Өлкәбездә тагын алты мәсҗид калкырга тора

SONY DSCТалип хәзрәт Яруллинның Самар мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе итеп эшли башлавына менә бер ел үтеп тә китте. Шушы уңайдан мөфтиебез белән әңгәмә тоттык.

- Талип хәзрәт, узган бер ел эчендә Диния нәзарәте эшендә нинди үзгәрешләр булды?

- Андый ук зур үзгәрешләр булды, дип әйтмәс идем. Элекке президиумда 6 кеше булса, хәзер аларның саны 12не тәшкил итә. Шулай ук яшьләр белән алып барылган эшне тагын да активлаштырдык. Мәсҗидебездә мөселман яшьләре форумы үткәрдек. Анда психологлар, риторика укытучылары, каллиграфлар да катнашты. Өлкәбезнең мәхәлләләренә егетләрне-кызларны бу чарада катнашырга чакырып, хатлар җибәрдек. Киләчәктә дә шундый форумнар үткәрергә ниятлибез.  Яшьләр белән бергә мәсҗидләр йортларын, зиратларны чистарту өмәләре дә оештырабыз.

Диния нәзарәтенең эшен дәвам итеп,  начар ишетүче балалар тәрбияләнгән 117 санлы мәктәп-интернатка булышып торабыз. Биредә корбан мәҗлесе  үткәрүне дә сорадылар.

Шулай ук яшьләрне дин юлына бастыру ысулларын эзлибез.

- Өлкәбездә яңа мәсҗидләр төзү эшләре ни хәлдә?

- Хәзерге вакытта Хворостянка, Борское авылларында мәсҗидләр төзелә.

Исаклы район үзәгендә бу эшне башлап җибәрергә торалар.

Жигулевск шәһәрендә Аллаһы йортының проекты төзелгән, бина урнашачак урынны койма белән тотып алдылар. Тиздән төзү эшләре башланырга тиеш.

Шулай ук Отрадныйда бу мәсьәлә буенча сөйләшүләр алып барыла.

Нефтегорскида мәсҗид салу буенча мәхәлләнең оештыру җыелышы көтелә.

Самарның Мехзавод бистәсендә дә мөселманнар Аллаһы йорты төзер өчен урын сорадылар. Бер бина бар, тик ул кечкенә. Ә болай анда мәсҗид салырлык буш урыннар юк шул. Булса да, алар еракта, урман эчендә. Әлбәттә, халык анда кадәр барып йөри алмаячак. Шуңа күрә әлегә мәсьәлә ачык кала. Менә шундый авырлыкка очрадык.

Кыенлыклар ягыннан шулай ук акча мәсьәләсен дә атап үтәргә кирәктер.

- Өлкәбездәге дини хәятны ничек бәяләр идегез?

- Аллаһыга шөкер, әлегә андый ачык низаглар сизелми. Шулай да болгар бабаларыбыздан мирас итеп калдырылган Әбү Хәниф мәзһәбеннән тайпылган кешеләр очрый.  Алар Исламны үзләренчә аңлап, шушы фикерләрен башкаларга да тагалар. Мондый кешеләр —  динебез Ислам юлында адашып йөрүчеләр.

Коръән-Кәримне үзгәртергә беркемнең дә хакы юк.

Мәсәлән, Похвистнево районының Гали авылына шундый мөселманнар килеп урнашкан. Авыл халкы аларга каршы чыгып, ситуацияне вакытында контрольгә алды. Бу мәсьәлә әлегә ахыргача хәл ителмәгән, чөнки читтән килгән бу кешеләр һаман биредә яши бирәләр.  Шулай да алар үзләрен инде тынычрак тота, үз пропагандаларын алып бармый башладылар.

- Самарның  Җәмигъ мәсҗиден төзекләндерүдә яңалыклар көтеләме?

- Бүгенге көндә үзебезнең пар казаннары урынын (котельная) булдыру буенча документлар әзерлибез. Көзен бина эчендә алай ук салкын булмаса да, барыбер суыклык сизелә. Мәсҗидне җылытыр өчен зур чыгымнар да тотыла. Үзебезнең пар казанары урыны булса, җылыту системасын теләгән вакытта кабызып, кирәкле температураны көйләп торырга булачак. Чыгымнар да кимиячәк.

Шулай ук мәсҗидебез йортында балалар бакчасы, рухи-мәдәни  үзәк  төзү көтелә. Шунда төрле түгәрәкләр оештырырга, конференц-зал булдырырга ниятләр бар. Төзелешкә хөкүмәт тә  ярдәм күрсәтергә тора.

Балаларны кечкенәдән дингә өйрәтергә кирәк. Шуңа күрә мәсҗид  йортында шундый бакча булса, малайлар-кызлар үзләрен дини мохитта хис итеп, бәлки, Исламга тартылырлар. Шушы юлдан йөргән әти-әниләре дә вакыт-вакыт Аллаһы йортына кереп чыгарлар, вәгазь тыңларлар, дип ышанабыз. Шулай тора-бара, бәлки,  динебез Исламга кереп китәрләр.

