Сөмбелә, Сөмбелә дан җырлый игенчегә!

шакуровСамараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда халкыбызның милли бәйрәме — Сөмбелә үткәрелде 

Төрки халыкларда көзге  кыр эшләре тәмамлангач, Җир-анага, Ходай Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән бәйрәм ясау, анда иң уңган, иң булган игенчеләрне зурлау, җырлап һәм биеп күңел ачу гадәте булган. Бу бәйрәм Россиядә беренче булып Самараның “Туган тел” оешмасы тарафыннан 2000 елда торгызылган иде. Шул вакыттан бирле ул биредә ел саен уздырылып килә һәм, Самарадан үрнәк алып, аны инде башка регионнарда да бәйрәм итә башладылар.

Быелгы бәйрәм аеруча тантаналы узды, дип авыз тутырып әйтергә була. Чөнки өлкә хөкүмәте Сөмбелә бәйрәменең әһәмиятен аңлап, аңа югары бәя бирә башлаган. Моны беренче тапкыр бәйрәмгә Самара өлкәсенең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасовның килүе, матур сүзләр әйтеп игенчеләрне котлавы, алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә өлкә хөкү­мә­те бүләкләрен тапшыруы дә­лил­ләде.

Бу тантанага без кабат кайтырбыз әле. Ә Сөмбелә бәйрәме, театр чишенү бүл­мә­сеннән башланган кебек, фойедан башланып китте. Залга килеп кергән тамашачыларны Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары бии-бии каршы алдылар. Өс киемнәрен салып та өлгермәгән апа-абыйлар гармунчы Идеал Га­ләүтдиновның сиптереп уйнаган бию көенә түзә алмыйча, түгәрәккә чыктылар. Ә биеп арыганнары татар җырлары язылган видеокассеталар, тү­бәтәй-намазлыклар янына барып, үзләренә кирәген сайладылар, шунда ук “Бердәмлек” газетасына язылу да оештырылган иде. Икенче катта урнашкан буфет та, татар милли ашлары исләрен аңкытып, тамашачыларны үзенә тартып торды. Биредә чират бер дә бетмәде кебек. “Яктылык” мәктәбен тәм-томнар белән тәэмин итеп торучылар бу көнне дә сынатмады, өчпочмакларны һәм самсаларны барыбызга да җитәрлек итеп әзерләп килгәннәр иде.

Тамаша башланганчы халык фотокүргәзмә карап хозурланды. Быел “Татар акценты” дип аталган күргәзмәдә дистәдән артык фото төшерергә яратучылар һәм профессиональ фо­то­рәссамнар катнашып, татар тормышының төрле күре­неш­ләренә акцент ясый алдылар. Биредә елмаешып утырган бәхетле картлык кичерүче ак әбиләрне һәм бабайларны һәм хәерче кыяфәтендәге соранып йөрүче татарларны, милли бәйрәмебез Сабан туе уеннарын һәм Казанда уздырылган Универсиада батырларын, татар авыллары төзеклеген һәм биек мәчет манараларын, хәтта 70 — 80нче елларда төшерелгән аклы-каралы тарихи фотоларны да күрергә була иде. Бу күргәзмә, беренчедән, татар тормышы барлыгын һәм аның башкалардан аермалы булуын күрсәтте, икенчедән, олы яшьтәгеләрне шаулы яшьлегебезгә сәяхәт итәргә мәҗбүр итте.

шакуровИльяс ШӘКҮРОВ (уртада) фотокүргәзмәне Роман НЕК­РАСОВка һәм Талип хәзрәт ЯРУЛЛИНга күрсәтә.

 Бу күргәзмәне оештырган “Туган тел” җәмгыяте пре­зиденты Ильяс Шәкүров фото­күргәзмә оештыруның бик четерекле эш булып чыгуын, аның булу-булмавы бәйрәмгә каршы төндә генә хәл ителүен искәртеп үтте. Ул жюри составындагы рус милләтендәге фотобелгечләрнең гадел хөкемче булуларына ышаныч белдерде.

Шулай итеп, жюри “Портрет” номинациясендә — Нә­си­бә Хәбибовага, “Ислам — ата-бабаларыбыз ди­не” но­ми­нациясендә — Фәр­хәт Мәх­мүтовка, “Батыр“ номи­на­ция­сендә — Римма Нуретдиновага, “Массакүләм мәдәни чара” номинациясендә — Искәндәр Мифтаховка, “Вакыйга” но­ми­­нациясендә — Фәрзәнә Мәх­мүтовага, “Тарихи репортаж” но­минациясендә — Җәмилә Мингалимовага, “Татар авыл­ла­рында яшәүче гореф-га­дәтләр” номинациясендә — Хәм­­зә Мортазинга, “Гаилә альбомы” номинациясендә — Лилия Рахмаевага дипломнар һәм 2,5 — 5 мең сум күләмендә премияләр тапшырылды. Ә җиңүчеләр: III урынны алган Әнәс Мингалиевка, II урынга чыккан Таһир Әбүзәровка һәм I урынны биләгән Алсу Хафизга бирелгән конвертлар күпкә калынрак иде.

