Хатын-кыз уңганлыгының өлгесе

Разия-апа

Ачык йөзле, тәмле телле, елмаючан, йомшак күңелле, ярдәмчел… Әнә шундый ул Самарның “Розалина” дип аталган бердәнбер татар кафесының хуҗабикәсе Азимҗан кызы Разия Әюпова. Аны шәһәребездә яшәүче татарларның күпләре белә. Разия ханым белән мин дә таныш булуыма чиксез шатланам, чөнки ул – соклануга лаек чын татар хатын-кызларының берсе.

Өстәвенә, Разия апа үзенең юмартлыгы белән аерылып тора. Шәһәребездә узган милли чараларга, бәйрәмнәргә ул һәрвакыт диярлек татлы чәкчәкләрен, гөбәдияләрен, кош телләрен, бавырсакларын һәм башка тәмле күчтәнәчләрен алып килә. Татар эстрадасының танылган йолдызлары концертларында да сәхнәдә артистларга чәчәк  бәйләмнәрен, Самар кәнфитләрен бирүчеләр арасында аны еш күрергә була.

Разия ханым кечкенәдән эшкә батыр булып үскәнгә, тормышта үз тырышлыгы белән, мөстәкыйль рәвештә зур уңышларга ирешә. Бүгенге көндә лаеклы ялда булса да, ул кафесында мәш килеп эшли, кунакларга уңай шартлар тудырыр өчен бар көченнән тырыша, бер минутын да тик тормыйча, шәһәребезнең милли хәрәкәте эшләрендә дә актив катнаша.

Разия апа Әюпованың шундый эшчән, уңган, максатка ирешүчән, тырыш булуына гаҗәпләнергә дә кирәкмидер, чөнки ул Ульян өлкәсенең Зур Черкели авылында туып-үскән бит. Ә бу авыл халкы нәкъ шушы сыйфатлары белән аерылып тора да.

Разия ханым — танылган Йосыповлар нәселеннән. Бу фамилия Сөембикә ыруыннан килә, дип тә сөйлиләр. Черкели авылында әлеге нәсел абруйлы, хөрмәтле булып санала. Разия апаның бабалары имамнар булганнар. Нәкъ аның бабасы 1720 елда беренчеләрдән булып Черкели авылына нигез салучылардан.

1944 елның декабрь аенда дөньяга килгән Разиягә 4 яшь тулгач, аның әнисе тиф авыруыннан үлеп китә. Әтиләренең кулында алты бала кала. Ә бераздан алты айлык сеңелләре дә якты дөнья белән хушлаша.

Әниләре урынына калган олы апалары Рәшидәгә бик авыр туры килә, әлбәттә, чөнки ашарга пешерү,  кер юу, үзеннән кечерәк бертуганнарын карау һәм башка шундый хатын-кыз эшләре аның җилкәсенә төшә бит. Ә инде үсә барган саен энеләре-сеңелләре дә кул арасына кереп, аңа ярдәм итә башлыйлар.

Шулай Разия кечкенәдән авыл җиренә хас булган барлык авыр эшләрне дә башкара: тегермәндә он тарттыра, урманга утынга йөри, кырда эшли, печәнен дә чаба, мичен дә яга, суын да ташый.

Әнисе үлгәч, бер елдан соң, 47 яшьлек әтиләре күрше авылдан 22 яшьлек кызга өйләнә. Биш балалы иргә чыккан яшь хатын аннан соң үзе дә алты бала таба. Шушындый зур гаиләдә эш тагын да арта. Кая инде ул урамга чыгып, дус кызлары белән уйнау! Хәзер Разиягә кече энеләрен-сеңелләрен дә карарга туры килә. Әле бит укуы да бар. Шушындый тыгыз вакытына карамастан, кыз мәктәптә гел “4”, “5”легә  генә укый. Разия ханым бүген дә укытучыларын хөрмәтләп искә ала, алар турында яратып сөйли:

-         Укытучыларыбыз Сәгадат апа Йосыпова, Мәрьям апа Сөнгәтуллина, Җиһанша абый Йосыпов, Зөһрә апа Йосыпова, Накия апа Залялетдинова һәм башкалар бик намуслылар иде. Түлиләрме-түләмиләреме – өстәмә дәресләр үткәреп, укуда артта калучы укучылар белән һәрвакыт шөгыльләнделәр.

