Бердәмлектә – көч

DSC_0057“Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шуларның 47се журналистикага багышлаган. Аның тормышындагы иң зур эш — Самара өлкәсе татарлары өчен “Бердәмлек” татар газетасын ачып, аны 23 ел буе бер дә туктатмыйча чыгарып тору, дип саный ул.

Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин Камышлы районының Дәүләткол авылында 1943 елның 7 сентябрендә дөньяга килгәндә, аның әтисе септик ангинадан үлеп киткән була инде. Төпчек малае туып атна – ун көн үтүгә әнисе Гыйльменур апага да, баланы бертуган апалары Фәһимә һәм Зәйнәп кулына калдырып, колхоз фермасына эшкә чыгарга туры килә.

Күп нужа күреп үскән бала мәктәптә укыганда ук татар әдәбиятын, татар телен ярата һәм инде дүртенче сыйныфта ук район газетасына хәбәрләр язып җибәрә башлый. Ә Камышлының авыл хуҗалыгы техникумында укыганда ул рус телле “Путь к коммунизму” газетасы белән дә хезмәттәшлек итә. Укуын тәмамлагач яшь белгеч биш ел буе төрле авылларда агроном булып эшли. Әмма аны балачактан газета эше кызыксындырганга күрә, ул кинәт кенә бер карарга килеп, укый башлаган авыл хуҗалыгы институтын ташлый һәм читтән торып Казан университетының рус журналистикасы бүлегенә укырга керә. Бу агрономлыктан китеп, Кләүле районының “Ватан байрагы” газетасының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире булып эшләү вакытына туры килә. Рәфгать Нәбиулла улы “Волжская коммуна” өлкә газетасына да саллы гына язмалар язып тора һәм тора-бара, 1972 елда, газетаның төнъяк районнар буенча үз хәбәрчесе итеп эшкә чакырып алалар. Ә инде 1981 елда Самарада яшәүче һәм эшләүче Фатыйма белән гаилә корып яши башлагач, аны газетаның авыл хуҗалыгы бүлеге хәбәрчесе итеп эшкә алалар. “Волжская коммуна”да 15 елга якын эшләгәннән соң, аны Волжский районының “Волжская новь” газетасының редакторы урынбасары итеп билгелиләр.

Сиксәненче еллар ахырында, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте оеша башлагач, Рәфгать Әһлиуллин да башлап йөрүчеләр сафында була. Ә инде татар газетасын ачу бәхетенә ирешкәч, партиянең өлкә комитеты аның кандидатурасын раслый һәм ул 1990 елның 1 мартыннан “Бердәмлек”нең баш мөхәррире булып эшкә алына. 23 ел дәвамында “Бердәмлек”нең алыштыргысыз редакторы Рәфгать Әһлиуллин газетаны бөтен татар дөньясына танытты, өлкәдә генә түгел, Татарстанда да абруй казанды, иң авыр елларда да газетаны чыгарырга акча табып, тиражны саклап кала алды.

Гадәттә журналистлар кешедән интервью ала, дип санала. Бүген баш мөхәррирнең олуг юбилее уңаеннан бу традицияне бозып, Рәфгать Нәбиулла улының үзе белән сөйләшү алып барабыз.

- Рәфгать ага сез менә 23 ел буе Самара татарлары тормышының үзәгендә кайныйсыз. Бүген Сезне нәрсә борчый?

- Иң мөһим мәсьәлә булып татар телен укыту мәсьәләсе тора, минемчә. Мин, чеп-чи татар малае, мәктәптә рус телен өйрәнә башлаганда «Птичка прилетела, защебетала и улетела» җөмләсен күчереп язгач, бернәрсә дә аңламыйча торганымны хәтерлим.  Ә аны өйрәнергә теләк булгач, 15 яшемдә инде Камышлының  «Путь к коммунизму» газетасына рус телендә мәкаләләр яза идем. Рус телле татар балаларын да шулай ук ана теленә өйрәтеп булыр иде, дип уйлыйм.

Ә бүген, киресенчә, ата-аналар балаларын тик рус телендә генә укытырга тырышып, ана теле дәресләренә йөрмәсеннәр өчен мәктәп директорларына гаризалар язып китерәләр. Бу һич тә ярарлык хәл түгел. Татар баласы үз телендә сөйләшә белергә генә түгел, укый һәм яза белергә дә тиеш. Шуңа күрә без «Бердәмлек»не тик татар телендә генә чыгарабыз да: укысыннар, өйрәнсеннәр, татар тормышы турында хәбәрдар булсыннар дип тырышабыз.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика авылларында ябылган башлангыч мәктәпләрнең барысын да яңадан ачты. Туксанынчы елларда аз комплектлы мәктәпләрне ябу сәясәтенең дөрес түгеллеген Россия Президенты Владимир Путин да аңлады һәм бу турыда үзенең катгый фикерен әйтте. Ә безнең өлкәнең татар җәмәгатьчелеге аларны кабат ачу өчен селкенгәне дә юк әлегә. Беренче класстан рус авылына йөреп, рус телендә генә укыган бала ана телен белмәячәге көн кебек ачык бит инде.

