Безгә татар артистларыннан үрнәк алырга кирәк

лесДачабыз, чын татарча әйт­кәндә бакчабыз, Красноармейский районында булганга, еш кына автобуста йөрергә туры килә. Юлда барганда тирә-юньгә карыйм да шатлынып куям. Күпчелек халыкның (шул исәптән безнең дә) өйләренә, хәтта мунчаларына да газ кертелгән. Авылда яшәүчеләргә хәзер элеккегедән күпкә ансат­рак. Хакимияткә моның өчен ничек рәхмәт әйтмисең инде.

Шулай да бернәрсә бик нык борчый мине. Урманнарыбыздагы, юл буйларында урман поласаларындагы тәртипсезлек. Аларның бөтенесен корыган агачлар, төрле чүп-чар басып киткән. Һәр өйдә газ булгач, ул корыган агачларга хәзер караучы да юк. Ә бит газ юк чакта без шул корыган агачларны җыярга чират тора идек. Урманнарның чисталыгына исең китәрлек иде. Гөмбәсе, җиләк-җимеше, чәчкәсе дисеңме — бөтенесе дә үтә күренмәле булып кү­ре­неп торалар иде ул чакларда. Урманга, хәтта шул урман полосасына гына барсаң да, рәхәтләнеп саф һава сулап, җиләк-җимеш, гөмбә, мәтрүшкә һәм башка файдалы үләннәр җыеп кайта идек. Ә хәзер корыган агачлар баскан, чистартылмаган урманнарга карыйсың да килми.

Әй, Ходаем, бу җәннәттәй урыннарны чис­тартып булмыймы, аларның хуҗалары да юкмы икән, дип уйлап та куйгалый идем кайвакытларда. Әле быел җәен карыйм: урыны-урыны белән корыган, кипкән агачларны, ботакларны кисеп-турап аерым өемнәргә өеп куйганнар. Бер төркем ир-ат механик пычкылар ярдәмендә ничәмә-ничә еллар кул тимәгән урманнарны чистарталар, аларны корыган каен агачларыннан арындыралар иде. Әллә Ходаем минем мөрәҗәгатемне ишетеп, бу эшне эшләргә кушканмы? Әллә, ниһаять,  ташландык урманнарның хуҗасы табылганмы? Әллә яңа губернаторыбыз Николай Иванович Меркушкинның күрсәтмәләре безнең Красноармейский рай­оны якларына да килеп җит­кәнме?

Дачамнан Самарадагы фа­тирыма кире кайтканда ми­не зур юл чатындагы автобус тукталышына үз машинасында күрше егете чыгарды. Сөй­ләшеп киттек.

- Минем әти дә шул урманнарны чистартуда катнаша, үзебезгә утын да әзерли, — дип сөйләде ул.

Гаҗәпләнеп: “Әллә сезнең газыгыз юкмы?” — дип сорап куйдым.

- Бар, апа, мунчаны без утын белән ягабыз бит. Болай эшләгәндә мунчаның тәме дә башкачарак була, — дип җавап бирде ул. — Аннан соң урманнарны да кем дә булса чистартырга тиеш бит инде.

Бу сүзләр минем йөрәгемә “сары май” булып ятты. Дөньяда минем кебек уйлаучы, та­бигатебезне, урманнарыбызны сакларга теләк белдерүче кешеләр дә бар икән бит әле. Димәк, алга таба урманнарыбызга яңадан җан кереп, алар халыкка элеккечә файда китерә, хезмәт итә башлаячаклар, дип өметләнергә кирәктер.

Урманнарны чистарту, аларны корыган агачлардан арындыруга кагылышлы хәлләр турында миңа әле тагын ишетергә дә, бу турыда язылган язмалар белән танышырга да туры килде.

