Әле дә син бар әле дөньяда

1Похвистнево районы Гали авылының танылган эшмәкәре, районның «Туган тел» татар җәмгыяте рәисе Расих Латыйповның авыруы аяз көнне яшен суккандай, бөтен авыл халкын гына түгел, Самара өлкәсе, Татарстан,  Россия төбәкләрендә яшәүче татарларны да тетрәндерде, дип әйтсәм, ялгышмамдыр. Рамазан ае башында Израилгә операциягә очкан милләттәшебез өчен ураза ае буена авылның өч мәчетендә дә, аны белгән өйләрдә дә дога кылып, авыруыннан хәере белән котылып, сәламәтләнеп кайтуын теләп тордылар.

Ә диагноз өметсез иде шул. Самара өлкәсендәге табиблар, авыруы нинди булуын  ачыклагач, кул гына селтәгәннәр һәм: «Күп калмаган инде сиңа, Израильдә ярдәм итсәләр генә», — дип кайтарып җибәргәннәр. Авыру, тәвәккәлләп,  дөньяның их яхшы дип саналган клиникаларының берсенә барып ята.

…Нәкъ бер айдан соң, Рамазан гаете алдыннан кайтып төшкән Расихның күзләренә карап авылның олысы да, кечесе дә бер генә җавап эзләде: «Гайсә пәйгамбәр туган җирдә эшләүче табиблар могҗиза күрсәтә алганмы, юкмы?» Ә ул, һәрвакыттагыча тыйнак кына елмаеп: «Яшәрбез әле Аллаһы теләсә», — дип җавап биргәч,  авыл бер дигәндәй җиңел сулап куя. Мондый сирәк могҗизалар гел булып тормый шул. Күңелендә изгелек булган кешеләр генә шундый зур сынауны үтә алалар. Ә бу гаиләдә изгелек буыннан-буынга күчеп килә.

IMG_2763

1

 Расихның әтисе Мөҗәгыйть абзый да, әнкәсе Бибинур апа да бик динле кешеләр булган, дип сөйлиләр авылда. Шуңадыр да биш балалары — Мохтәр, Гөлия, Гөлсем, Мөдәррис һәм Расих  тәртипле, эшчән, ата-ана сүзеннән чыкмый торган балалар булып үсәләр. Мөҗәгыйть Латыйпов колхозда шофер булып эшләгәндә дә, Похвистневога күчеп РАЙПОга заготовитель булып урнашкач та, диннән аерылмый, җомга намазларына йөреп, садакаларын өләшеп, мәчеткә нинди ярдәм кирәк булса, шуны эшләп тора. Ә инде пенсиягә чыккач, Нотфулла Йосыпов белән элеккеге мәдрәсә бинасын мәхәлләгә кайтару эшен башлап җибәрәләр. Ремонт эшләрен башкарып чыгу гына аз бит әле, мөгаллимнәр табарга да, шәкертләр эзләргә дә, аларны ашату, бинаны җылыту өчен акча юнәтергә дә кирәк иде. Аллаһы Тәгалә һәм  мөфти Тәлгать Таҗетдин ярдәме белән барысын да башкарып чыгалар алар. Ахыргы елларында Гали мәдрәсәсендә  директор булып эшләп, 2002 елда бакыйлыкка күчкән  Мөҗәгыйть абый истәлеге булып калды инде ул хәзер. Эстафетаны үз кулларына алып, аның уллары мәдрәсәгә ремонт ясап, кирәк-яракларын булдырып торалар.

Бибинур апа да динле гаиләдән чыккан кыз. Аның әтисен, Габделгазиз абзыйны шомлы 30нчы елларда өендә җәмәгать намазлары укыган өчен кулга алганнар һәм, «Дини пропаганда алып баручы» исеме тагып, атып үтергәннәр.  Шуңа да карамастан кызы әтисенең эшен дәвам итеп, авыл хатыннарына догалар өйрәткән, намазга басарга булышкан. Кичләрен әнисенең почмагына җыелып дога пышылдаучы күршеләрен яхшы хәтерли әле Расих.

