Милли хәрәкәттә – яңа шәхес

48Иртән кем нинди уйлар белән уянадыр, ә менә Әнвәр Горланов бүген нинди игелек кылырга дигән ниятләр белән йокысыннан тора. Аның тормыш шигаре дә: “Мәрхәмәтлек кыл”, дип яңгырый.

Үзе шундый юмарт, ярдәмчел, кешелекле булгангадыр инде, Аллаһы Тәгалә аңа Үзенең рәхмәтләрен яудырып тора. Шуңа күрә Әнвәр әфәнденең тормышы да түгәрәк: акыллы хатыны, газиз балалары, сөекле оныгы, тотрыклы бизнесы бар.

Гыймран углы Әнвәр Горланов өлкәбезнең милли хәрәкәтенә килеп кереп, җәмәгать эшләрендә актив катнаша башлады. Бигрәк тә дингә кагылышлы мәсьәләләр аңа аеруча якын. Әнвәр әфәнде – Самарның Алексей Толстой урамында урнашкан Тарихи мәчетнең Попечительләр шурасы рәисе һәм өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте каршындагы Иҗтимагый шура рәисе.

Гомумән, мәрхәмәтле милләттәшебез өлкәбездә мәчетләр төзүгә дә, башка милли проблемнарны хәл итәргә дә матди ярдәм күрсәтеп тора.

Зубчаниновка бистәсендә мәчет төзүгә, Ширяево авылында Бөек Болгар дәүләтенең символы – “Канатлы барс” монументын куюга да ул үз өлешен кертте. Спорт Сарае урынында булган беренче Җәмигъ мәчетенең 100 еллыгына багышланган чаралар уздыруда да актив катнашты.

Әнвәр Самарда туып-үскән. Кечкенәдән тырыш, җаваплы булган малай гомере буе шушы сыйфатларына тугры калган. Самарның 70 санлы мәктәбендә белем алган. Гел “4”, “5” билгеләренә генә укып, фотосурәте мәктәптәге хөрмәт тактасында эленеп торган малай спорт белән дә яратып шөгыльләнә. Бигрәк тә аның күңеленә футбол һәм хоккей хуш килә. Алар сыйныфташлары белән ел саен очрашып, мәктәп елларына әйләнеп кайтып, озак кына сөйләшеп утырырга яраталар.

Әнвәр абыйның әтисе чыгышы белән Ульян өлкәсенең Әхмәтле авылыннан. Әнисе Архангельск шәһәрендә туган. Дәүләт тарафыннан хәлле кешеләрнең малын талау сәясәте аның гаиләсен дә уратып узмый һәм аның әти-әнисен сөргенгә озаталар. Ә 1934-35нче елларда алар Самар шәһәренә кайтып урнашалар һәм Оборона урамында (хәзер Алексей Толстой) яшиләр.

-         Бүгенге Тарихи мәчет бинасында ул елларда балалар бакчасы булган. Минем әнием шунда йөргән. Ә мәчет янында булачак хатынымның әнисе яшәде. Шуңа күрә бу Аллаһы йорты безнең гаилә тарихына бәйле һәм минем өчен аеруча якын, — дип сөйли әңгәмәдәшем.

Горланов – потребкооперация хезмәткәрләре династиясеннән. Аның бабасы да, әтисе дә, ул үзе дә шушы өлкәдә эшләгәннәр. Әнвәр әфәнде Самарда Мәскәү сәүдә институтының филиалын тәмамлап, өлкә потребсоюзына өлкән товаровед булып эшкә урнаша. Ә моңа кадәр ул башта Мәскәү дәүләт институтының көнчыгыш телләр факультетына укырга керә. Тик бераздан соң ул, бу һөнәрнең күңеленә ятмаганлыгын аңлап, туган шәһәренә әйләнеп кайта.

Самарда сәүдә институтында икенче курсны тәмамлагач, егетне гаскәр хезмәтенә алалар. Ул тагын Мәскәү шәһәренә эләгә. Биредә “Йолдызлы шәһәрчек”тә  хезмәт итә ул.  Галәмгә икенче булып күтәрелгән космонавт  Герман Титовның үзенең командиры булганы турында горурланып сөйли Әнвәр әфәнде.

Ике елдан Самарга кайткач, институтта укуын дәвам итеп, аны уңышлы тәмамлый. Һәм өлкә потребсоюзында эшли башлый. Ул вакытта егеткә 22 яшь тулган була.

