Без булдырабыз!

Быел көз Шенталы районында бертуган генерал Сидоровлар призына бишенче тапкыр регионара билбаулы чуваш милли көрәше буенча ярышлар уздырылды. Анда Татарстан, Чувашстан, Башкортостан республикалары, Ульян, Самара һәм Мәскәү өлкәләре көрәшчеләре катнашты, күп­санлы танылган шәхесләр кунакка килде.

Бертуган Сидоровлар кунакларны үзләренең туган авыллары Чытырлыга алып киттеләр. Тышта карлы яңгыр яуса да, мәктәп спортзалыннан пар бөркеп торды.

Көрәш мәйданында йөзгә якын көрәшче көч сынашты. Аларга атказанган тренерлар, самбо, дзюдо, көрәш, грек-рим көрәше буенча спорт осталары һәм хәтта чемпионнар да көч биреп торды. Ә көрәш мәйданына чыгучыларның яше уннан алтмыш икегә кадәр булып, ярыш программасына кызлар көрәше дә кертелгән иде.

Денис урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Рафаэль Гайнетдинов та бу ярышларда катнашып, үз үлчәмендә дуртенче урынны яулады. Гади авыл малае өчен бу бик зур күрсәткеч. Мәдәният йортындагы көрәш келәменнән дә файдалана алсак, безнең егетләр, бәлки, биегрәк баскычка да менә алырлар әле.

Мин үзем дә түзмәдем, мәйданга чыктым. Урта яшьтә булуыма карамастан, икенче мәртәбә  абсолют авырлыкта бронза медале алуыма, укучыларыма үрнәк булуыма мин бик шатландым.

Бу ярышка яшьләр дә, ир-атлар да спортны, айнык тормыш рәвешен яратуларын исбат итәргә киләләр. Спорт  булган җирдә начар гадәтләргә урын юк бит.

Безнең Денис авылы мәк­тәбендә укучылар да, укытучылар да спорт белән шө­гыльләнергә яраталар. Мә­сәлән, директорыбыз Рә­фыйк ага Минһаҗев, кырык эшен кырык якка ташлап булса да, ярышларда катнаша. Ул уку­чыларның сәламәтлегенә бик зур әһәмият бирә. Елдан-ел укучыларның авыру сәбәпле дәрес калдырулары кими бара, ә сәламәтлекләре арта тора. Моның өчен яраткан газетабыз “Бердәмлек” аша спонсорларыбызга — тәрәзә кую цехы эшчеләре Фәрит ага Мөстәкыймовка һәм Рәис абый Фәйрушинга чын күнелдән рәхмәтебезне әйтәсебез килә.

Безнең мәктәп укучылары узган уку елында да район спартакиадасында өченче призлы урынны алып кайтканнар иде. Волейбол буенча район чемпионатында кызлар да, егетләр дә көмеш медальләр яуладылар. Руслан Сафин, Рафаэль Бадыйков, Радик Хәбиров өлкә ярышларында беренче урынга лаек булдылар. “Спорт булган җирдә начар гадәтләргә урын юк” конкурсында Лилия Галиуллина округ буенча икенче урынны алу бәхетенә иреште. Физкультура олимпиадасында Рафаэль Гайнетдинов һәм Әдилә Гыйльманова округ буенча  бе­ренче, ә Равил Идиятуллин икенче урынны алып кайттылар. Кайбер әти-әниләрнең, укытучыларның спорт белән шөгыльләнү балаларның уку­ына зыян китерә дип куркулары бушка булды. Моны бер­дәм дәүләт имтиханнары нә­тиҗәләре дә исбат итте. Без­нең укучыларның белем дә­рә­җәсе район һәм  өлкә буенча да алдынгылар арасында. Денис авылы мәктәбендә спорт­ны тагын да биегрәк дә­рә­жәгә күтәрергә булышырга теләүчеләр булса, без бик шат булыр идек. Элемтә өчен теле­фон номеры 8-927-714-37-81.

Россия Президенты Владимир Путинның: “Спорт мине җиңәргә өйрәтте” сүзләре спорт залыбызның кыйбла ягы диварына зур хәрефләр белән язып куелган. Ә астарак Татар Әбдекиенда туып үскән Европа чемпионнары Хәбил Бикташев һәм Равил Кашаповның фотосурәтләре, биографияләре урнаштырылган. Алар киләчәк буын батырларыбызга якты маяк булып, зур тормышка юл күрсәтеп торалар.

Рөстәм НУРЕТДИНОВ, 

Денис урта мәктәбенең I категория физкультура укытучысы.

Просмотров: 1292

Комментирование запрещено