Гомерлек насыйп ярлар/ Снова жених и невеста!

IMG_1-2744Көз – туйлар вакыты. Дүрт ел инде Самара өлкәсендә “Милли туйлар фестивале” үткәрелеп килә. Быел ул берничә этапка бүленде.

Самара шәһәр округының “Теремок” никахлашу сараенда бу көнне үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде. Быел “Милли туйлар фестивале” 40 елдан артык бергә гомер иткән парларны зурлау тантанасыннан башланып китте. Ярты гасырга сузылган мәхәббәт һәм тугрылык, тату тормыш тәҗрибәсе аларның балаларына һәм оныкларына гына түгел, башкаларга да үрнәк булырлык бит.

Балалары һәм оныклары әйләнәсендә парлар бер-бер артлы залга керәләр. Рус милләтендәге Владимир һәм Нина Шашкиннарны, украиннар – Александр һәм Людмила Завальныйларны, татарлар – Харис һәм Нәкыя Фәхретдиновларны, мордвалар – Любовь һәм Александр Панькиннарны, башкортлар – Гыйззәтулла һәм Сәмсенур Сәгъдиевларны, чувашлар – Римма һәм Геннадий Фадеевларны халык кул чабып каршы ала. Губернатор исеменнән аларны вице-губернатор Дмитрий Овчинников котлап:“Хезмәткә һәм иҗатка уралып үткән тормышыгызда бәхетле гаиләләр корырга да, милли үзенчәлекләрегезне сакларга да, туган телегезне, милли гореф-гадәтләрегезне онытмаска да көч һәм вакыт тапкансыз. Безнең күпмилләтле өлкә өчен бу бик мөһим”, - дип әйтте һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Юбилярларны милли-мәдәни оешмалар вәкилләре дә тәбрикләде. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров 62 ел бергә гомер иткән Нәкыя һәм Харис Фәхретдиновларны котлап, бриллиант туйга кадәр яшәп, рекорд куюларын билгеләп үтте.

Фәхретдиновларның икесе дә Татарстанның Аксубай районы, Иске Ибрәй авылында туып үскән. Сугыш башланганда Хариска ундүрт яшь кенә була әле. Фронтка киткән ата-бабалары урынына алмашка басып, көндез кырда эшли, төнлә колхоз үгезләрен саклый… Ә 1944 елда аны да фронтка алалар. Ул дошман территориясендә барган соңгы сугышларда катнаша.

Дары исен иснәп өлгергән яшь солдат хәрби хезмәтен Иркутскида, Хабаровскида, Комсомольск-на-Амуре шәһәрләрендә дәвам итә һәм авылына тик алты ел ярым хезмәт иткәннән соң гына кайтып, 1951 елда Нәкыя исемле матур кызга өйләнә.

Чирәм җирләрне күтәрү турында хөкүмәт карары чыккач, яшь гаилә комсомол һәм партия чакыруы буенча шунда эшләп, коммунистик хезмәт ударнигы исемен алуга ирешә. Фәхретдиновларның гаиләсендә биш бала – өч кыз һәм ике малай туып үсә. Ә хәзер инде аларның алты оныклары һәм биш оныкчыклары бар.

1996 елда гаилә Самара өлкәсенә кайтып урнаша. Бүген хезмәт ветераннары Большая Глушица районының Кобзевка авылында яши. Харис ага монда да югалып калмаган, бистәдә яшәүче мөселманнар арасында дин белгече буларак танылган. Ул мулла булмаса да, үлем-җитем, туй-мазар булганда, балага исем кушарга сорап килгәндә, беркайчан да кире борып җибәрми. Ә бу көнне аларга татарча туй йоласын Фәрхәт һәм Альбина Мәхмүтовлар күрсәтте.

- Без яшь чакта болай матур итеп туй уйнау хәсрәте юк иде шул, бер кисәк икмәккә тилмергән чаклар күп булды, - дип искә ала ветеран.Ә бүген алар икесе дә күз яшьләрен тыя алмыйлар. Никадәр вакыт үткәч, чын татарча туй уйнарга туры килде бит менә!

- Ә мин үземне яшь кәләш итеп хис итәм. Бу турыда хыялланмый да идем бит! – дип сөртә күз яшьләрен Нәкыя апа.

Башкорт милләтендәге Сәгъдиевлар да өлкәнең көньягында, Большая Черниговка районының Украинка авылында яшиләр. Аларның туйлары “рубин” туе дип атала, димәк 40 ел бергә гомер иткәннәр, дигән сүз.

Аларның тормышлары тынычрак вакытка туры килгән. Сәмсенур яшьли сөйгән ярын армиядән көтеп ала. Алар 1971 елда өйләнешәләр һәм бер-бер артлы туган уллары Юлайны һәм кызлары Асияне кадерләп үстерәләр. Хәзер инде әби белән бабай дүрт оныкларын тәрбияләүдә зур роль уйныйлар.

Гыйззәтулла гомере буе механизатор булып эшләгән, ә Сәмсенур тормышын балалар дәвалауга багышлаган. Бүген инде ул район хастаханәсе җитәкчесе буларак хезмәт күрсәтә.

Бу бәйрәмдә башка милләт вәкилләре турында да бик күп матур сүзләр яңгырады, аларның эшләре бәяләнде, гаиләләре макталды. Шушындый фестивальләр туй юбилейларын уздыручы парларга түгел, күбрәк яшьләр өчен кирәктер. Бриллиант туй әле ерак булып күренсә дә, гомер күз ачып йомганчы үтә дә китә. Яшьләребез дә, шушы матур парлар кебек үк, вак-төяккә кызыкмыйча, үз бриллиантларын үстерсеннәр иде, дигән идеяне алга сөрә бу фестиваль.