Кече Латыйповның хәләл җефете Кәүсәр дә нәкъ Бибинур апа кебек. Ул да әби-бабасыннан өйрәнеп, кыз чагыннан ук намазга баса, аннары апаларын да, иптәш кызларын да дингә өйрәтә. Аларның бердәнбер кызлары  кияүгә чыкканда да туйга чакырылган 250 кешенең берсе дә авызына хәмер капмый. Кияү хәзер Расихның уң кулы булып киткән инде.  Бик тәртипле, уңган-булган кеше дип бәяли аны каенатасы.

…Менә шундый динле,  изге җанлы Мөҗәһит белән Бибинур гаиләсендә туып-үскән балалар әтиләре тәкъдиме буенча РАЙПОда эшли башлыйлар. Малайлары — заготовитель, кызлары — кибетче. Советлар заманында эшмәкәрлек итәргә өйрәтүче бердәнбер предприятие булгандыр ул. «РАЙПО барыбыз өчен дә яхшы мәктәп һәм тормыш трамплины булып хезмәт итте.  Мохтәр заготовительдән башлап РАЙПО җитәкчесе, ә Мөдәррис колбаса цехы мөдире дәрәҗәсенә күтәрелделәр. Соңгысы заготконторадан аерылып чыгып, үзенең «Дуслык» колбаса цехын ачып җибәргәч, мине үз урынына калдырып китте. Бөтен технологияләрне, эшне өйрәнеп беткәч, мин дә авылга кайтып шундый ук предприятие ачтым. Бу эш Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать  Таҗетдин фатихасы белән башланып китте һәм цехка «Хәләл» исемен бирергә дә ул тәкъдим иткән иде», — дип искә ала ул ун ел элек булган вакыйгаларны. Расих предприятиесен ачу тантанасын да әтисенең елына туры китереп,  аңа багышлый.

Биш ел гомере җитештерелгән продукцияне мөселманнар арасында танытып, Идел буе регионнарындагы сәүдә челтәренә кертеп җибәрүгә киткән. Ә эш җайланып, керем күренә башлагач Расих Латыйпов авыл, район татарлары тормышына оеткы сала башлый

Аныңчы да Гали авылы тормышы үз җаена барган инде. Мәдәният йорты да, мәктәп тә, социаль бүлек тә эшләп торган. Тик Расих Латыйповның планнары ераккак карый. Ул үзенең авылын башкаларга үрнәк итеп күрсәтү, бөтен Россиягә таныту өчен ни эшләргә кирәк икән, дип уйлана башлый. Өлкә үзәгендә уңышлы гына эшләп торган татар иҗтимагый оешмаларының тәҗрибәсе дә аңа тынгы бирми.

Күп еллар элек Похвистнево районында да «Туган тел» татар җәмгыяте оештырылган иде бит. Күпмедер вакыттан соң аның эшчәнлеге сүрелеп, бөтенләй туктатылды. 2008 елда Расих Мөҗаһит улы шушы оешманы яңадан торгызып, районның милли-мәдәни тормышын үз кулына ала.

Иң әүвәл яңа сулыш алган иҗтимагый оешма рәисе Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы белән элемтәгә керә. «Менә безнең авыл зур да, матур да, динле дә, бай да. Ә аның турында Россиядә беркем дә бернәрсә дә белми. Ничек итеп аны татар дөньясына танытырга икән?», — дип ачына ул. БТИ хезмәткәрләре үз башына иҗтимагый эш алырга теләүче табылуына шатланып, тәкъдимнәр яудыра башлыйлар. Расихка иң ошаганнары — авылда ел саен «Халкым минем» фестивален булдыру һәм   Беренче федераль авыллар сабантуен уздыру идеясы була.