Быел өлкә “Сөмбелә” бәй­рәменең концерт программасын алып бару өчен Камышлы районы һәвәскәрләре чакырылган иде. Камышлы районында “Ак каен” халык фольклор ансамбле — 40 ел, ә Камышлы халык театры 93 ел эшләп килә. Залны тутырып утырган тамашачылар алдында “Ак каен” ансамбле халык җырлары башкарып, борынгы биюләребезне биеп, тулы башаклы Сөмбеләне зурлаганнан соң, бәйрәмнең рәсми өлеше башланып китте.

Бәйрәмне алып баручылар — “Яктылык” мәктәбе укытучылары Ленар Абсаттаров һәм Рәхимә Хәерова сәхнәгә губернатор администрациясенең милли конфессиональ сәясәт идарәсенең җәмәгать фикерен сорашып белү департаменты консультанты Вера Алексееваны чакырдылар. Ул губернатор Николай Меркушкин исеменнән халыкны бәйрәм белән котлап: “Бүген без авыл хуҗалыгы елы уңышлы тәмамлану уңаеннан төн йокыларын йокламыйча эшләгән авыл хуҗалыгы хез­мәткәрләрен зурлау өчен җы­елдык. Татарларның милли бәйрәме бүген шәһәр һәм авыл халкын, олыларны һәм кечкенә балаларны, татарларны һәм башка милләт халыкларын бер­ләштерә. Барыгызга да сәламәтлек, уңдырышлы еллар һәм Россиянең чиксез кырларында эшләү теләге булуын телим”, — диде өлкә хөкүмәте вәкиле. Ә шәһәр администрациясе вәкиле Дмитрий Долганов шәһәр башлыгы Дмитрий Азаровның котлау хатын укыды. Анда шушы бәйрәмне оештыруга зур өлеш керткән шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗинның эшчәнлегенә уңай бәя бирелгән иде.

Самара өлкәсе мөсел­ман­нарының региональ Диния нә­зарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да игенчеләргә һәм гомумән милләтебезгә сәламәтлек теләп, иген үсте­рүне халкыбыз күңелендә рухи байлык тәрбияләү белән чагыштырды: “Иген кырларын чүпләрдән һәм корткычлардан чистартып тормасаң, яхшы ашлык җыеп ала алмаган кебек, баланың да күңеленә ях­шы орлык салмасак, карап, тәрбияләп тормасак, аны чүп басу ихтималы бар”, — диде мөф­ти.

Шуннан соң сәхнәгә Самара өлкәсенең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасов, шәһәр Думасы депутаты Минәхмәт Хәлиуллов һәм авыл хуҗалыгы алдынгылары күтәрелделәр.

Роман Некрасов авыл ху­җалыгы министры Виктор Альтергот исеменнән зур эшне йомгаклаучы шушы бәйрәм белән котлап: “Горурланырлыгыбыз бар: Самара өлкәсе буенча бүгенге көнгә 1,5 миллион тонна ашлык җыеп алынган һәм бу әле соңгы сан түгел. Өлкә элеваторларына салып куелган шушы зур уңышны үстерү эшенә татар милләтендәге игенчеләр дә зур өлеш кер­тәләр. Һава торышына, икътисади кыенлыкларга карамастан, алар сезнең белән безнең өстәлләрне мул итү өчен көрәш алып баралар, үсеп килүче буынга үрнәк күрсәтәләр. Аяз күк йөзе, вакытында явучы яңгырлар һәм сәламәтлек телим”, — диде Роман Владимирович һәм, алдынгыларның һәрберсенең исемен атап, өлкә хөкүмәтенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Кошки районының «Романовка» авыл хуҗалыгы производствосы директоры Ми­рас Нуриҗанов һәм «Дружба» хуҗалыгы механизаторы Ринат Мәхмүтов,  Елховка рай­онының “Игенче” җәмгыяте трактор бригадасы бригадиры Хәсибулла Исмәгыйлев, машина йөртүче Рөстәм Галимов, “Колос” җәмгыяте механизаторы Шамил Ибраһимов, Камышлы районының “Байкомсервис” җәмгыяте механизаторы Әнәс Газизов, фермер хуҗалыгы башлыгы Флюра Мөхәммәтҗанова, Шенталы райо­нының “Карабиккол” җәм­гыяте механизаторы Дамир Хәсәншин, фермер хуҗалыгы җитәкчесе Ринат Әбүсәетов, Похвистнево районының “Салават күпере” җәмгыяте директоры Гамил Субеев, “Восток” хуҗалыгы директоры Ринат Искәндәров исемнәре аталды.

