Бердәмлектә — көч

news_8620Самараның Халыклар дуслыгы йортында өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте милли матбугат чаралары хезмәткәрләре һәм укучылары белән очрашу үткәрде. Кичәгә өлкә “Бердәмлек” газетасы, “Самара татарлары” журналы, “Сәлам” газетасы, “Дуслык” сайты хезмәткәрләре, штаттан тыш хәбәрчеләр, баш-ка массакүләм матбугат чараларында эшләүче милләттәшләребез, милли хәрәкәт активистлары һәм укучылар килгән иде.

Чарага килүчеләрнең берсе дә Халыклар дуслыгы йортының китапханәчесе Юта Обходская оештырган күргәзмәне һәм фойеда эленгән фотокүргәзмәне читләп үтмәде. Юта Валерьяновна биредәге китапханә, анда сакланучы кызыклы татар басмалары турында сөйләде.

Өлкә “Туган тел” оешмасы президенты Ильяс Шәкүров үзе оештырган һәм спонсоры булган “Самара татарлары” журналын тәкъдим итте. Менә сентябрь ахырында аның дүртенче саны дөнья күрергә тора инде. Өч айга бер чыгып торучы бу журнал калын һәм матур бизәлешле, Самара татарлары тормышын тулаем күрсәтүче, танылган якташларыбыз, зур гаиләләр, яңа китаплар, милли бәйрәмнәр, татар аш-сулары турында язучы басма булып танылып килә. Дөрес, баштагы бер-ике санында хаталар да җибәрелгәндер. Әмма аның редакторы Данияр Сәйфиев журналны камилләштерү өстендә бертуктаусыз эшли һәм киләчәктә әле редакция советы да булдырылып, аны тагын да баерак эчтәлекле итәргә тырыша, дип сөйләде Ильяс әфәнде. Редколлегия басманы Россия каталогына кертеп, теркәү үтү белән дә шөгыльләнә башлаган һәм тиздән журнал киоскларга сатуга куелачак.

“Самара татарлары” инде халык арасында да танылып килә. Бу турыда редакция адресына килә башлаган хатлар сөйли. Анда укучылар үзләренең фикерләрен белдереп, теләкләрен язып җибәрәләр .

- Без кабызган шәмнәр янамы, юкмы, дигән сорау борчый бүген мине: журналыбыз Самара татарларына кирәкме, юкмы? Аның бер санын чыгару өчен генә дә 350 мең сум акча тотыла. Бәлки, язылучылар булып, бу акчаның бер өлеше генә кайтса да, без аның кирәклегенә инаныр идек, — дип шикләнүләре белән уртаклашты Ильяс ШӘКҮРОВ.

Бу ел башында гына чыга башлаган журналны дөньяга таныту өчен күпме эшләргә, күпме акча түгәргә, күпме кадрлар әзерләргә кирәклеген үз җилкәсендә татыган кеше генә әйтә ала. Моны “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллиннан да яхшырак белүче юктыр. Редакция егерме ел буе акчага, татар телен белүче хәбәрчеләргә кытлык кичереп яшәсә дә, бүген аның штаттан тыш хәбәрчеләре, тугры укучылары бар, һәм ул Россия татарлары арасында да, Самара укучылары арасында да иң абруйлы газета булып санала.

Ильяс Гомәр улыннан соң сүз алган Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН (югарыдагы фотода) басманың даими рәвештә дүрт кеше тарафыннан чыгарылып килүе һәм моның өчен язылучыларыбыздан, рекламадан һәм котлаулардан килгән акча да җитеп торуы турында әйтеп үтте. Ә менә яшь кешеләрне эшкә алып, аларны өйрәтү, укыту өчен бу гына аз, хөкүмәт ярдәме кирәк.

