Шәһит киткән имамнарның рухы да шатланды

президиумҮткән ял көннәрендә Иске Җәмигъ мәчете ачылуга 100 ел тулу уңаеннан Самараның Тимерьюлчылар мәдәният сараенда “Ата-бабаларыбызның рухи байлыгы һәм алар васыять итеп калдырган мирасны саклап, киләчәк буыннарга тапшыру” темасына фәнни-гамәли конференция һәм мемориаль такта ачу чаралары үткәрелде.

Күпмилләтле Идел регионында татарлар борынгы заманнардан яшәп, 922 елда рәсми рәвештә ислам динен кабул иткәннәр. Бүген дә без ата-бабаларыбыз юлыннан тайпылмыйча барабыз һәм шул ук вакытта башка милләт халыклары белән дуслыкта яшибез. Самара өлкәсендә 96 мәхәллә эшләп тора, ә Җәмигъ мәчетебез, Грозныйда “Россия йөрәге” мәчете төзелгәнче, Европада иң зур мәчет булып санала иде. Хәзер ул икенче урында.

- 1891 елда Самара мулласы Шиһабетдин Менюшев Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына Казанский (хәзерге Алексей Толстой) урамында таш мәчет төзи. Без бу Тарихи мәчетнең 120 еллыгын ике ел элек билгеләп үткән идек. Хәзер аны алдан уйланылган проект буенча үзгәртеп кору эшләре алып барыла.

1902 елда шул ук Шиһа­бетдин Менюшев һәм Самарага күчеп килгән Мөхәм­мәтфатыйх Мортазин ты­рышлыгы белән Самара та­тарларының тормышы та­гын да югарырак дәрә­җәгә күтәрелә: 1907 елда “Хәйрия” фонды, китапханә һәм ашханә эшли башлый. Шул ук вакытта Оренбургский (хәзер Моло­до­гвардейский) урамындагы намаз уку йортында өченче мәхәллә оештырыла, һәм сәүдәгәр Мәхмүт Баишев шәһәр хөкүмәтеннән мәчет төзү өчен җир бүлеп бирүләрен сорап йөри башлый. Бу хәбәрне ишеткән Самара, Сембер, Казан, Уфа, Петербург, Оренбург татарлары мәчет төзү өчен акча җыялар. Тиз арада 8000 сум акча туплана, җир бүлеп бирелә һәм 267 кеше катнашындагы җыелышта Оренбург урамында зур таш мәчет салу турында карар чыгарыла.

Архитектор В. Якунинның мавритан стилендә ясаган проекты буенча төзелгән мәчет манарасына 1913 елның 7 июлендә ярымай куела. Мәчетнең имамы вазифасын башта Губанкүл авылында туып үскән Гадиулла Батталов, ә ул вафат булгач, Курган шәһәреннән килгән Нәҗип Хәбибуллин башкара.

Кызганычка, бу мәчетнең гомере бик кыска була. 1919 елда халык акчасына төзелгән мәчетләр мәхәлләләрдән тартып алына башлый. 1930 елда Җәмигъ мәчетенең дә чираты җитә һәм шәһәр советы карары буенча бина татар мәктәбенә бирелә. Ә 1937 – 1938 елларда Казанский урамындагы икенче мәхәллә мәчете имамы Мөхәммәтфатыйх Мортазин, өченче мәхәллә имамы Нәҗип Хәбибуллин һәм мәчетләргә йөрүче иң актив 41 мөселман кешесе кулга алына һәм атып үтерелә, - дип сөйләде конференциядә шушы зур чараларны оештыручы Шамил Галимов. Тарих белгече архивларда эшләгәндә өченче мәхәллә мәчете турында мәгълүматлар тапкан һәм Диния нәзарәтенә хәбәр иткән. Шуннан Иске Җәмигъ мәчете ачылуга 100 ел тулу уңаеннан юбилей чаралары уздыру идеясе туган да инде.

Конференциягә Мөхәм­мәт­фатыйх Мортазинның кызы Әдибә апа Рәхмәтуллина, советлар заманындагы указлы имам Ибраһим Ганиевның кызы Дания апа Шәмсетдинова да килгән иде. Ә менә Мәхмүт Баишевның 96 яшьлек кызы Наилә апа конференцияне оештыруга бик күп булышкан, тик килә генә алмаган. Шушы апаларның да истәлекләрен тыңларга бик кызыклы булыр иде. Әмма алар сәхнәгә менмәделәр, тик, буыннар чылбыры дәлиле буларак, галимнәр сүзен тыңлап утырдылар.