Армиядән кайткач та, Әнвәр озакка сузмыйча, өйләнеп тә куя. Эш шунда ки, әле хезмәт иткәндә ялга кайткач, аны туйга чакыралар. Шунда ул Әлфия исемле чибәр  кызга бер күрүдән гашыйк була. Һәм армиядән кайткач, медицина институтында укып йөрүче Әлфияне табып, алар очраша башлыйлар. Ә тиздән егет сөйгәненә тәкъдим ясый.

Зурлап, бай туй уздыралар алар һәм аларның шушы яшьлек мәхәббәтләренең җимешләре – уллары Марат, кызлары Мәликә туа.

Әнвәргә әле өч кенә яшь булганда аның әтисе якты дөньядан китә, һәм әнисе Сәкинә ике бала белән ялгызы кала. Алай гына да түгел, әтисенең бертуган апасы да вафат булгач, Сәкинә апа аның да биш баласын тәрбияләп үстерә. Ул сәүдә техникумын тәмамлап, пешекче, ашханә мөдире булып эшли.

Тырыш, уңган әнисенә охшаптыр инде, Әнвәр әфәнде дә тормышта зур уңышларга ирешә. Өлкә потребсоюзында хезмәт иткән вакытта аны Зур Черниговка районына җибәрәләр. Биредә бер генә ел эшләп тә, ит, йон буенча район өлкәдә беренче урынга чыга. Бу инде Горлановның осталыгы турында ачык сөйли. Аннан, Самарга әйләнеп кайткач, ул Троицкий базары мөдире булып эшли.

Ә тора-бар ул Вазыйх Мөхәммәтшин тәкъдиме буенча аның белән бергә  “Прогресс” дип аталган сәүдә йорты төзи. Аннан алар Куйбышев мәйданында урнашкан “Сюрприз” кибетен дә сатып алалар.

Шулай Горланов эшкуарлыкка кереп китә һәм аны уңышлы гына алып бара.

Әнвәр әфәнденең улы Марат та, әтисе эзеннән китеп, мәктәптән соң кооператив институтында белем алган. Ә кызы Мәликә шәһәребезнең 11 нче гимназиясен көмеш медальгә тәмамлый һәм дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә. Бик яхшы укыган Мәликәне университетның “Алтын фондына” кертәләр. Әти-әнисен дә, кызларына яхшы тәрбия биргәннәре өчен, Мактаунамә белән бүләклиләр. Бүгенге көндә ул Лондон шәһәрендә яши. Биредә дөнья рейтингында дүртенче урында торган университетны уңышлы тәмамлап, Мәликә диссертация яза. Менә инде киләсе елда ул магистр дипломы алачак, Аллаһы теләсә.

Бүген Әнвәр әфәнде Горланов җиденче дистәсенең капкасын ачты.  Сәламәт ир-атка бу чорда әле яңа үрләр яуларга була. Халкым тикмәгә генә: “Алтмыш яшь — картлыкның яшьлеге”, — димәгән бит. Әнвәр әфәнденең дә планнары бар. “Татарларга бердәм булып, киңәшләшеп яшәргә һәм эшләргә кирәк”, —  дип саный ул. Һәм татар җәмәгатьчелеген өлкәбездә генә түгел, ә ил күләмендә яхшы яктан гына таныту теләге белән яши.

Сөйләшүе буенча Әнвәр абый – милли җанлы кеше. Татарлар турында ул яратып сөйли. Бәйрәмнәребезгә дә, милли чараларга да йөри. Хатыны намазчы. Ул үзе дә җомга көннәрендә мәчеткә намазга йөри.

-         Шәһәр җирендә үсеп, ничек дини кеше була алдыгыз? – дигән соравыма әңгәмәдәшем:

-         Минем бабам дини кеше иде. Ул Иске мәчет имамы Ибраһим хәзрәт белән аралашты. Мин еш кына аларның дин, Коръән турында сөйләшкәннәрен, кайчак бәхәскә дә кереп алуларын игътибар белән карап, тыңлап тора идем. Ибраһим хәзрәт  бик тә гыйлемле, акыллы иде. Әлегә кадәр ул минем өчен үрнәк булып тора, — дип җавап бирде.

Милли хәрәкәтебездәге мәртәбәле активистларга да хөрмәт белән карый Әнвәр әфәнде.  Еллар үткәч, аны да шулай сокланып искә алсыннар иде.

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы.

 

Просмотров: 1479

Комментирование запрещено