Егетләрне спорт тәрбияли

1251752982_vitjaz-volgann39“17 апрельдә Мәскәүдә Россия Кубогының ¼ финалы кысаларында Мәскәүнең ЦСКА һәм Красноярскиның “Енисей” футбол командалары очраштылар. Бу әллә нигә бер була торган хәл иде, чөнки Премьер Лига командасы аскы дивизион футболчылары белән уйнады. Моңа “Енисей” беренче лигага кергән “СКА-Энергия” командасын 3: 0 исәбе белән тар-мар иткәннән соң иреште.

Дөрес, Мәскәүдә “Енисей”га җиңү тәтемәде. Хуҗалар 12нче минутта счетны ачтылар. Ә 43нче минутта “Енисей” бик яхшы шансны ычкындырды: Илдар Шабаев тупны — Вячеслав Чадовка, анысы Алексей Базановка уңышлы гына тапшыруларына карамастан, соңгысына төгәллек җитеп бетмәде”…

Россия чемпионатлары репортажларын игътибар белән тыңлаган җанатарлар Илдар Шабаевның исемен еш ишетәләрдер. Интернет-форумнарда да аны акыллы, уйлап эш итүче сакчы (защитник), дип атыйлар. Ә менә Красноярскиның “Енисей” командасы өчен уйнаучы Илдар Шабаевның Самара егете, “Крылья Советов” футбол командасыннан чыккан футболчы икәнлеген күпләр белмидер әле.

… Куйбышев шәһәренең Мехзавод бистәсендә яшәүче Миннур һәм Хәйдәр Шабаевлар гаиләсендә ике малай – Наил һәм Илдар үсәләр. Миннур икмәк заводында — технолог, Хәйдәр төзүче булып эшли. Гади генә татар гаиләсе, икесе дә Похвистнево районының Мәчәләй авылында туып- үскәннәр. Ә менә малайлары балачактан ук футбол белән “авырган”. Наил 33нче мәктәпнең икенче сыйныфында укыганда  “Салют” заводының спорткомплексына йөри башлый. Башта чаңгы, аннары футбол белән мавыгып китә. Илдарның да абыйсының нишләгәнен беләсе килә, үсә төшкәч ул да аның артыннан ияреп, стадионга килә. Шулай Илдар бишенче сыйныфны тәмамлаганчы “Салют” командасы өчен уйнап йөри. Ә Наил ул вакытта инде шәһәр җыелма командасы өчен уйнап, чит илләрне гизеп кайткан футболчы була.

enisey-torpedo-vl_80_20110913_1485866077enisey-shinnik_2-1_63_20120710_1736538729OLYMPUS DIGITAL CAMERAphoto-35

Наил энесен дә үзенең тренерлары – Успенский һәм Морковников белән таныштыра. Җитез һәм максатчан Илдарның кулларын селти-селти, нәрсәдер кычкыра-кычкыра уйнавын карап торган Морковников сәер генә сорау бирә: “Ты кашу любишь?»

Малай «Да», дип баш каккач: «Какую?» — дип төпченә. «Манную» җавабы аны канәгатьләндергән булса кирәк. “Приходи завтра на тренировку”, — дип, Илдарны командага ала. Шулай итеп, кече Шабаев башта “Самарец”та шәһәр өчен, бераздан “Крылья Советов»ның яшүсмерләр командасында өлкә өчен уйный башлый.

Үзеннән бер яшькә олырак иптәшләреннән физик яктан калышыбрак бара торган Илдарны тренер башта уенга алмыйча яфалый, характерын тәрбияли. Бигрәк тә бөтен команда башка шәһәрләргә китеп уйнаганда малай кимсенә, ачулана. Әнисе: “Ярар инде, улым, ачуланма. Бераз үсә төшкәч, алырлар әле”, — дип юатса да, Илдар: “Мин аларга күрсәтермен әле!” – дип үксеп елый.