- Хәзрәт, тиздән Корбан бәйрәме җитә. Аңа нинди әзерлекләр бара?

- Инша Аллаһы, 15 октябрьдә – Корбан гаете. Ел саен мәсҗидебездә өч көн буена корбан чалу оештырыла. Моның өчен биредә бөтен уңайлыклар да тудырылган. Теләгән кеше мәсҗидкә  килеп, корбан чалдырырга мөмкин.

Кайбер кешеләр корбаннарын сәдака итеп мәсҗидкә  биреп калдыралар. Без бу итләрне мескеннәргә, ятимнәргә өләшәбез. Бу эштә яшьләребез дә булыша. Алар адреслар буенча итләрне тараталар. Бу гамәл аларда миһербанлык, ярдәмчеллек сыйфатларын  тәрбияли.

Шулай ук картлар, балалар йортларына корбан итләре таратабыз. Корбан мәҗлесләрен үткәрү дә планлаштырылган.

Элек Спорт Сарае урынында урнашкан беренче Җәмигъ мәсҗиденең 100 еллыгына багышланган чаралар турында да әйтеп үтсәгез иде.

19 октябрьдә башта тимерюлчылар клубында конференция узачак. Аннары элек мәсҗид  урнашкан урында истәлек тактасы куелачак һәм Җәмигъ мәсҗидендә  өйлә намазы укылганнан соң, биредә мәҗлес үтәчәк, инша Аллаһы.

Шулай ук Аллаһы йортының 100 еллыгына багышланган брошюралар бастыру планлаштырыла. Бу эшләрнең барысын да диярлек Шамил әфәнде Галимов алып бара, рәхмәт яусын инде үзенә. Ул тарихи мәгълүматларны да эзләп тапты, истәлек тактасын кую мәсьәләсе буенча да күп эш алып барды.

Спорт Сарае мөдире белән очрашып, такта куелачак урын билгеләнде дә инде. Шөкер, монда без бернинди каршылыкларга очрамадык. Юбилей чараларына чит төбәкләрдән күп кунаклар килүе көтелә. Аеруча Казаннан.

- Җәмигъ мәсҗиденә татарлар күп йөриме?

- Әйе, Аллаһыга шөкер, татарлар күп йөри. Бигрәк тә шунысы куандыра – картлар гына түгел, яшьләр дә килә. Татарлар уяна башладылар. Эшкуарлар дингә тартылалар. Аларга карап, хезмәтчеләре дә мәсҗид  юлына аяк басалар. Мисал өчен әйтсәк, икенче санлы ипи заводы хуҗасы Али Сөләйманов Иске мәсҗидкә  намазга йөри башлагач, аңарда эшләүче мөселманнар да биредә күренә башладылар. Димәк, ул алар өчен яхшы үрнәк булып тора.

Шулай да мәсҗидләребездә  тагын да күбрәк кеше җыелсын иде, дигән теләк бар. Күпләр пенсиягә чыгып та, Исламга тартылмыйлар. Бу инде күбесенчә —  динсезлек чорында тәрбияләнүнең нәтиҗәсе.

- Ә мәдрәсәдә шәкертләр  күпме?

- Мәдрәсәдә укучылар саны азрак шул. Ничек тә яшьләрне җәлеп итәргә иде. Биредә яшәп укыр өчен барлык шартлар да тудырылган. Ә теләгән кешеләр Исламны өйрәнер өчен кичке курсларга да йөри алалар.

- Яңа елга нинди өметләр белән аяк басарга җыенасыз?

- Өметләр зур. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән алар тормышка ашсыннар иде инде. Тарихи мәсҗидебезне  аякка бастырасы бар. Әлегә эшләр авыррак бара. Хөкүмәткә рәхмәт, ярдәм итә. Шулай да хәл ителмәгән мәсьәләләр күп. Ышандырган акчалар бирелсә, инша Аллаһы, мәсҗидне төзекләндереп бетерербез, дип өметләнәбез.

- Башка дин әһелләре белән аралар ничек?

Күпмилләтле дәүләттә яшәгәч, төрле милләт, төрле дин кешеләре белән дуслыкны ныгыту чараларын да күрергә кирәк. Шулай быел конфессияара футбол матчы узды. Минем тәкъдимем буенча төрле милләт, төрле дин вәкилләре катнашында шәһәребезнең бер паркында өмә үткәрдек. Киләсе елда да шундый чараларны үткәрергә ният бар.

- Укучыларыбызга әйтер теләкләрегез бармы?

- Халкыбыз Исламга тартылсын иде. Дин кешене тәртиптә тота. Андый кешенең эшләре дә хәерле була.

Әңгәмәдәш – Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Салям».

Просмотров: 1559

Один комментарий

  1. Элхэмделлилэхи шэкер динебезне кысрыкламыйлар.