Бәйрәм ахырында Самара өлкәсенең ЗАГСлар идарәсе җитәкчесе Елена Мельник, барысын да бәйрәм белән котлап, фестивальнең дәвамы буларак 6 – 7 сентябрьдә язылышкан 90 парның туе милли үзенчәлекләр белән үтәчәген хәбәр итте.

Шулай ук Тольяттиның Никахлашу йортында да “Шанчак” чуаш фольклор ансамбле, “Лайме” мордва халык ансамбле, “Русская душа” рус халык ансамбле, “Днипро” украин халык ансамбле һәм “Идел” татар җыры ансамбле туйларга милли төсмерләр өстәп торачагы турында әйтте.

Римма НУРЕТДИНОВА.

* * *

5 сентября 2013 года, в рамках мероприятия «Фестиваль национальных свадеб-2013»,  во Дворце бракосочетания городского округа Самара состоялось чествование шести юбилейных супружеских пар  – представителей разных национальностей Самарской губернии. Среди них — русские, татары, украинцы, мордва, башкиры, чуваши.

Обращаясь к ним, руководитель аппарата губернатора Самарской области, вице-губернатор Дмитрий Овчинников сказал: «Вы являетесь примером не только счастливой семейной жизни, образцом в труде и творчестве, но и сохранили традиции своих народов, родной язык, что очень важно для многонационального населения нашей области».

Своими удивительными историями о супружеской жизни поделились с гостями первого фестивального дня семейные пары Шашкиных, Фахрутдиновых, Завальных, Панькиных, Сагдеевых и Фадеевых. Юбиляры будто снова превратились в жениха и невесту, прошли обряд бракосочетания в соответствии с народными традициями. Их имена отныне занесены в книгу почетных гостей Дворца бракосочетания. Супружеским парам  были вручены поздравительные адреса и памятные подарки.

У всех супругов разный срок совместной жизни. Одни вместе 40 лет, другие — 50 и 60! Для юбиляров это мероприятие — отличная возможность вспомнить молодость!

Вице-губернатор Дмитрий Овчинников поздравляет юбиляров: …

… татарскую супружескую пару Фахрутдиновых, …

… мордовскую -  Панькиных, …

… башкирскую — Сагдеевых.

Татарская семейная пара — Накия и Харис  Фахрутдиновы отмечают бриллиантовую свадьбу. Это поистине самый рекордный срок супружеской жизни.

Родились и выросли супруги в селе Старое Ибрайкино Аксубаевского района Республики Татарстан. Харис-ага – ветеран Великой Отечественной войны. 1941 году, когда фашистская свора напала на Родину, 14-летний юноша начинает самоотверженно трудиться в колхозе. Днем работает на полях, ночами караулит колхозных быков. 1 декабря 1944 года его призывают в ряды Советской армии. Он участвует в завершающем этапе военных событий, после окончания войны ему предстоит служить в Иркутске,  Хабаровске,  Комсомольске-на-Амуре…
Лишь в 1951 году, спустя  6 лет 5 месяцев, Харис возвращается в родное село  и влюбляется в юную односельчанку Накию.  В июле 1951 года молодые регистрируют свой брак.

В те голодные годы ни о какой свадьбе и речи не могло быть. Не было и куска хлеба. Сегодня я не смогла сдержать своих слез. Надо же, спустя столько лет нам удалось в торжественной обстановке отметить нашу годовщину по всем правилам обряда бракосочетания, в соответствии с народными традициями! Я снова почувствовала себя невестой! Об этом и не могла мечтать! – говорит сквозь слезы  Накия-апа.

Вырастили и воспитали Фахрутдиновы пятерых достойных детей: трех дочерей и двух сыновей, а также шесть внуков и пять правнуков.

В годы освоения целинных и залежных земель семья отправляется в Казахстан, в 1996 году возвращается в Самарскую область. Сегодня ветераны и ударники коммунистического  труда Фахрутдиновы живут в поселке Кобзевка Большеглушицкого района. Харис-ага  является мусульманским духовным наставником для жителей поселка.

Поздравил татарских юбиляров и председатель СОТО «Туган тел» Ильяс Шакуров. В исполнении супругов — Фархата и Альбины Махмутовых  были представлены элементы татарской национальной свадьбы.

Накия-апа и Харис-ага со старшей  дочерью Наилей и внуками.

 

Башкирская семейная пара Самсенур и Гизатулла Сагдеевыиз села Украинка Большечерниговского района отмечают рубиновую свадьбу. В далеком 1971 году они зарегистрировали свой брак в райцентре Большая Черниговка. До свадьбы молодые долгое время встречались. Самсенур ждала  любимого из армии.
Вырастили супруги двух детей: сына Юлая и дочь Асию.  Сегодня юбиляры принимают большую роль в воспитании  четырех внуков.
Гизатулла весь свой  трудовой путь прошел механизатором. Самсенур работала участковым педиатром, сегодня возглавляет районную поликлинику. Оба — ветераны труда.

Самсенур и Гизатулла Сагдеевы с дочерью Асией.

Поздравили супругов представители исполкома ОО «Курултай башкир» Самарской области.

Фестиваль национальных свадеб продолжится 6 и 7 сентября. В пятницу, 6 сентября, шесть пар молодоженов примут участие в стилизованном обряде русской и татарской свадеб. Всего в эти дни будет зарегистрировано 90 браков. Завершится фестиваль зажигательным хороводом «Дружбы народов» и запуском воздушных шаров цветов российского триколора.

Римма НУРЕТДИНОВА.

 

Просмотров: 2186

Комментирование запрещено