Ә яңа кадрларны тәрбияләмичә булмый. Бездән соң газета ябылмасын дисәк, алмашка укымышлы яшь буын вәкилләре килергә тиеш. Ә газета эшендә язу таланты гына аз бит. Анда Самара татарлары вәзгыятен дә, милли оешмаларыбыз эшчәнлеген дә, шәһәрләр, районнар, авыллар тормышын да, өлкә һәм Россия хөкүмәте сәясәтен дә яхшы белү шарт. Шунысы да бар — яшьләр 8 — 10 мең сум акчага эшкә килмәячәкләр. Шуңа күрә милли оешмаларыбызга берләшеп, өлкә хөкүмәтенә татар басмасын үз карамагына алу, хезмәткәрләрнең хезмәт хакын күтәрү турында мөрәҗәгать язарга кирәк, дип саный Рәфгать Нәбиулла улы. Башка регионнарда бу эш күптән инде хөкүмәт кулында.

Хәер, Самара татарлары бу мөрәҗәгатьне язганнар да инде. “Розалина” татар кафесы хуҗабикәсе Разия ханым Әюпова, газета хәлләре белән якыннан таныш кеше буларак, үз исеменнән мөрәҗәгать язып, ике йөзләп кешедән кул да куйдырып китергән. Конференциядә бу мөрәҗәгать укылып, халык хуплавын тапты.

Җәмигъ мәчетендә чыгып килүче “Сәләм” газетасы редакторы Фәрит Шириязданов та сүз алып, басманы Иршат хәзрәт Сафин башлап җибәрүе, аннары газетаның беравык “Исламнур” исемен йөртүе, аннары тагын “Сәләм”гә әверелүе, анда да берничә команда алышынуы турында сөйләде. Хәзер бу газетада дини тема белән беррәттән дөньяви хәлләр, тарих һәм мәгарифкә кагылышлы материаллар бастырылуы турында хәбәр итте. Ул газетаны бушка тарату тәҗрибәсен читкә куеп, аны сату ягына авыша башлаган. Түләп алган газетаның бәрәкәте була, дип әйтте Фәрит әфәнде.

“Дуслык” сайты редакторы Римма НУРЕТДИНОВА сайтның Самара өлкәсендә генә түгел, Россиянең башка регионнарында да популяр булуы турында саннар китереп сөйләде. Сайтта язылган материаллар астында фикер алышу бик кызу барган чаклар да булгалый. Региональ сайтның шушындый популяр булуы аның редакторы эшеннән дә киләдер. Ни булса да, яшьләр хәзер интернет челтәре аша мәгълүмат ала һәм моның белән санлашмыйча булмый. Сайтны үстерү, тагын да баету, Самара татарлары турында күбрәк материаллар булдыру турында гына уйларга кирәк.

Чарада “Бердәмлек” газетасын башлап йөрүчеләр — Азат Надыйров һәм Шамил Әхмәров, рус телле басмалар — “Медик” газетасы редакторы Искәндәр Мифтахов һәм “Парк Гагарина” сайтын алып баручы Руслан Шәрипов, “Камышлы хәбәрләре” газетасының татар бүлеге хәбәрчесе Рәисә Төхбәтшина чыгыш ясап, татар басмаларындагы проблемалар, җитешсезлекләр һәм уңышлар турында сөйләп, бергә булуны, бердәм булуны теләделәр. Ә бердәмлек Самара татарларына җитешеп бетми шул әле. Беренче тапкыр мондый очрашуда катнашкан Иске Мәчәләй авылында яшәүче штаттан тыш хәбәрчебез Шамил абый Мамышев проблеманы ерактан яхшырак күрә булып чыкты. Аның чыгышын тулысынча китерсәм дә, гаеп булмас, дип уйлыйм.

- Өстә укылган МӨРӘҖӘГАТЬНЕ Разия ханым үзе генә түгел, татар иҗтимагый оешмалары бергәләшеп утырып язарга тиешләр иде. Бу бөтен татар халкының да уртак эше, чөнки “Бердәмлек” — безнең халык өчен татар телендәге бердәнбер мәгълүмат чыганагы. Мин бирегә килергә җыенганда халык әйтте: “Шамил, син анда яхшылап аңлат, “Бердәмлек”кә татар байлары һәм оешмалары ярдәм итмичә газета ябылып куйса, халык аларны аңламас. Димәк, безнең татарларның бәясе базар көнне бер тиен

генә. Үзләренә кирәккәндә абруйлы татарларыбыз губернаторның ишеген тибеп ачып керәләр һәм эшләрен бер минутта хәл итеп чыгалар. Ә “Бердәмлек” ничәмә еллар буе акчага, кадрларга кытлык кичереп яши, ә арба һаман бер урында тора. Бу эшне ташламаска, хәл итәргә кирәк”.