Зур Черкели авылында мәктәп җиде еллык кына булганга, балаларга калган сыйныфларны күрше Әхмәтле авылына йөреп укырга туры килә. Тик бу бәхет бары тик хәлле гаиләдә тәрбияләнүче укучыларга гына татый шул. Ә менә Разия җиде сыйныфны тәмамлагач, колхозга эшкә урнаша. Биредә ул сыер сава, тавыклар карый. Ә инде соңрак, авылларында 8 – 10 сыйныфлар ачылгач, кичләрен мәктәпкә укырга да йөри. Шул ук вакытта колхозда бухгалтер булып эшләүче күрше кызы аны үзе белән эшенә ияртеп йөри башлый. Пөхтә, җаваплы, намуслы Разиягә эшчеләрнең хезмәт көннәрен санап, дәфтәргә теркәп барырга кушалар. Башта ярдәм йөзеннән бушлай эшләп йөргән кызны тиздән рәсми рәвештә бирегә эшкә алып, хезмәт хакы түли башлыйлар. Кузнецк шәһәрендә тегү курсларын тәмамлаган Разия үзенә, энеләре-сеңелләренә һәм авылдашларына киемнәр дә тегә.

Бер әнидән тумасалар да, Йосыповлар гаиләсендә балалар бик дус булып үсәләр, бер-берсен беркайчан да аермыйлар. Яшь әниләре дә үги балаларга карата яхшы мөнәсәбәттә була, аларны рәнҗетми, үпкәләтми. Гәрчә, Разия ханым сүзләренчә, ул һәрвакыт өй эшләре белән мәшгуль була, ә балаларны тәрбияләү белән күбесенчә әтиләре шөгыльләнә.

-         Әти безне вак-төяккә кадәр өйрәтә иде. Аның акыллы киңәшләре, үгет-нәсыйхәтләре әле дә күңелдән чыкмый. Нәкъ шулар безне гомер буена озата барып, авырлыкларны җиңәргә булышты.

Балачагымнан бер вакыйганы һаман да онытмыйм. Шулай бервакыт сыерыбызны җиктек тә, яз башларында төнлә әти белән икәү урманга утынга киттек. Ул миңа балта, пычкы салынган капчык тоттырды. Эшебезне тәмамлап, өйгә кузгалдык. Кайтып җиткәч, әти миңа балта, пычкыны урынына куярга кушты. Карасам, капчык урманда онытылып калган. Әти: “Капчыкта безнең фамилиябез язылган тамга бар. Тапсалар — тотылабыз”, — ди. Мин куркуымнан елый башладым. Әти тынычландырып: “Ярар, кызым, йокларга ят”, — диде.  Иртән уянсам, ул урманнан капчыкны алып кайткан инде. Шунда аңа карата мәхәббәтем, хөрмәтем, рәхмәтем тагын да арта төште. 12  чакрым ераклыктагы урманга ике тапкыр җәяү барып кайтырга туры килде ич аңа! Бу вакыйга минем өчен гомерлек сабак булды. Шул чакта әтиемнең: “Күрәсеңме, кызым, сиңа кушкан эшне җиренә җиткереп эшләргә, беркайчан да ярты юлда ташлап калдырмаска, җаваплы булырга кирәк”, дигән сүзләре күңелемә мәңге уелып калдылар, — дип, бер елмаеп, бер күз яшьләрен сөртеп сөйли Разия ханым.