1984 елгы яшүсмерләр командасына эләккән бер яшькә кечерәк бу малайның уйнау теләген күреп торган тренерлар аны “Локомотив” стадионы каршындагы Балалар һәм яшүсмерләрнең спорт мәктәбенә укырга бирәләр. Менә шунда инде Илдарның уйнау сәләте ачыла, ул Россия чемпионатларында катнаша башлый. Яшүсмернең бөтен эмоцияләре һәм амбицияләре футбол кырында эреп юкка чыга. Ә төннәрен ул дәреслекләр өстендә утыра. Чөнки спорт белән шөгыльләнү өчен әтисе мәктәптә бөтен билгеләренең дә тик “дүртле” һәм “бишле” булуын таләп итә.

Үзгәртеп кору елларында “Самарец” футбол клубы тарала. Илдарны Наил абыйсы укыган  “Спорт осталыгы мәктәбе”нә күчерәләр, һәм ул баш тренер Ротенко җитәкчелегендә уйный. Озак та үтми, егетне  “Крылья Советов” яшүсмерләр командасының дубль составына алалар. Бу Илдарга ошап бетми, чөнки ул үзен инде үскән егет итеп хис итә һәм олылар командасында уйнарга тели. Сезон ахырында Тольяттиның “Лада”сы белән очрашканнан соң, аны “Иң яхшы сакчы” призы белән бүләкләгәч кенә, бераз тынычлана.

Яшүсмерләр командасыннан олылар командасына күчү футболда гына түгел, гомумән, бөтен төр спорт уеннарында да иң авыр процесс. Чөнки биредә инде үзең өчен генә уйнау тәмамлана. Синнән профессиональ футболчы чыгармы-юкмы дип карап, командага йә алалар, йә төшереп калдыралар. 50 процент малайлар шул вакытта спорт белән аерылыша, олылар командасына алынучылар да вак иләк аша үтәләр. Шулай итеп, 1985 елгы егетләр арасыннан Илдар Шабаев һәм Игорь Шевченко гына профессиональ футболда калалар. Бу — Илдарның күп еллар дәвам иткән тренировкалары, тырышлыгы, теләге нәтиҗәсе.

“Крылья Советов” тренеры Илдарны профессиональ контракт буенча дубль командасына ала. Ул вакытта яшьләргә төп составта уйнарга шанс бик сирәк туа иде бит. Ә Илдарда амбицияләр кайный, аның тизрәк таныласы,  зур чемпионатларда катнашасы килә. Бу юлы да аңа очраклы хәл ярдәм итә. Россиянең бөтен күренекле командалары катнашында үткәрелгән “Переправа” турнирында аны Россиянең җыелма футбол командасы тренеры Александр Кузнецов күреп ала һәм үзенә чакыра. Шулай итеп, егетнең карьерасы югарыга үрмәли. Башта “Крылья Советов”, аннары Подольскиның “Витязе”, “Краснодар-2000”, “Зенит-2”, “Металлург – Кузбасс”, “Ростов”, “Мордовия” һәм, ниһаять, “Енисей”да уйнаган егет Россиянең җыелма командасында да уйнаштыргалый.  Шундый кызыклы һәм зур спорт тормышы турында без Илдарның үзеннән сорашырга булдык.

-         Илдар, ничек уйлыйсың, футболчы булу өчен нинди сыйфатлар кирәк?

-         Беренче чиратта – талант. Мин футбол белән шөгыльләнә башлаганда бу кадәр уңышка ирешү  уйламаганмындыр. Вакыт уздыру өчен генә йөри башладым. Ул вакытта футбол модада иде бит әле. Без, малайлар, футболчылар төшерелгән наклейкалар җыя, йортта футбол уйный идек. һәркемнең үз кумиры бар иде. Мин, мәсәлән, Роберто Баджо, Сергей Горлуковичларның сугышчан уен стиленә соклана идем. 

Футболчы булып җитешү өчен талант кына да җитми, теләк һәм характер да кирәк. Авырлыкларны җиңә белү, артка чигенмәү, гел алга, җиңүгә омтылу кебек сыйфатлар бик мөһим.