Без шундый көнгә калдык: татар авылында яшәп тә, балаларыбызны татар теленә өйрәтә алмыйбыз. Үзебез дә “Бердәмлек”не укып кына татарчага өйрәнәбез. Шуңа күрә газетада яшьләр өчен күбрәк язарга кирәк, дип уйлыйм: спорт, сәламәт тормыш рәвеше, мәхәббәт темаларына да материаллар бастырылып торса, бик яхшы булыр иде.

Мин менә мондагы чыгышларны тыңлап тордым да Крылов баснясындагы аккош, кысла һәм чуртанны искә төшердем. Һәркем үз ягына тарта бит. Ә берләшеп, бер йодрык, бер көч булып үзебезнең мәнфә-гатьләребезне даулый башласак, файдасы күбрәк булыр иде.

Без картаябыз һәм артыбыздан саллы эшләр, яхшы эзләр калдырып китү турында уйлана башларга вакыт. Бездән соң киләчәк буын вәкилләре: “Сез бердәм була алмыйча “Бердәмлек”не бетердегез”, — дип әйтсәләр, барыбызга да оят булыр.

“Самара татарлары” журналы, бәхәссез, матур, бай һәм кыйммәтле. Без аны да бик теләп укырбыз. Әмма булганны бетерергә ярамый. Мин берләшеп “Бердәмлег”ебезне саклап калырга өндим, — дип тәмамлады ул сүзен.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты очрашу ахырында “Бердәмлек”нең штаттан тыш хәбәрче-ләрен: Иске Мәчәләйдән — Шамил Мамышевны, Галидән — Саимә Морзаханованы, Таллы авылыннан Габделәхәт Латыйповны, фотохәбәрче Хәмзә Мортазинны һәм башкаларны Рәхмәт хатлары, акча һәм термослар белән бүләкләде.

Шулай ук Ильяс Гомәр улы октябрь — декабрь айларында татар массакүләм матбугат чараларына даими рәвештә язып торган штаттан тыш хәбәрчеләргә грантлар тапшырылачагы турында хәбәр итте. Грантның фонды — 150 мең сум. Җиңүчеләрне билгеләүче комиссия составына “Бердәмлек” редакторы Рәфгать Әһлиуллин, “Сәләм” редакторы Фәрит Шириязданов, “Дуслык” сайты редакторы Римма Нуретдинова, “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, “Самара татарлары” редакторы Данияр Сәйфиев, “Туган тел”нең яшьләр бүлеге җитәкчесе Фәрхәт Мәхмүтов һәм Җәмигъ мәчете имамы Иршат Сафин кертелгән. Язу сәләте булган милләттәшләребезне журналистикада көч сынап карарга чакырабыз. Бәлки җиңү нәкъ сезгә тәтер?

Милли массакүләм мәгълүмат чаралары һәм укучылары конференциясе бик эчтәлекле булып, шау-шулы узды. Бу күрсәткеч кенә дә җыелган халыкның милли газеталар өчен борчылуы, чын күңеленнән аларга ярдәм итәргә теләүләре турында сөйләде. Нәкъ шушындый очрашуларда уртага салып проблемалар хәл ителә дә бит инде. Бәлки бу утырыш та алга таба берәр уртак фикергә килергә ярдәм итәр.

Очрашу мәдәният һәм сәнгать академиясе студенткасы Вәсимә Фәрдиева башкаруындагы “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Аңа бөтен зал кушылып бердәм булып җырлады. Бөтен эшләребез дә шулай булса иде.

Ильяс ШӘКҮРОВ Шамил МАМЫШЕВка бүләк тапшыра.

Юта ОБХОДСКАЯ фотосурәтләре.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА. 

Просмотров: 829

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>