Әтиләре кызларын ниндидер һөнәр алырга әзерләми, кияүгә чыгып, яхшы хатын булырга, тормыш көтәргә өйрәтә. Шуңа күрә уңган, тырыш, дөньяны җимереп эшли торган Разияне кияүгә алырга теләүче егетләр дә аз булмый. Өстәвенә, энеләре-сеңелләрендә тәҗрибә туплап, бала да карый белә. Башта гармунчы абыйлары янына килеп  йөрүче дуслары аннан соң хәйлә белән аларның сеңелләре Разияне күрергә, дип киләләр. Тик күрше урамнан аңа үлеп гашыйк булган Шамил исемле егет сөйгәнен саклап кына йөри, янына берсен дә китертми. Разиядә исә мәхәббәт кайгысы булмый. Эштән, бала караудан бушамаган кыз урамга сирәк чыгып йөри. Шулай да үзе Шамилне башкалардан аера, күңеле аңа ята.

Ульянда пединститутта белем алучы егет, әнисенең каршы булуына карамастан,  читтән торып укуга күчә һәм сөйгәненә тәкъдим ясарга була. Разиянең  дә әтисе кызын Шамилгә бирәсе килми, чөнки аларның гаиләсе Йосыповлар кебек дини булмый. Шулай да ике як килешүгә килеп, 18 яшьлек Разия Әюповлар йортына килен булып төшә.

Туй күлмәген ул үзе тегеп кия. Сандыктагы бирнәсен дә әзерләгән була инде. Андагы сөлгеләрнең күбесен үз куллары белән чигә ул. Шулар белән каенанасының өен бизәп тә куя.

Тиздән  Шамилне армиягә алалар. Авырлы булып калган Разия ире хезмәтен тутырганчы каенатасы белән каенанасында яши, шулай ук колхозда хисапчы булып эшләп йөри. Аннан соң, Шамиле кайткач,  алар Сызран шәһәренә күчеп урнашалар. Гаилә башлыгы мамык-мех техникумына укырга керә, ә Разия бухгалтер мәктәбен тәмамлый. Шулай кечкенәдән укытучы булырга хыялланган милләттәшебез тормыш шартлары буенча үзен башка һөнәрдә  таба. Һәм, әйтергә кирәк, тора-бара бу өлкәдә зур уңышларга ирешә ул.

Шамил Әюповны эше буенча Сызраннан Самар өлкәсенең Красноармейский авылына җибәрәләр. Монда килгәч тә, Разия ханым авыл советына бухгалтер булып эшкә урнаша. Аннан соң, райпога күчкәч, Куйбышевта читтән торып кооператив техникумын тәмамлый.  Бик тырышып, эшен җиренә җиткереп башкаручы Әюпованы өлкән бухгалтерлары бик хөрмәт итә, ярата торган була. Шуңа күрә  техникумны тәмамлагач та, ул Разияне отчетлар буенча өлкән бухгалтер, соңрак бүлек мөдире итеп билгели. Шулай итеп, Разия апа кече бухгалтерлар, кассирлар белән җитәкчелек итә башлый.

Ә Самарга күчеп урнашкач, ул шәһәребездә күпләргә таныш булган милләттәшебез Сания Каюмованың “Океан” кибетендә бухгалтер булып эшкә урнаша.  Хезмәтендә барысы да яхшы барса, кызганыч ки, Разия апага хатын-кыз бәхете генә насыйп булмый шул.

-         Ул елларда үзгәртеп кору чоры күп гаиләләргә  начар тәэсир ясады. Күп парлар арасында аңлашылмаучанлык, низаглар барлыкка килде. Бу күңелсез хәл безне дә урап узмады. Ирем Шамилнең дә безгә — гаиләсенә — карата мөнәсәбәте бөтенләй башка якка үзгәрде, һәм 35  ел бергә гомер иткәннән соң, без аерылыштык, — ди бу турыда Разия ханым.

Шуннан аңа тормыш дилбегәсен тулысынча үз кулына алып, гомер итәргә туры килә. Лаеклы тормышта яшәр өчен, кызларына, оныкларына тиешле дәрәҗәдә булышып торыр өчен, Разия ханым Сания Каюмованың акыллы киңәшенә “колак салып”, аның ярдәме белән үзен эшкуарлыкта сынап карарга була. Олы кызы Наилә белән алар кием кибете ачып җибәрәләр.  Аннары промтовар да, азык-төлек тә саталар. Соңрак Разия апа Гагарин урамында үзенә аерым супермаркет ача.  Биредә хәләл иттән пәрәмәчләр дә пешереп саталар. Бәлки, бу кибетне татарлар әле дә хәтерлидер, чөнки ул вакытта аны милләттәшләребез арасында “татар хатыны кибете”, дип атап йөртә торган булалар. Разия апаның кече кызы Галия дә монда эшли.

