Энә белән кое казу

IMG_6675Менә инде 23 ел мин Сызранда кешеләргә дини белем бирәм. Әмма, кызганычка, гыйлем эстәргә теләүчеләр саны аз шул. Әйе, бу җиңел эш түгел, әлбәттә. Энә белән кое казуга тиң.

Иң җиңеле һәм отышлысы – ул 28 гарәп хәрефе белән Коръән укырга өйрәнү. Мәдрәсәләрдә дә бу кулай ысулны өйрәтәләр һәм нәтиҗәсе дә озак көттерми. Авазларның дөрес әйтелешен өйрәнсәң, Коръәнне укый аласың дигән сүз. Моның барысын да үзләштерер өчен китапларда, интернетта мәгълүмат күп.

Ә менә иң авыры – ул әби-бабаларыбызның мирасын, хатларын, васыятьләрен, ягъни татар телендә искечә язмаларны аңлап уку. Моның өчен мәктәптә “Әлифба”ны өйрәнеп, татар китапларын укып, гаиләдә ана телендә сөйләшеп, мөгаллим әүвәл (төрки әлифба 37 хәрефтән язылган) китабыннан башларга кирәк. Бу шартларны күп кеше үти алмый шул. Сызранда Илгизәр хәзрәт Сәгъдиевтан башка татар телендә искечә укучы да, язучы да юк.

Мине, читтән торып, әнием Мөхтәрәмә (урынны җәннәттә булсын) язарга һәм укырга өйрәтте. Башта миңа бик авыр булды. Мин язганны ул укый алмый, ә ул язганны мин аңламыйм. Шулай әкрен-әкрен генә, ниһаять, өйрәндем. Хәзер менә инде үзем сеңелләремне өйрәтәм, шөкер.

Адәм баласы, гадәттә, тормышта җиңел юлны эзли. Әз генә тир түгеп, уңай нәтиҗәгә килгәч, белсә-белмәсә, әңгәмәдә килеп чыккан бәхәскә тыгыла, белдеклеген күрсәтеп, үз фикерен ярып сала торган кешеләр юк түгел. Алар үзләренең әбҗәдхан (әбҗәдне яңа өйрәнгән, сай йөзүче, дилетант)  икәнлекләрен танырга теләмиләр.  Аларның гына сүзе сүз булсын. Бу болай түгел, дип әйтә башласаң, яла ягып, сине гаепләп, тиргәп ташлый.

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.с.): “Әдәпле булу һәм дәшми тору – мөселманның иң яхшы ике сыйфаты”, дигән хәдисе бар. Мин дә кеше арасында тыйнак булып, сабыр итәргә тырышам. Шәкертләремнең уңышларына ихластан шатланам. Мәсәлән, Дания Камалетдинова Төркиядә укый, читтән торып Казан Ислам университетында да белем ала. Ул өченче сыйныфтан алып, әнисе белән бергә татар телен үзләштерә башлаган иде.

Тугушевлар гаиләсеннән өч кыз бездә укып киттеләр. Элмира АКШта 7 ел белем алып, эшкә урнашты, шул илнең гражданлыгын алды. Лилия белән Гүзәл Мәскәүдә укып, инглиз, татар телләрен белгән рус теле укытучысы булачаклар.

Данил Дубовик, рус милләтеннән булуга карамастан, ике ел бик тырышып гарәпчә әйтелешне үзләштерде. Хәзер Мәскәүдә чит илләр белән элемтәдә тору академиясенә укырга керде.

Үзе алман милләтеннән булып, быел 4нче сыйныфта укучы Карен ике ел инде бик тырышып гарәп телен өйрәнә. Әнисе, инглиз теле укытучысы буларак, кызын үзе өйрәтә.

Быел өч яңа гаилә укырга килүе сөендерә. Гыйлемгә омтылучы кешеләр булганда, димәк, без дә юкка гына эшләмибез.

Галиулла Габдерәшитов.

Журнал «Самар татарлары».

Просмотров: 1721

Комментирование запрещено