Уйдырмалар булмасын өчен

Корбан гаете алдыннан Са­мараның Җәмигъ мәчетендә Самара өлкә матбугат чаралары өчен пресс-конференция уздырылды

Җәмигъ мәчетенең җыйнак һәм шул ук вакытта тантаналы никах уку бүлмәсе бу көнне шау-шулы журналист халкы, өчаяклы камераларын әле бер якка, әле икенче якка төбәп нидер эзләүче операторлар белән тулды. Ә өстәл башында барлыгы ике кеше — Самара өлкәсе мөселманнарының региональ  Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, “Ипозембанк” директорлар советы әгъзасы, профессор Ильяс Шәкүров утырганнар иде.

Алар әлеге пресс-конфе­ренциянең Корбан гаетенә ба­гышлануын игълан иткәч, журналистлар тырнак астыннан кер эзләгән кебек, ел саен уздырылып килә торган бәйрәм алдыннан пресс-кон­ференция уздырып тору кирәкме икән, дип төпченә баш­ладылар. Талип хәзрәт тә, Ильяс әфәнде дә бу беренче пресс-конференциянең соңгы булмавын әйтеп үттеләр. Талип хәзрәт, уйдырмалар булмасын өчен, Корбан гаете бәйрәменең нәрсәдән башлануы, ничек үткәрелүе турында, ә Ильяс әфәнде Самара төбәгендә татарларның күптәннән яшәве һәм милли үзенчәлегебезне тик ислам дине ярдәмендә генә саклап калуыбыз турында сөйләделәр.

Журналистларның сораулары милли сәясәт, конфессияара мөнәсәбәтләр темасын яхшы белүне таләп итте. Мәсәлән, блогер һәм политолог Владимир Нехорошевның: “Соңгы вакытларда Россиядә: “татарларныкы булмаган мә­чет” сүзен еш ишетергә туры килә. Күп урыннарда Урта Азиядән һәм Кавказдан килгән мигрантларның татарларны мә­­четләреннән кысрыклап чы­гару очраклары ешайды. Са­мара өлкәсендә мондый кү­ре­нешләр булганы бармы һәм сез киләчәктә Самара мә­чет­ләрендә җирле халык һәм мигрантларның бергә яшәвен ничек күзаллыйсыз?” - дигән соравына Талип хәзрәт Идел буе регионының һәрвакыт күпмилләтле булуын, биредә милли нигездә низаглар чыкмавын исебезгә төшерде. “Мәчетләрне “татар мәчете” дип атау дөрес түгел. Аны җирле халык — татарлар, башкортлар, казахлар бергәләп төзегән булсалар да, биредә башка мөселман кардәшләребезнең дә намаз укуы тыелмый. Безнең мәчетләр бөтен мөселманнар өчен дә ачык”, — дип белдерде.

“Вести-Самара” телевизион тапшыруы хәбәрчесе Наталья Гыйльманова бу пресс-конференция Корбан гаетен халык арасында популярлаштыру чарасы булып торамы, әллә бу бәйрәм быел башкачарак үткәреләме, дип белергә теләде.  Моңа каршы Талип хәзрәт: “Популярлаштыру чарасы”, — дип җавап бирсә, Ильяс Гомәр улы аны рус бәйрәмнәре белән чагыштырып: “Мәчет­ләребезгә күпсанлы халык машиналарга утырып килә. Шәһәр халкы эшкә ашыкканда мәчет янында “бөке”ләргә тармасын өчен, массакүләм матбугат ча­раларының иртән­ге сәгать алтыдан тугызга кадәр мәчет юлын урап узарга кирәклеге турында хәбәр итүләрен теләр идек”, — дип аңлатты. Чыннан да, христианнарның пасха кебек дини бәйрәмнәрендә күп урамнарның башка транспорт өчен ябылып торуы гадәти хәл бит, ә мөселман бәйрәмнәрендә ник болай эшләп булмый, дигән законлы сорау туа. Мәчетләр хәзер төрле милләт халык­ларын берләштерүче урын буларак хезмәт итә, һәм мө­селманнарның дини бәй­рәм­нәрен матбугат чаралары һәм өлкә хөкүмәте ярдәменнән башка үткәрү елдан-ел кыенлаша бара. Безнең өлкәдә яшәүче 300 мең чамасы мөселман халкы — зур көч һәм аның белән аңлашып эшләү кирәк.

“Социаль газета” хәбәрчесе Елена Митричковада бу сан өлкәдә тагын мәчетләр салу кирәклеге турында сорау тудырды. Моңа каршы Талип хәзрәт зур мәчетләр салу кирәкми, ә менә квартал саен намаз уку бүлмәсе яисә кечкенә генә мәчет булса, яхшы булыр иде, дип җавап бирде. Мондый урыннар чит ил аэровокзалларында бар. Самараның Калинин исемендәге хастаханәсендә һәм Киров базарында да шундый бүлмәләр булдырылган инде. Бу эшне дәвам итәргә генә кирәк.

“Терра” телеканалы журналисты ислам диненең дүрт мәзһәбкә бүленеп, Россия мөселманнарының Әбү Хәниф мәзһәбенә керүен искәртеп: “Башка мәзһәб мөселманнары биредәге мәчетләрдә үз тәр­типләрен урнаштырырга те­ләп, провокацияләр ясап торалар. Шул ук вакытта Самара мәчетләрендә ваһабистлар белән уңышлы көрәш алып барылуы турында ишетеп беләбез. Шул турыда сөйләп бирегез әле”, — дип сорады.

Талип хәзрәт дүрт мәзһәб мөселманнары арасында зур каршылыклар булмавы, ә ваһаббитларның бер мәзһәбкә дә кермичә, үзләренә кирәкле хәдисләрне урынсыз кулланып, халыкны дөрес юлдан тайпылырга мәҗбүр итүләре турында аңлатты. Ә Ильяс Шәкүров безнең ата-бабаларыбыз Идел буенда ислам динен элек ничек тоткан булсалар, хәзер дә шулай дәвам ителүен әйтеп үтте. “Безнең мәчеткә үз уставлары белән килүчеләрне без тыңлап карарбыз, ә менә үзгәрергә ашыкмабыз, башта җиде кат уйларбыз”, — диде.

Пресс-конференциядә Самара өлкәсе мәчетләрендә ничә процент татар, ничә процент башка милләт халкы намаз укуы турында да, Иске Җәмигъ мәчетенең йөзьеллыгын уздыру турында да, Тарихи мәчеттә алып барылучы реставрация эшләре турында да күпсанлы сораулар яңгырады. Барысына да төпле җаваплар бирелгәннән соң, татар гореф-гадәте буенча өстәлгә хуш исле чәй, тәм-томнар куелды. Ә өйлә намазы вакытында операторлар объективларын намаз укучыларга төбәделәр һәм ничә процент татар һәм ничә процент башка милләт халкы намаз укуын үзләре күреп белделәр.

Сан, кызганычка, безнең фай­дага түгел иде.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1152

Комментирование запрещено