таныш. Мин Камышлы педучилищесының өченче, ә ул беренче курсында укый идек. Чибәр, елмаючан Байтуган кызының йөзе нур сирпеп, һәркемне үзенә тартып тора иде кебек. Сабыр да кебек күренә. Без аның белән бик тиз дуслашып киттек. Ә мин укуымны дәвам итәргә дип Бөгелмәгә киткәч, берникадәр вакыт элемтәне югалтып та торган идек.

Язмыш безне 1962 елда кабат очраштырды. Мин Иске Ярмәк урта мәктәбенә укытырга килгәч, ят коллективта Рәисәне күреп, бик шатландым. Шуннан ныклап йөрешә башладык та инде без.

Тормышның иң матур чаклары булган икән ул. Дәрт, дәрман ташып тора. Укытучылар коллективы көчле, мәктәпкә балалар сыймый, өчәр параллель класс алып барабыз. Татар авылында үскән балалар рус телен белмәгәнлектән, сыйныфны икегә бүлеп укытырга туры килә иде. Яртысын – мин, яртысын – Рәисә. Дус булсак та, эштә ярышып, бер-беребезне уздырырга тырышып эшләдек. Хөкүмәт тә аның эшен югары бәяләп “Намуслы хезмәт өчен” медале һәм “Халык мәгарифе отличнигы” билгесе белән бүләкләде.

Класстан тыш эшебез дә күп иде бит. Һәр бәйрәмгә клубта концертлар, спектакльләр куйдык, тәрбияви чаралар оештырдык, җыелышларның да саны бихисап иде. Ә гаилә бәйрәмнәрендә бер-беребезгә кунакка йөрештек. Кыскасы, кайгыда да, шатлыкта да бергә булырга тырыша идек.

Гаилә тормышына килгәндә, без икебез дә өй тутырып балалар үстердек: миндә – өчәү, Рәисәдә – бишәү. Аларны бер-бер артлы башлы-күзле иткәнче, туйларын уйнап, оныкларны үстерешә башлаганчы гомер узган да киткән икән. Инде менә пенсиядә рәхәтләнеп ял итәрбез дигәндә генә Рәисәнең тормыш иптәше Салих Заһит улы авырый башлады. Ул да бит бөтен гомерен мәктәпкә багышлаган гаять акыллы, бөтен нәрсә турында үз фикере булган кеше иде. 2007 елда вафат булган Салих Шәрәфетдиновны авылда да, өлкәдә дә онытмыйлар, чөнки аның истәлегенә балалары ел саен шахмат турнирлары уздырып торалар.

2009 елда өлкә хөкүмәте, Рәисәнең биш бала анасы, ун онык әбисе булу батырлыгын искә алып, “Ана даны” күкрәк билгесе белән бүләкләде. Соң булса да, уң булды бу. Безгә бит, картларга, аз гына игътибар да канат куя, гомереңнең юкка узмаганлыгын исбатлый. Менә Рәисә дә хөкүмәтнең шушы бәясенә бик нык шатланган иде.

Салихның вафатыннан соң дустымның кайгысы зур булса да, тормыш дәвам итте. Дөрес, вакыт-вакыт йөрәген тотып утырганын күргәләргә туры килде миңа. Әмма ул зарланмады, һаман йорт, балалар тирәсендә бөтерелде. Рәисә бит улы Илдар белән бергә яшәп, аның балаларын тәрбияләргә булышты. Шулар арасында онытылып, юаныч та тапты. Әле күптән түгел генә килене Фәридәгә: “Дүрт кыз таптың инде, бишенчегә малай кирәк бит. Анысын үстерергә дә булышыр идем, тап кына. Яңа туган бала исен яратам бит мин”, – дигән иде. Насыйп булмады шул…

…Рәисә белән чәй эчкәннән соң мин аны, гадәттәгечә, тыкрык башына кадәр озата бармадым. Ә ул өенә түгел, мәктәпкә таба борылып киткән икән. Җәйге буш мәктәпне әйләнеп чыкканын, класслар белән саубуллашкандай туктап-туктап карап торганын күргәннәр.

Ә мин шул төнне төш күрдем: янәсе, без Рәисә белән чәй эчеп утырган өстәлдә зур, алсу алма калган. Салихның иң яраткан укучысы Мәҗит Сәгыйров (ул күптән вафат инде) керде дә, сорамый-нитми шул алманы алып, чыгып китте. Иртән, нәрсәгә юрарга инде бу төшне, кемне алырга килгән икән бу Мәҗит, дип шикләнсәм дә, башыма юньле уй килмәде, һәм мин, Аллага тапшырып, урманга җиләк җыярга китеп бардым. Ә кайтканда бөтен авыл кайгыда иде инде…

Рәисә газеталар укырга бик ярата иде. Рус теле укытучысы булса да, югалып баручы әдәби татар теле өчен борчылып яшәде, “Бердәмлек”кә дә, “Камышлы хәбәрләре”нә дә берничә тапкыр мәкаләләр язып җибәрде. Шуларның берсендә:

Могҗизалар булып

Кабат кайтса яшьлек

таңым,

Горурланып, шул ук юлдан

Узар идем тагын….»

дүртьюллыгын китергән иде ул. Бу юллардан аның узган гомереннән, эшләгән эшләреннән, ире һәм балаларыннан тулысынча канәгать булуын күрергә була.

Нишләмәк кирәк? Бу дөньядагы бурычын тулысынча үтәп, үзе турында яхшы фикер, намуслы эшләр, үзе кебек чибәр һәм акыллы балалар калдырып киткән Рәисә Басыйр кызының оҗмахта булуын бөтен укучылары, аларның ата-аналары, авылдашлары һәм укытучылар коллективы теләп торачак. Укытучы һәм Ана Рәисә Басыйр кызы Шәрәфетдинованың кабер ташында да нәкъ шул сүзләр язылган булыр….

Сәхия ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 2076

Комментирование запрещено