ГайсаровРоман НЕКРАСОВ Минегали ГАЙСАРОВка «Алтын көз» күргәзмәсенең алтын медален тапшыра.

Ә терлекчелек өлкәсендә зур уңышларга ирешкән Похвистнево районы фермеры Минегали Гайсаров һәм Камышлы районы фермеры Илшат Каюмов 9 — 15 октябрьдә Мәскәүдә үткән “Алтын көз — 2013” бөтенроссия күргәзмәсендә катнашканнар һәм анда алтын һәм көмеш медальләргә ия булганнар. Бу бәйрәм сәхнәсендә аларның күкрәгенә шушы медальләр тагылды һәм бүләкләр тапшырылды. Шулай ук игенчеләргә һәм терлекчеләргә “Туган тел” оешмасы һәм шәһәр автономиясе тарафыннан әзерләнгән бүләкләр дә бар иде.

Бәйрәмгә Камышлы рай­оны башлыгы Рафаэль Ба­һа­утдинов та килгән иде. Ул халыкны бәйрәм белән котлап, татар милләтен саклаган һәм гореф-гадәтләрне үстергән өчен, дип язылган Рәхмәт хатларын өлкә һәм шәһәр автономияләре җи­тәкчеләренә тапшырды.

БагаутдиновРафаэль БАҺА­УТ­ДИ­НОВ котлый.

Алдан игълан ителгәнчә, рәсми өлештән соң безне театр тамашасы көтә иде. Камышлы театрының яшьләр труппасы бу көнне Туфан Миңнуллинның “Диләфрүзгә — дүрт кияү” спектакленә ремейк ясап, аны Камышлыда булган хәл итеп күрсәтте. Сәхнәнең арткы планына эленгән Камышлы урамы сурәте дә, артистларның камышлыча сөйләве дә табигый булып күренде. Чыннан да, бу пьесаны кайсы татар авылында куйсаң, ул шуныкы булыр кебек. Әмма тик камышлылылар гына йөз елга якын спектакльләр куеп, мәркәзебез Казаннан читтә яшәүче халкыбызны мәдәни тормышка якынайта, элеккеге һәм хәзерге заман драматургларының эше белән таныштырып тора. Театр сәнгатенә яшь буын вәкилләре мөккибән китеп, шулай оста һәм матур итеп уйный белүләре белән шатландырдылар. Залда әледән-әле көлүләр, куәтләп торулар яңгырады. Бигрәк тә Галим ролен башкарган Ленар Нуретдинов, Диләфрүз ролендәге Гүзәл Исламова, Амур һәм Исмәгыйль рольләрендәге Рус­­лан Кәбиров һәм Ринат Ин­са­повның уены тамашачы күңелендә соклану тудырды. Спектакль тәмамлангач, Ильяс әфәнде Шәкүров Камыш­лы театрын һәрдаим Самара­га гастрольләргә дәшеп, аның репертуарындагы башка спек­такльләрне дә күрсәтү җа­ен табарга вәгъдә итте.

ДиляфрузДиләфрүз (Гүзәл ИСЛАМОВА) һәм Җәмил (Альберт МИНАТДИНОВ).

Кемгә ничектер, ә минем күңелдә быелгы Сөмбелә бәй­рәме зур өметләр уятты. Бәлки, бу өлкә хөкүмәтенең авыл ху­җалыгына таба йөзе белән борылып, җир кешесенә карата хөрмәт күрсәтә башлавыннан да, районнарда халыкның уяна башлап, җирләребезне сөреп, иген үстерә башлавыннан да киләдер. Бәйрәмдә катнашучыларның һәркайсы моны яхшыга юрап, бик шатланды. Димәк, Сөмбеләне популярлаштыру, игенчеләрнең авыр хезмәтен зурлау эшендә алга китеш бар, һәм ул Самара өлкә хөкүмәтенең һәм татар милли оешмаларның уртак эшеннән килә.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 2082

2 комментариев

  1. Областная автономия что-нибудь сделала для камышлинцев? Один Сабантуй проводят в парке.

  2. Рафаэль Ба­һа­утдинов Рәхмәт хатларын өлкә һәм шәһәр автономияләре җи­тәкчеләренә тапшырмады. Ул Рифкат Хузинга и Ильяс Шакуровка бирде, то есть городская автономия и «Туган тел».