Бу көнне Тимерьюлчылар йортына җыелган күпсанлы аудиториядә крайны өйрәнүче галимнәрне дә, район адми­нистрацияләре вәкил­ләрен дә, мәчет имамнарын да, милли үзәкләр активистларын дә, студент яшьләрне дә күрергә була иде.

Өлкә администрациясе җә­мәгать фикерен өйрәнү де­партаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова конференциягә губернатор Николай Меркушкинның котлавын җиткереп: “Ислам Россиянең мәдәни һәм иҗтимагый тор­мышының аерылгысыз өлеше булып тора. Шәригать кануннары кешеләргә яхшылык эшләү, ярлыларга ярдәм итү, гадел булу кебек принципларга таяна. Әмма бүген кешелек дөньясы куркыныч астында: аны дин һәм милләт буенча аерырга маташалар. Бу сәясәтнең нинди нәтиҗәләргә китерәчәген яхшы аңлап, Идел буе мөселманнарының традицион ислам диненең берләштерү көченә ышанабыз.

Бүген Самара өлкәсе 200 мең мигрантка эш бирә. Самара регионының Диния нәзарәте аларны традицион ислам канаты астына алып, экстремизмга юл куймыйча гына дини ихтыяҗларын үтәргә мөмкинлек биреп то­ра”, — дип сөйләде.

Сәяси фәннәр докторы, профессор, Самара дәү­ләт архитектура-төзелеш универ­ситетының политология, социология һәм хокук  кафедрасы мөдире Наталья Мухаметшина Идел буендагы традицион исламны хәнәфи мәзһәбенең сөннизм тармагы дип аңлатты: “Биредә ике бик мөһим нәрсә бар. Беренчедән, ислам дине күпмилләтле регионда татар һәм башкорт милләтләрен берләштереп, ике милләтне дә саклап калырга булышкан. Икенчедән, ислам динен тотучылар башка конфессия халыклары белән уртак тел табып, толерантлык сәясәтенә йөз тотучы регион булдыруда актив катнашканнар. Дини экстремизмны кабул итмәс өчен бу бик яхшы потенциал”, — дип нәтиҗә ясады галим.

Шулай ук тарих фәннәре докторы Наилә Таһированың “ХХ гасыр башында мөселман халкында эшмәкәрлек”,  тарих фәннәре кандидаты Юлия Гусеваның “1920 елларда ОГПУ чыганакларында Самара имамнары һәм мәхәлләләре”, фәлсәфи фәннәр кандидаты Сергей Кандауровның “Үз дине һәм башка дин күзлегеннән чыгып мөселман образы”, тарих фәннәре кандидаты Михаил Кржижевскийның “Самара башкортлары тормышына традицион ислам йогынтысы”, икътисади фәннәр докторы Ильяс Шәкүровның “Иҗтимагый оешмаларның хөкүмәт органнары белән бәйләнеше”, имам Иршат Сафинның “Самара краенда Совет чорына кадәр мөселман руханилары һәм укыту үзәкләре” темаларына бик кызыклы докладлары укылды.

Ахырда конференциядә кат­нашучыларны урамда зур ав­тобус көтеп тора иде. Халык үз машиналарына да, автобуска да утырып, Самараның Молодогвардейский урамында урнашкан Спорт сараена таба юнәлде. 1963 елда Җәмигъ мәчете бинасын җимереп, шушы Спорт сараен салганнар бит. Шуңа күрә өлкә хөкүмәте аның диварына истәлекле такта эләргә рөхсәт иткән дә инде.

тактатакбир

Тактаны ачар алдыннан Талип хәзрәт Яруллин, сугыш ветераны Әмир ага Җәббаров, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов, Мәхмүт Баишевның оныгы Сәидә Гомәрова чыгыш ясап, бик матур сүзләр әйттеләр. Ә такта өстенә ябылган тукыманы төшергәндә халык тәкбир әйтеп торды. Аллаһыны зурлау сүзләре моңлы аһәң булып тирә-юньгә таралды. Шушы тәкбир сүзләрен ишетеп, шәһит киткән имамнарның рухлары да тантана итте сыман.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Автор фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1200

Комментирование запрещено