-         Россиянең җыелма командасында уйнау бик мактаулы да, җаваплы да. Анда уйнаучы танылган футболчылар белән нинди мөнәсәбәтләр урнашты?

-         Футболда команда йә бар, йә юк. Без тренировкаларга гына түгел, төрле чараларга да, кибетләргә, кинога да бергә йөри идек. Бервакыт Япония урамнарын карап йөрергә дип чыккан идек, юл асты переходында япон егетләре гитарада уйнап торалар. Без аларны тыңлап торганнан соң, берсенең гитарасын сорап алдым да, үзебезнең көйләрне уйнап күрсәттем. Алар бик яратып тыңладылар, ә ахырда һәрберебезгә япон көйләре язылган дисклар бүләк иттеләр.

-         Менә Казанда гөрләп Универсиада үтте. Синең андый чараларда катнашканың булдымы?

-         Төркиянең Измир шәһәрендә 2008 елда уздырылган Универсиадада катнашырга насыйп булды. Телевизордан Казан Универсиадасының бик шәп оештырылуын бертуктаусыз сөйләп торалар. Ә Измирда ике кат чәнечке тимерчыбык белән уратып алынган спорт авылында бернинди кондиционерлар да юк иде. Чыдап булмаслык кызуда “Зенит-2” командасы составында японнар һәм таиландлылар белән, ә ¼ финалда итальяннар белән уйнап, икенче урынны алып кайткан идек.

-         Үзеңне белә башлаганнан бирле футбол уйныйсың. Туймадыңмы әле?

-         Ул бит минем балачак хыялым. Гел зур футболга эләгергә омтылдым: күрсеннәр, алсыннар дип тырыштым. Мин акча дип уйнамадым, футбол үзе мине кызыксындырды. Хәзер аңлыйм – сайлап алган профессиямнән ялгышмаганмын. Башка беркайда да эшләгән эшемнән шул кадәр ләззәт таба алмаган булыр идем.

        Спорт сиңа нәрсә бирде?

-         Без абый белән тренировкаларга чапканда, төннәр буе дәреслекләр өстендә утырганда, дус малайлар: давай, давай, тырышыгыз, ә без бу вакытта пиво эчәбез, кызлар белән аралашабыз, дип көләләр иде. Баксаң, без наркомания, эчүчелек, тәртипсезлек хөкем сөргән 90нчы елларны күрми дә үтеп киткәнбез икән. Ә күпме дусларыбыз каберләрдә ята, күпмесе сыра шешәсе белән дуслашкан, күпме аналарның яше түгелгән, күпме өметләр челпәрәмә килеп ватылган! Спорт бездә характер тәрбияләде, тәртипле тормышка өйрәтте. Моның өчен әти белән әнигә рәхмәтләр укыйбыз. Алар бит безне ничәмә еллар буе җитәкләп, тренировкаларга йөрттеләр. Хәзер дә борчылып, кайда очуыбыз, кем белән, нинди илдә уйнавыбызны тикшереп торалар. Чын җанатарларыбыз булып киттеләр хәтта. Телевизордан булмаса, интернетта барган репортажларны табып, карап торалар.

Ә теге малайлар хәзер безгә кызыгып карыйлар. Берсе әйтә: “Син бик кызыклы тормыш белән яшисең, төрле илләрдә буласың, яхшы хезмәт хакы аласың. Ник соң Ходай моны сиңа гына биргән?” “Сез сыра эчеп, кызлар белән йөргән вакытта без абый белән укыдык һәм тренировкаларга йөрдек. Шул гына”, — дип җавап бирәм. Дөресе шул бит.

-         Сиңа инде 28 яшь. Профессиональ футболчылар, гадәттә, 32 яшькә кадәр генә уйныйлар. Киләчәк тормышыңны ничек күрәсең?