Аннан соң супермаркетын сатып, “Розалина” татар кафесын ачуына да менә инде күптән түгел 15 ел тулды. Бу уңайдан аның хуҗабикәсен котлар өчен татар милли хәрәкәте җитәкчеләре, якын дуслары, туганнары җыелды.

Разия апаның  “Розалина” кафесында кемнәр генә булмаган да, кемнәр генә аның телеңне йотарлык тәмле милли ризыкларын татып карамаган икән! Шәһәребезгә гастрольләр белән килгән артистлар дисеңме, башка милли чараларыбызга чит  төбәкләрдән килгән мәртәбәле кунаклар дисеңме – барысы да аның кафесында кунак булып китәләр. Һәм инде аннан соң үзләре яшәгән җирләрдә дә әле озак кына Разия ханымның кунакчыллыгы, аның искиткеч тәмле хәләл ризыклары турында башкаларга да сөйлиләр.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Казан дәүләт консерваториясенең профессоры Зилә Сөнгатуллина үзенең 50 яшьлегенә багышланган юбилей чараларын иң башта Самарда шыгрым тулы залда концерт-тамаша белән башлап җибәрә, аннары гына Казанда уздыра. “Розалина” кафесында кунак була һәм юбилярга беренче бүләкне Разия ханым Әюпова тапшыра.

Өлкә “Туган тел” җәмгыяте мәшһүр Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрын гастрольләргә чакыра. Разия апабыз шул данлыклы театр артистларын да сыйлый.

Туган көннәр, юбилейлар, никахлар һәм башка бәйрәмнәр үткәрергә теләүчеләр өчен җыйнак бу кафеның ишекләре һәрвакыт ачык. Ә аның кунакчыл хуҗабикәсе һәркемне елмаеп, шатлыклы нурлар чәчеп каршы алырга әзер.

Татар кафесының ачылу тарихын милли хәрәкәтнең әйдаманы Шамил Баһаутдин болай искә ала: “Көннәрнең бер көнендә  “Туган тел” җәмгыятенә йөзеннән нур сирпелеп торучы ханым килеп керде. Оешманың эшчәнлегенә соклануын, үзенең дә татар халкын зурлауга өлешен кертергә теләвен белдерде. Бу – бик куанычлы күренеш иде. Самар күләмендә татар кафесы ачып, татар ризыкларын пропагандалауны Разия Әюпова үз өстенә алды.

Разия ханым татар балалары фестивалендә 50 – 60 баланы үз акчасына ашата иде. Тора-бара Гагарин паркында Сабан туйларында палатка куеп, көне буе икешәр йөз кешене сыйлады.

Татар кафесы шәһәребезнең бер мәдәни үзәгенә әверелде.

Разия ханым “Розалина” кафесының бүлекчәсен җәйләрен Идел буендагы комлыкта да эшләтә иде. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисткасы, профессор Зилә Сөнгатуллинаны, Самардагы концертыннан соң, Идел комлыгына чәйгә алып бардык. Разия ханымның кафесында кызынучылар туклана. Чәй эчкәч, мин Зилә ханымга мөрәҗәгать итеп: “Зилә ханым, бер итальян ариясен башкарып, пляждагы барлык халыкны кафега җый әле диюемә ул: “Мин аларны татар арияләре белән җыям”, — диде.

Киң Идел суы өстенә татар кафесыннан акапеллага татар моңы агылды да агылды. Кафеның эче, тирә-ягы кызынучылар белән тулды. Шау кул чабулар. Дөрес, соңыннан итальян телендә дә җырлады. Бу – тарих! Идел комлыгында тик Разия Әюпова кафесында гына татар җырларын профессор яңгыратты”.

Разия апа Әюпова – дини кеше. Балачактан мич башында йоклар алдыннан әтисенең серле догаларын тыңлап үскән кыз бит ул. Әтисенең әнисе – дәү әбисе Хәлифә дә акыллы, дини кеше була. Разия кечкенә чагында еш кына аның янына барып йөри.