- Башка халыклар арасында татарлар үзара дус яшиләр, бер-берсенә гел ярдәм итеп торалар, дигән гыйбарә яши. Сез бу турыда ни уйлыйсыз?

- Читтән бәлки шулай күренәдер дә. Ә менә эчкәрәк кереп карасаң, бер-береңнән көнләшү, кемдер өскәрәк чыкса, аны батырырга тырышу сыйфатлары татарларга хас икәнен күрәсең. Кайберәүләргә татар мәдәнияте дә, татар мәктәпләре дә, мәчетләр дә акча эшләү өчен генә кирәк. Равил Яһудин, Шамил Әхмәров, Мансур Ямалетдинов кебек ихлас күңелдән йөрүчеләр туксанынчы еллар башында калдылар ахыры.

- Шушы 23 ел эчендә сезнең теләктәшләрегез күп булдымы соң?

- Газетабызның иң якын дусты, ихлас күңелдән «булсын» дип, башта обком, аннары губернатор администрациясе бусагаларын таптаган, безнең хәлләрне сөйләп,  финансирование сорап йөргән кеше — Равил абый Яһудин булды. 1989 елда газета булдыру өчен меңләгән кешедән кул куйдырып китергән иде ул. Акчалата да хәленнән килгән кадәр ярдәм итәргә тырышты. Мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын иде дип, гел теләп торам.

Милли мәгарифне бетермәс өчен дә күп көч куйды ул. Үзе яшәгән Красный Яр районында менә-менә ябылырга торган тугызъеллык мәктәпләрне дә ничәмә еллар саклап барды. Бер мәктәпне аның каршылыгы сәбәпле яба алмагач: «Ярар, Равил абый үлгәч ябарбыз», — дип әйткән булганнар. Кызганычка, аңа алмашка  кеше табылмады һәм соңгы татар авылында да мәктәп ябылды.

1998 елда «Бердәмлек»не дүрт битле генә калдырып, хезмәткәрләр санын кыскартып, түбәтәебезне салып акча сораша башлагач, ингуш милләтендәге эшкуар Мөхәммәт Альбеков (ул да мәрхүм инде) газетабызны ябарга дип апылдап торган милләттәшләребезнең кисәтүләрен тыңламыйча, безне һәм ярдәм итәргә теләгән кешеләрне үз кафесына җыеп очрашу — киңәшләшү оештырган иде. Равил абый Яһудин да шул вакытта ярдәм итә алырлык эшкуарларны табып үзе белән алып килгән иде. Бу сөйләшүдән соң озак та үтмәде, безнең газета тагын 8 битле булып чыга башлады, чөнки “түбәтәебез”гә байлар байтак кына акча салып калдырдылар.

 Шул ук кыен һәм куркыныч вакытларда мине Мәскәүнең «Ярдәм» мәчетен төзүче эшмәкәр Рәшит Җәббар улы Баязитов дәшеп алды һәм бик яхшы кабул итеп, озак кына хәлләребезне сорашканнан соң ике тапкыр саллы гына акчалата ярдәм күрсәтте. Менә шундый риясыз кешеләр булмаса, бүген «Бердәмлек» булыр идеме икән? Белмим.

«Розалина» татар кафесы хуҗабикәсе Разыя Әюпованың яхшылыгын күпме сөйләсәң дә, сөйләп бетерерлек түгел. Ул безнең бөтен юбилейларны уздырырга, кунакларыбызны сыйлап озатырга булышып тора, «Пресса көнен» әйтмим дә инде, ел саен пешеренеп Струков паркындагы бәйрәмгә оныклары белән бергә килә, бии, уйный, җырлый… Хәзер, «бердәмлек»леләр саны кимеп барганда, андый кешеләр безгә алтын бәясенә тиң. Әле бит газетага матур-матур мәкаләләр дә язып тора ул.

Шулай ук «Волгопродмонтаж» оешмасы җитәкчесе Тәлгать Туктаргали улы Хуҗинны да, «Прогресс — В» төзү-ремонтлау оешмасының генераль директоры Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшинны да, элеккеге «Океан» кибете директоры Сания Ибраһим кызы Каюмованы да гел яхшы сүзләр белән генә искә алам. Бик акыллы һәм юмарт кешеләр алар. Барысына чын күңелемнән рәхмәт әйтәсем килә.