Авылга кайтып, шушы башлангычларны халыкка сөйләп биргәч, авылдашлары аңа сәерсенеп карыйлар. Берәүләр: «Акча эшләргә җыена бу», — дисә, икенчеләре: «Юк, дәрәҗә кирәктер аңа», — дип шикләнәләр һәм: «Нәрсәгә кирәк безгә бу хәтле мәшәкать», — дип борылып китәләр. Ә Расих беркемне дә тыңламый, үз дигәнендә торып, Федераль сабан туен да, ат чабышларын да уздыра.

- Мине хәтта иптәшләрем дә аңламый иде. Ә Федераль сабан туеннан  соң берникадәр вакыт үткәч, аңладылар. Буш урында берни дә эшләп булмый икән бит. Ә менә Бөтендөнья татар конгрессы Самара өлкәсе хөкүмәте белән бергәләп безнең авылда Федераль авыллар сабантуе уздырырга алынгач, өлкә казнасыннан авылга 40 миллион сум акча бүлеп бирделәр. Без шул акчага биш километр юл салдык, мәдәният йортын, шифаханәне ремонтладык, чабыш атлары өчен бөтен кагыйдәләренә туры китереп чабыш юлы ясадык. Ә спонсорлар акчасына елганы чистарттык, урамнарны яктырттык. Сабантуй гөрләп үтте дә, бетте. Ә юллар, утлар, ремонтлар безгә калды бит. Шуннан соң халык та аңлап, минем үзем өчен түгел, авылым, халкым өчен йөрүемне аңлады.

Ә былтыр үткәрелгән Бөтенроссия ат чабышлары кирәк түгел идемени? Россиянең дистәләгән регионарыннан йөзләгән ат килде чабышка. Бу тамаша халыкка да бик ошады, ә ат асраучылар өчен  зур бәйрәм булды. Шуннан соң мин үзебезнең авылда балалар өчен ат спорты мәктәбе ачу идеясе белән кабынып киттем…

Бу эшне ничек башлап, ничек очлап чыгарга дип уйланып йөргәндә Расихны «Агротуризм» темасына багышланган форумга чакыралар. Эшмәкәрнең башы да башкача эшли бит: форумнан ул яңа идеяләр белән баеп кайта.  Үзенә дә файда, халыкка да яхшы булсын өчен ул Галидә агротуризм үзәге төзи башлый. Атлары да шунда,  спорты да шунда бергә булыр дип, Сабантуй кырыннан да, чишмәдән дә ерак түгел урында берничә өй, ат абзарлары, буа ясап, агачлар, чәчәкләр утыртып, җәй көне туристлар кабул итә башлый. Беренче коймак, пешеп бетмәгән булуына карамастан, төерчексез булып чыга. Иң мөһиме, ул бу үзәкнең перспективасын күрә башлый: Похвистнево, Богырыслан, Камышлы якларыннан ял итәргә килгән туристларга хәләл иттән пешерелгән тәмле татар ашлары, экскурсияләргә йөрүләр, буа ярында кызынып үткәргән көннәр ошаган булса кирәк. Алар тәкъдимнәрен әйтеп, тагын килергә вәгъдә итеп, бик канәгать булып киткәннәр икән.

Хәзер инде биредә кышкы сезонга әзерлек башланган. Тагын төзелеш эшләре кайный — яхшы бүрәнәләрдән өйләр, мунча салына, татар йорты (подворье) булдырыла, анда хәтта сыер һәм кәҗә асрап, ял итүчеләргә яңа аертылган каймак, гөбедә язылган май тәкъдим ителәчәк. Быел кыш  биредә чана һәм чаңгы шуучыларны кабул итәргә җыеналар. Галинең Агротуризм үзәген Самара өлкә хөкүмәтенең авыл хуҗалыгы министры да күреп хуплаган һәм аны үстерү өчен хөкүмәт ярдәмен тәкъдим иткән.