-         Әбием белән урманга җиләккә, үләннәр җыярга йөри идем. Өйгә кайткач, шул үләннәрне кечкенә җитен капчыкларга салып куябыз. Минем әбием алар белән кешеләрне дәвалады. Кем бала таба алмый, кемнең корсагы төшкән, кемнеңдер тире авырулары – барысы да аңа мөрәҗәгать итеп, файдасын күрде. Мин дә әбиемнән кайбер серләргә өйрәнеп калдым, чөнки ул кешеләрне дәвалаганда янында торып, аңа булыша идем, — дип исенә төшерә Разия апа балачак елларын.

Аның әтисе дә бик тә дини кеше булган. Шәригать кануннарын төгәл үтәргә тырышкан. Хәтта ураза тотканда авыз ачарга вакыт җитсә дә, ул тәмам кояш батып, караңгы төшкәнне көтеп торган.

-         Әти мич башында ял иткәндә, без аны авыз ачарга чакыра идек. Имеш, әти, төш инде, кояш батты бит, ул сиңа мич башыннан югары күренә, ә без астан күрмибез инде аны, дип шаяра да идек. Ә Ураза гаетенә әзерләнү безнең өчен — бер зур вакыйга иде. Әти безгә өйне ялт иттереп җыештырырга куша. Үзе дин ягыннан укымышлы кеше булса да, авылыбыз муллаларыннан беркайчан да узмады. Тиешле икән мәҗлескә мулла чакырырга, ул аны үзе алып бармый, ә мулланы чакыра. Гомумән, бөтен дини бәйрәмнәрне дә зурлады ул. Намазын да калдырмады. Барлык эшне дә җиренә җиткереп эшли белде. Безне дә шулай өйрәтте. Һәм әтиемнең, дәү әниемнең акыллы сүзләре тормышта битемә кызыллык китермәскә бик булышты. Мин үзем дә балаларыма, оныкларыма шулай ук яхшы үрнәк күрсәтергә тырышам, — дип сөйли әңгәмәдәшем.

Хаҗда булган Разия ханым Әюпова уразасын да тота, намазын да укый. Кечкенә чагында үзен сәхәргә уятмасалар, ул елап үпкәсен белдерә һәм ашамыйча булса да, уразага керә торган була. Гомумән, Разия апа сүзләренчә, аңа ураза тотуы бик җиңел бирелә. Балачагында эссе көннәрдә апалары түзә алмыйча, авызларын ачсалар, Разиягә ураза тотуы бер дә авыр булмый.  Ә кечкенә чагында әтисенең һәм әбисенең  догалары күңеленә шулай тирән сеңеп калганнар ки, ул аларны яттан бик тиз өйрәнә икән.

-         Ульян өлкәсе мөфтие Сәүбән хәзрәт Сөләйманов күршебездә үсте. Мин аның сеңелесе белән бик дус идем. Аларга барганда да әтием, безгә бергәләп өйрәнер өчен, берәр дога язып җибәрә иде, — ди Разия ханым.

Бүгенге көндә ул — бай ана һәм бай әби. Аның ике кызы – Наилә һәм Галия,  дүрт оныгы бар. Олы оныгы Әлфия – адвокат, Камилләре план академиясендә белем ала, өченче оныгы Динар машина төзү колледжын тәмамлаган, иң кече Санияләре медицина институтында укый.  Алар мәчеткә йөреп, дини белем алганнар, бик күп догалар беләләр.

Шулай әтисенең үгет-нәсыйхәтләрен, изге догаларын, әбисенең акыллы киңәшләрен бер дә исеннән чыгармыйча, аларны тормыш кыйбласы итеп яши Разия апа Әюпова. Һәм нәкъ алар аңа гомерендә шушындый зур уңышларга ирешергә, кешеләргә карата ярдәмчел, миһербанлы, юмарт, кече күңелле булырга ярдәм итәләр дә.

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы.

 

Просмотров: 1443

Комментирование запрещено