Икмәккә һәм игенчегә мәңгелеккә бездән дан!

_DSC0753ms

Менә көз җитеп, җирдән алынган уңышның,  җыелган игеннәрнең, кыр эшләренең хуҗабикәсе Сөембикә Самар җиренә дә аяк басты. Шушы уңайдан Рифкат Хуҗин җитәкчелегендәге шәһәр  татар милли-мәдәни мохтарияте Литвинов исемендәге Мәдәният йортында күңелле бәйрәм оештырды.

Бинаның ишекләрен ачып кергәч тә, бәйрәм мохиты сизелде. Милли киемнәргә киенгән кызлар, егетләр татарча бииләр, күңелгә якын гармун моңы, кешеләр рәхәтләнеп аралашалар.

Ә Мәдәният йортының икенче катында исә тагын да җанлырак иде. Биредә Сөмбелә бәйрәменең яңалыгы – фотокүргәзмә конкурсы оештырылды. Стендларда нинди генә фотосурәтләр юк: җилкәләренә тәкә салган Сабан туйлары батырлары, җырчылар, биючеләр, татар чараларыннан күренешләр, мәчетләр һәм башкалар. Һәр фотографның үз рәсемнәрен җанын биреп төшерүләре сизелде. Биредә шулай ук милли ризыкларны, милләттәшебез Миләүшә Завьялованың үзе ясаган бизәнү әйберләрен сатып алырга, Самарның  “Duslar-Clab” иҗади оешмасы оештырган күмәк биюләрдә дә катнашырга булды.

Бәйрәмне Камышлы районы Иске Ярмәк авылының “Ак каен” ансамбле башлап җибәрде. “Түгәрәк уен” фестивалендә Гран-прига лаек булган бу ансамбль тамашачыларга уңыш алу күренешен, шулай ук үзләренең данлыклы “Ярмәк вагы” биюен күрсәтте. Бу биюне тамашачылар бик тә яратып, дәррәү кул чабып карадылар.

Мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллин дога-фатихаларын әйткәч, сәхнәгә мәртәбәле кунаклар күтәрелде. Татар халкын Сөмбелә белән котларга Губернатор Николай Меркушкин исеменнән Вера Алексеева, шәһәр башлыгы Дмитрий Азаров исеменнән Дмитрий Долганов, авыл хуҗалыгы министры Роман Некрасов, Самар шәһәре Думасы депутаты Минәхмәт Хәлиуллов, Камышлы районы башлыгы Рафаэл Баһаутдинов  килгәннәр иде. Алар барысы да җир эшләренең нинди мөһим булуына басым ясап, бу эштә уңышлар теләделәр.

Сөмбеләнең иң югары ноктасы алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен бүләкләү булды. Сәхнәгә өлкәбезнең Камышлы, Похвистнево, Шенталы, Елховка, Кошки районнарында яшәп эшләүче уңган-булган милләттәшләребез чакырылды. Алар – “Романовка” предприятиесе директоры Мирас Нуриҗанов, “ПЗ “Дружба” оешмасының механизаторы Ринат Мәхмүтов, “Игенче” җәмгыятенең тракторлар бригадасы бригадиры Хасибулла Исмәгыйлев, “Колос” оешмасының механизаторы Шамил Ибраһимов, “Игенче” җәмгыятенең машина йөртүчесе Рөстәм Галимов, “Байком-сервис” оешмасының механизаторы Әнәс Газизов (2013 елда ул К700 тракторында 1026 гектар җирне сөргән), шәхси предприятие хуҗасы Флюра Мөхәммәтҗанова, “Карабикол” җәмгыятенең механизаторы Дамир Хәсәншин, фермер хуҗалыгы хуҗасы Ринат Әбүсәитов , “Радуга” оешмасы директоры Гамил Субеев, “Восток” предприятиесе директоры Ренат Искәндәров.

Алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә, тырыш милләттәшләребезгә  бүләкләр тапшырылды. Сөмбелә бәйрәмен үткәрүгә үз өлешләрен иганәчеләр – Минәхмәт Хәлиуллов, Али Сөләйманов, Җәүдәт Гайсин, Илдар Галиев, Равилә Шәкүрова, Ильяс Шәкүров (фотокүргәзмә оештырды), Тәлгат Хуҗин, Рәшит Сәлахов, Рифкат Хуҗин кертте.

Ә Камышлы халык театры тамашачыларга көзге бүләк ясап, Туфан Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектаклен күрсәтте. Казанның Галиәсгар Камал театры артистлары куйган бу спектакльне караганым бар иде инде. Шуңа күрә профессиональ артистлардан соң халык театрының уйнавы ничегрәк кабул ителер икән, дип башта шикләнгән дә идем. Әмма шушындый уңышны күз алдына китерә дә алмадым! Искиткеч оста яшь артистлар тамашачыларны үзләренә гашыйк итте дияргә була. Һәр артист үз образына шулкадәр кереп китеп, искиткеч колорит тудырды. Аеруча Галим абый ролен башкарган Линар Нуретдиновны билгеләп үтәсе килә. Шулкадәр оста, шулкадәр килештереп уйнады бу егет. Афәрин үзенә! Театрның сәнгать җитәкчесе, режиссеры Гүзәл  Исламова да мактау сүзләренә лаек, әлбәттә.

Бәйрәм ахырында фотокүргәзмә конкурсында катнашучыларны бүләкләделәр. Беренче урынны Казан шәһәреннән Алсу Хафизова алды, икенче урынга Самардан Таһир Әбүзәров лаек булды, өченче урынны Самардан Әнәс Мингалиев яулады. Калган фотографлар – Фәрхәт Мәхмүтов, Нәсибә  Хәбибова, Римма Нуретдинова, Хәмзә Мортазин, Искәндәр Мифтахов, Фәрзәнә Мәхмүтова, Җәмилә Минегалиева, Лилия Рахмаева төрле номинацияләр буенча аерым бүләкләнделәр.

Җир эшләренең хуҗабикәсе Сөмбеләне һәм тамашачыларны озатып:

Исән-имин яшәгез,

Күрешербез яңадан.

Икмәккә һәм игенчегә

Мәңгелеккә бездән дан! – дип калдылар бәйрәмне алып баручылар – “Яктылык” мәктәбе укытучылары Рәхимә Хәйрова белән Линар Абсаттаров.

 

 

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Сәлам».

 

Просмотров: 1312

Комментирование запрещено