Бер күрүдә гашыйклар

ТимергазиннарАзат Тимергазин Сания исемле кызны күрә дә, йокысын югалта. Үзе чибәр, үзе аралашучан, тормыш җилләренә каршы торырлык ихтыяр көче иясе булып тоела ул аңа. Азат та Саниягә ниндидер ышанычлылыгы, төплелеге белән ошый. Егет ышыгында ниндидер рәхәтлек иңә аңа. Шулай, бер-берсен күзләп, сынап йөриләр дә Тимергазиннар, 1979 елда гаилә корып җибәрәләр.

Икесенең дә ялгышмаганлыгын тормыш 34 ел эчендә исбат итте инде. Кулга-кул тотынып атлаган парның олыгая барган саен тормыш тәҗрибәсе арта: нәрсәнедер югалталар, күбрәген табалар, эшлиләр, яраталар – кыскасы, яшиләр. Гомер буе туплаган байлыкларының иң кадерлесе – аларның уллары һәм ике кызлары. Мәктәптә яхшы укыган, тәртипле, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы балалары да инде үсеп җитеп, үз тормышларын кора башладылар. Югары белем ияләре Аяз белән Азалиянең үз гаиләләре бар, ә төпчек кызлары Лилия төзү һәм архитектура институтының икенче курсында укый.

Тимергазиннарның дүрт оныгы тупырдап үсеп килә. Нәкъ шулар өчен җан атып яшиләр дә инде картлар. Киңәш белән дә, эш белән дә ярдәм итеп, авырлыклар күрсәтмәскә тырышалар. Шуңа күрә балаларга һәм оныкларга, матур тормыш тәҗрибәсе эзләп, ерак барырга кирәк түгел, менә алар күз алдында, ләбаса.

Ачык күңелле Сания Әбүбәкер кызы Камышлы районы яңадан оештырылганнан бирле Гаилә һәм демография комитетында белгеч булып эшли, кешенең яхшымы-начармы икәнлеген бер караштан билгели ала. Чөнки ул 22 ел буе авыр тормыш шартларына эләккән яшүсмерләр, проблемалы гаиләләр белән эш итә. Шундый язмышларның һәрберсендә аның катнашы, теләктәшлеге, ярдәме бар. Сания Әбүбәкер кызы Тимергазина яхшы эшләгән өчен Самара өлкәсе губернаторының Рәхмәт хатлары, район администрациясенең Мактау кәгазьләре белән еш бүләкләнеп тора.

Аның тормыш иптәше Азат Зыя улы да гаилә һәм авыл тормышыннан читләшми: балаларны тәрбияләүдә дә, гаиләдә туган мәсьәләләрне хәл итүдә дә аның сүзе беренче. Баштагы елларда – шофер, аннары юлларны төзекләндерү бригадасы җитәкчесе булып эшләгән Азат Зыя улы – хәзер, улы Аяз кебек үк, эшмәкәр. Бу ир, әти һәм бабай – таләпчән һәм игътибарлы кеше, дип бәялиләр аны авылдашлары.

Бәхетле тормыш сере бер генә– көн саен бер-береңә мәхәббәт һәм игътибар бүләк итәргә, хөрмәтләргә, иптәшеңнең фикере белән санлашырга, уртак фикергә килеп гаилә мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк, дип саныйлар Тимергазиннар.

Бу тату гаиләгә өлкәнең социаль-демографик сәясәт министры Марина Антимонова “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален һәм губернатор бүләкләрен тапшырганда аларның күзләрендә шатлык күрергә була иде.

Римма НУРЕТДИНОВА.

Рәсемдә: Марина АНТИМОНОВА (уңда) Азат һәм Сания ТИМЕРГАЗИННАРга медаль тапшыра.

Просмотров: 1762

Комментирование запрещено