-         Минем югары белемем бар, һәм ул спорт белән бәйле. Бәлки, тренер булып китәрмен. Һәрхәлдә, моның өчен лицензия алу өстендә эшли башларга вакыт.

-         Өч ел элек син Әлфия исемле матур гына татар кызына өйләнеп куйгансың.  Гадәттә, футболчыларны усалрак рус кызлары эләктерә бит. Ничек шулай булды?

-         Безнең гаиләдә тик татар кызына гына өйләнергә кирәк, дигән кагыйдә бар. 2008 ел ахырында Самарага кайткач, татар кызы табарга кирәк дигән уй белән интернет киңлекләренә кереп чумдым. Эзли торгач, миңа ошаганы табылды. Әлфия белән элемтәгә чыктым һәм очрашуга чакырдым. Беренче көнне ул килмәде. Икенче көнне үзем озак көтмәдем, килгәндерме, белмим.  Өченче көнне күпме көттерсә дә, көтәм, дип барган идем, ике сәгатьтән соң очраштык. Кыз миңа бик ошады, тик ул да минем кебек үз дигәнендә тора торганнардан булып чыкты. Яңа елны бергә каршылау турында сүз куешкач та килмәде, башка җирдә каршылады. Аның мондый мөнәсәбәте мине тагын да кыздырып җибәрде. Бераз дәшми торганнан соң, тагын очрашуга дәштем, тагын көттем һәм морадыма ирештем. Көтә, үз дигәнендә тора белә, диптер инде, Әлфия йомшарды. Бераздан безнеж арада мәхәббәт уты кабынды һәм менә инде өч ел ул минем белән бергә Подольскига да, Краснодарга да очып йөри. Кызыбыз Мәдинә дә безнең белән.

Әлфиянең әтисе-әнисе Азат һәм Фәридә Сафиннар да бик яхшы кешеләр булып чыктылар. Гел очрашып, сөйләшеп, бер-беребезне куәтләп торабыз. Мәдинәне тәрбияләүдә дә бик булышалар алар.

-         Гаиләңә оя әзерләп куя алдыңмы соң?

-         Футбол карьерам тәмамлангач, Самарада төпләнергә ниятлибез. Шуңа күрә өч бүлмәле фатир сатып алып, ремонтлап куйдык.

-         Менә күптән түгел изге рамазан ае тәмамланды. Синең дингә карашың ничегрәк?

-         Безең бабабыз Әхмәдулла Яхин Мәчәләйдә мулла булып торган кеше бит. Шуңа күрә без дә абый белән дини мохитта тәрбияләндек. Мин, мәсәлән,  ел саен корбан чалдырам, Гает намазларына йөрим, садакаларымны биреп торам. Олыгая төшкәч, бәлки җомга намазларына да йөри башларымын әле. Кызганычка, күчмә тормыш алып бару сәбәпле, ислам динебезнең бөтен кагыйдәләрен дә үтәп барарга мөмкинлек юк.

-         Абыеңеың футбол карьерасы ничек тәмамланды?

-         Кызганычка, бик уңышлы түгел. 2008 елда ул аягын имгәтеп, өч операция ясатты. Шуннан соң профессиональ футболдан китеп, тренер эшенә күчте. Ул хәзер без башлаган “Самарец” клубында беренче командасын тәрбияли.

Абыем – ул минем дустым да, ярдәмчем дә, киңәшчем дә. Безнең уртак эшебез,   дусларыбыз, сөйләшер сүзләребез бар. Ул да авырлыкларга бирешмәүче, һаман яңа үрләргә омтылучы кеше. Спорт кемдә дә характер тәрбияли ала һәм мин, шушы юлдан баручы кеше буларак, балаларга спорт белән шөгыльләнергә киңәш итәр идем. Зур спортчы булып җитешмәсәгез дә, тормышта югалып калмассыз, һичшиксез, уңышлы кеше булып үсәрсез.

Әңгәмәдәш Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Журнал «Самар татарлары».

Просмотров: 1405

Комментирование запрещено