Россиянең бай татар авыллары буйлап күп йөргән кеше буларак Расих Мөҗәһит улы безнең өлкәнең татар авылларында шәхси хуҗалыклар булдыру, үзеңнең бизнесыңны ачу юлы белән китәргә кирәк дигән фикерне алга сөрә. Эшеңне тәвәккәлләп башлап җибәрсәң, нинди дә булса нәтиҗә булмый калмас.  Шулай булгач хөкүмәт тә сиңа ярдәм кулын сузар. Ә буш урында хәзер бер нәрсә дә була алмый. Башта эш күрсәтергә, үзеңнең нәрсәгә сәләтле булуыңны исбатларга кирәк, дип саный ул.

Расих Мөҗәһитовичның авыл өчен, халкы өчен дип эшләгән эшләрен санап китсәң, бу калын журнал битләре дә җитмәс иде кебек. Авылның стадионын гына алыйк. Ул бит тулысынча аның акчасына эшләнгән. Хәзер атна саен стадионда тренировкалар үткәрелә, үткән елда Гали командасы район буенча беренче урынны алуга да ирешкән иде. Көрәш секциясенә, мәчетләргә (мәдрәсәне әйтмим дә инде), «Халкым минем» фестиваленә, мәктәптә һәм Мәдәният йортында уздырыла торган чараларга тигән ярдәмен саный башласаң, миллионарга китәр иде. Тик хуҗадан күпме генә төпченсәм дә, никадәр малын җәмәгать эшләренә сарыф  итүен әйтмәде. «Анысын Ходай гына белә һәм бухгалтер, — дип елмайды ул. — Үзең теләп, авылыңа, халкыңа файда була дип эшләгәндә, күпме генә акча китсә дә, жәл түгел. Халык куанса, күңелем дә куана. Ә менә кем дә булса  булмаган эшкә акча даулый башласа, бирәсем килми. Бәлки соңрак, кирәклеген аңласам, бирермен дә. Тик ир-егет акчаны үзе эшләп ала белергә тиеш, дип саныйм».

Әйе, байлардан акча сорап йөрүчеләр күп шул хәзер. Безнең халыкка тәрбия җитеп бетми. Менә иҗтимагый оешма эшенә дә халкы өчен түгел, ә үзенең дәрәҗәсен күтәрү өчен килүчеләр бар. Бу теманы  Расих Латыйпов яратмаса да,  авыртулы булгач, дәшми калмады:

- Дәрәҗә артыннан куып, үзен күрсәтеп кенә йөргән кешене халык та күрә һәм яратмый. Иҗтимагый оешмага килгәнсең икән, үзеңне оныт инде. Көн димисең, төн димисең, милләт өчен дип чабасың. Ә эшләрең күренә башлагач, дәрәҗәң дә артыңнан калмас, тешеңне сындырып керер. Ихласлык, риясызлык белән эшләгән кешегә бәхет тә, халык тануы да килә.

Милли җанлы бу кеше белән татар авылларында туган телне саклап калу,  башлангыч сыйныфларда укытуны тулысынча татар теленә күчерү, Похвистнево районының Мәчәләй һәм Мансур авылларында да төрле матур чаралар уздыра башлау кебек темаларга  озак кына сөйләшеп утырдык без. Бик кызыклы, чыннан да ихлас, саф күңелле кеше булып чыкты Расих Мөҗәһит улы. Әле генә начар чирдән котылып туган якларына кайтуына карамастан, башындагы уйлары үзе турында түгел, милләте турында булуына чын күңелемнән шатландым.  Аңардан башка Галидә кояш сүнәр иде, тормыш туктар иде кебек.. Биредәге халык  нинди генә эшчән булмасын, кеше тормышы эш белән генә бармый шул.  Һәр авылда һәм шәһәрдә татар милли-мәдәни оешмалары булдырып, туган телебездә уку һәм укытуны җайга салу, бәйрәмнәр үткәрү, балаларыбызда талантлар ачу, эш урыннары булдыру өстендә эзлекле рәвештә эшләр өчен безгә менә шундый Расихлар кирәк.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Самар татарлы» журналы.

 

Просмотров: 1861

Комментирование запрещено