- Шулай берзаман хөкүмәт тә, яхшы кешеләр дә ярдәм итми башласа «Бердәмлек»нең ябылу ихтималы бармы?

- Кешегә акчаны күпме бирсәң дә, аңа җитми. Ак байларга, хөкүмәт акчасына өметләнеп утырырга ярамый, үзеңә эшләп ала белергә кирәк. Мәсәлән, Ульян өлкәсендә чыгып килүче «Өмет» газетасының тиражы бүгенге көндә 6900. Безнеке 3500 — 4000 тирәсендә йөри. Язылучыларыбыз, реклама бирүчеләребез күп булса,базар мөнәсәбәтләренә яраклашып яши алабыз, дигән сүз. Моның өчен резерв та бар: газетаны тагын да эчтәлеклерәк, матуррак, кызыграк итәргә кирәк. Һәм без моның өстендә бертуктаусыз эшлибез. Ә язылучылар саны артып торса, без хөкүмәттән дә, хәйриячеләрдән дә акча сорап йөрмәячәкбез, үзебезне асрарга һәм газета бастырырга акча табачакбыз.

Менә безнең күпсанлы татар оешмалары җиткчеләре бер-берсен уздырырга тырышып йә радио, йә яңа газета, йә журнал чыгарырга алыналар. Алары да булсын, үз юлларын, үз темаларын, үз йөзләрен табып, халыкны шатландырып торсыннар иде дип телим. Тик менә «Бердәмлек»тә тәрбияләнгән, укытылган хәбәрчеләребезне яхшы хезмәт хакы белән ымсындырып алып китүләре ярарлык эш түгел инде. Үзләре яңа кешеләр, яңа кадрлар табып тәрбияләсәләр, без шатланыр гына идек. Дөрес, анда китеп эшләүче кызларыбызны да аңларга була, безнең 7 — 10 мең акчага яшәве кыен булгандыр. Димәк, ак байларыбызга башта зур тиражы булган “Бердәмлек” газетасына ярдәм итәргә, аннары гына яңа, халык арасында әлегә танылмаган яңа массакүләм мәгълүмат чарасы ачарга кирәктер. Губернаторыбыз Николай Иванович алдында милли басмаларга ярдәм сорап халык исеменнән мөрәҗәгать итсәк начар булмас иде. Әнә башка өлкәләрдә милли басмаларны хакимият күптән үз канаты астына алды инде. Ә без кемнән ким?

- Сезгә Россиядә татар телендә чыгучы нинди басмалар ошый?

- Башка урыннарда да, бездәге кебек үк, талантлы журналистлар бармак белән санарлык. Шулай да Татарстанда яхшы дип әйтерлек газеталар бар. Мәсәлән, «Ватаным Татарстан» газетасы, хөкүмәт акчасына чыгуына карамастан,  матур-матур очерклар, критик материаллар, хәтта Фәүзия Бәйрәмованың кайбер каршылыклы фикер тудырган язмаларын бастыргалыйлар. Безнең «Волжская коммуна» газетасы белән чагыштырганда, бик күркәм газета. Шулай ук курыкмыйча язучы «Безнең гәҗит», «Ирек мәйданы», “Акчарлак” газеталары бар, Online сайты да зур проблемалар күтәрә һәм халык андыйларны яратып укый.

- «Самара татарлары» журналы, “Сәләм” газетасы кебек басмалар «Бердәмлек»кә һәм сезгә конкурент була аламы?

- 70 яшькә җиткәч миңа хәзер беркем дә, бер нәрсә дә көндәш була алмый инде. Хәзер минем көндәшләрем — олы яшем һәм сәламәтлегем генә. Шулар сынатмаса, әле яшәрбез, көрәшербез дип ышанам.

Ачтан үлә башлаган күтәрмә атлар чабышта катнаша алмаган кебек, Самарадагы татар матбугат чаралары да кадрлар, акча булмаганлыктан, үзара узыша да алмый, бер-берсенә конкурент та була алмый. Яшәү өчен безнең хәзер бер генә юлыбыз – берләшү юлы гына бар. Шул вакытта гына безне хөкүмәт тә, меценатлар да танып, ярдәм итеп торачаклар. Ә татар телендә гөрләп эшләп торучы матбугат чаралары, мәктәпләре һәм мәдәнияте булган халыкны беркем дә җиңә алмый. Бердәмлектә бит көч. Исән чакта шул якты көннәрне күрергә насыйп булсын иде.

Әңгәмәдәш — Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Самар татарлары» журналы.

Просмотров: 2677

Комментирование запрещено