Минем Самарадагы “Розалина” татар кафесында үт­кә­релгән өлкә “Бердәмлек” га­зетасының баш мөхәррире Рәф­гать ага Әһлиуллинның 70 яшьлек юбилей кичәсендә Казаннан да, башка төбәкләрдән дә мәртәбәле кунаклар булып, шулар арасында “Шәһри Казан” газетасының һәм Россия төбәкләрендә нәшер ителүче татар басмаларының “Атна вакыйгалары” дип аталган ку­шымтасының мөхәррире Мансур Газизҗан улы Мортазин да бар иде. Ул үзе белән бүләккә бер төргәк “Шәһри Казан” газетасын алып килгән. Соңрак шуларны укый башлагач, үзем өчен бер кызыклы язмага тап булдым. Анда журналист Люция Хәбибуллина үзенең “Артистлар кулыннан килмәгән эш юк” дигән язмасында татар артистларының Казан кырыендагы “Студенец” бистәсендәге бакчаларында булып, аларның уңганлыгына соклануы турында язган. Татарстанның халык артисты Наил Дунаевны һәм аның хатыны Татьяна Григорьевнаны чын җир кешеләре дип атый автор. Татарстанның халык артисты, атаклы юмор остасы Рәшит Шамкайларның бакчасы да шунда икән. Бакча хуҗасы үзе биредә еш була алмаса да, аның хәләл җефете Суфия ханым җәй буе вакытын биредә үткәрә.

Шамкайлар янәшәсендә ге­нә Татарстанның һәм Рос­сиянең халык артисты Равил Шәрәфиевләр бакчасы да. Ул гөлбакчаны хәтерләтә, бөтен йорт чәчәкләр белән тулган. Биредә агачларның ниндиләре генә юк! Чыршысы, баланы, алмагачы, хәтта имәне дә бар.

Мич һәм мунча ягарга утынын да якындагы урманнан арба белән үзләре ташый икән. Сатып алырга акча жәлләүдән түгел, бер үк вакытта урман чистарту белән дә файда ки­терәләр.

“Шәһри Казан” газетасыннан шушы язманы укыдым да кылт итеп моннан берничә ел элек нәкъ шушы “Студенец” бистәсендәге бакчаларның бер­сендә кунакта булуыбыз ис­кә төште. Биредә Наилә кызымның каенанасы — кодагыем Лия ханым белән аның апасы Камал театрының танылган артисткасы Рауза ханым Әхмәрованың (хәзер мәрхүмә инде) юбилеенда булган идек. Әле ул чакларда театрның алыштыргысыз директоры Шамил Зиннур улы Закиров та сау-сәламәт иде. Шушы язмам аларның икесенә дә дога булып барсын иде.

Без Лия ханым белән тәб­рикләү сүзләребезне әйткәч, юбилярга моңлы бер җыр да бүләк иткән идек. Бөтен кунак­лар да безнең җырлавыбызны ошатып бик озак кул чапканнар иде, ә Шамил әфәнденең бераз шаярта төшеп, сезгә артист булырга кирәк булган, кайда йөрдегез соң, диюе истә калган.

“Шәһри Казан” газетасы журналисты Люция Хәби­буллинаның Камал театры артистлары, аларның бакчалары һәм биредәге урманнарның һәм тирә-юньнең чисталыгы ту­рында язылган язмасын укыгач, үзебезнең Красноармейский бистәсендәге бакчаларыбыз янындагы табигатьнең шыксызлыгын исемә төшергәч, уңай­сызланып куйдым. Ә нигә соң без татар артистларыбыз кебек үзебез яшәгән урыннарны тәртиптә тота алмыйбыз?

Кодагыем белән әле хә­зер дә шул “Студенец” бис-­тәсендәге бакчаларда булган очрашуларыбызны искә ал­галыйбыз. Менә тагын бу матур хатирәләрне “Шәһри Казан” газетасында басылган язма яңартып җибәрде кебек.

 

Разия ӘЮПОВА,

Самараның “Розалина” татар кафесы хуҗабикәсе.

«Бердәмлек».

Просмотров: 620

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>