Сөткә төшкән татар теле

3-3

Тел язмышы, милләтнең киләчәге һәм бүгенгесе турында күпме генә сөйләсәк тә, сүзләр бетмәс кебек. Казанда узган “Туган телләр һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү” дип исемләнгән II Халыкара форумда катнашкан вәкилләрнең дә телгә кагылышлы әйтер сүзләре шактый җыелган иде.

Тел – төпсез кое

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары – Журналистлар берлеге рәисе Рим­ма Ратникованың сүзлә­ренә караганда, телләр язмышына тормышыбыз үзе үк зур йогынты ясый. Тормыш үзгә­рә барган саен, телләр дә үзгәрә. “Телләр – туктаусыз өйрәнелергә тиешле төпсез кое ул”, – диде бу җәһәттән Римма Ратникова.

Форум кысаларында уз­ган алты халыкара һәм ике бөтенроссия конфе­ренция­лә­рендә дә әлеге фикер кат-кат ассызыкланды. Уртак фикер берләштергән милләт­пәрвәрләрне үзенә туплаган форумга быел Рос­сиянең югары уку йортларыннан йөз­дән артык вәкил җыелган. Җыенга ерак һәм якын чит илләрдән – Германия, Кытай, Төркия һәм Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан, Әзәрбай­җаннан килүчеләр дә бар. Катнашучыларның саны 500 дән артып китә.

Форум колачлаган геогра­фиянең шактый чуар булуы да табигый. Ник дигәндә, бу төбәкләрнең барысын уртак бер мәсьәлә – тел язмышы берләштерә. “Форумга килгән эшләр белән танышып чыккач, бу проблема һәр илдә бар дигән фикергә килдек”, – диде Филология һәм сәнгать институты директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов конфе­ренциянең ачылыш тантанасында.
“Бер тел юкка чыкса, тулы бер мәдәният, дөнья, цивилизация юкка чыга дигән сүз”, – дип фикер йөртә Татарстан Фәннәр ака­демиясенең со­циаль-икъти­садый фәннәр бүлеге акаде­мик-сәркатибе Җәүдәт Сөләй­манов. Аның сүзләренә караганда, бүген республикада 173 тел һәм 35 милли мөх­тәрият бар. Хә­зер­ге вакытта республикада 2014-2020 елларда тормышка ашырылачак җиде өлештән торган “Татарстанда барлык телләрне үстерү” дип аталган программа төзелә.

Җәүдәт Шәүкәт улы тел язмышына битараф булмаган һәркемне әлеге программада катнашырга чакырды. “Без­нең татар телебез мәсәлдәге сөткә төшкән тычкан кебек. Тычкан, сөткә төшкәч, аяклары белән тыпырчынып, сөт­тән каймак ясый, бөтен авырлыкларны җиңеп, өскә менә. Без дә шул эшне башкарыйк”, – дип мөрәҗәгать итте ул форумдагыларга.

Энтузиастлар җитми

Телнең дәрәҗәсен күтәрү, телне үстерү өчен энтузиастлар кирәк. Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров әнә шул фикердә. Ул моннан унбиш ел элек безгә килеп үз телен укыткан француз галим­нәрен искә алды. “Чит илдә телне саклау өчен энтузиастларга таяналар. Ул вакытта без моның бу илләрдә ни­кадәр югары дәрәҗәдә куелганлыгын, бәлки, аңлап та бетермәгәнбездер”, – ди Ринат Закиров.

Башкарма комитет рәисе телне саклауның елдан-ел авырлаша баруына да басым ясады. Россиянең татарлар төпләнеп яши торган җит­мешкә якын төбәгендә гомер буе эшләп килгән татар мәк­тәпләрендә бүген татар телен укыту бетеп бара. Ринат Закиров, туган телдә укыту өчен белгечләр әзерләүгә ярдәм йөзеннән, конгресс юлламасы белән Казан университетына студентларны кабул итүне елдан-ел артты­руның максат итеп куелуын да искәртте.

Телләр юкка чыгу күрене­шенең тере шаһиты булган Россия Фәннәр академия­се­нең Лингвистик тикшеренү­ләр институтының өлкән фәнни хезмәткәре Евгений Головко да энтузиастларга зур өмет баглый. “Кайчак дәүләт кечкенә дәүләтләрдә телләр юкка чыгу мәсьәләсенә кул селти. Дәүләте кечкенә булгач, үзе дә, теле дә бетәчәк, янәсе. Бу очракта телне нәкъ менә энтузиастлар саклап кала да инде. Лингвист белгечлеге дә, тәҗрибәсе дә булмаган бу һәвәскәрләр телне үзлеген­нән өйрәнә, сүзлек­ләр, дәрес­лекләр чыгара. Шул рәвешле телне саклап калуга үз өле­шен кертә”, – ди галим.
Евгений Головкога сик­сәненче елларда әнә шундый өч энтузиаст белән якыннан аралашырга туры килә. Алар­ның берсе – Чукоткада юкка чыгу дәрәҗәсендә булган эскимос телләренең берсен, икенчесе – кирей, өченчесе – Аляскада яшәүче америка индеецларының ияк телен өйрәнгән һәм шул телдә генә аралашкан. Ләкин, алмашчылары булмау сәбәпле, энтузиастлар бакыйлыкка күчү бе­лән, әлеге телләр дә юкка чыккан. Бер-ике кеше белән генә тау күчереп булмый, билгеле. Безнең җәмгыятьтә әле шул бер-икесен табу да салам арасыннан энә эзләүгә тиң. Табылганнарын да хыялый, фанатик кешеләр рәтенә кертеп, кырын караш белән генә күрмә­мешкә салышып яшибез.

Сөйләшү теле генә булып калмасын

Төр­киянең Эгей университеты профессоры Мостафа Өнәр, татар теле сөйләшү, аралашу теле генә булып калмаска тиеш, дип саный. Профессор фикеренчә, татар теле фән, дәүләт теле булсын өчен тырышырга кирәк.
Заманында Казан универ­ситетының “Тюркология” бү­леген тәмамлап, аспирантурага калган Мостафа Өнәр туган телебезгә карата бик җылы мөнәсәбәттә. Татар теленнән төрек теленә китап­лар тәрҗемә итүдән тыш, Тукай иҗаты белән дә ныклап кызыксына ул. “Остазым миңа гел, алдынгы тюрколог булу, борынгы һәм хәзерге телләр­не аңлау өчен, татар телен өйрәнергә кирәк, дип әйтә торган иде”, – дип студент елларын искә алды Мостафа Өнәр.
Профессорның чыгышыннан аңлашылганча, татар теле – аның шәхсән үзе өчен генә түгел, бөтен Төркиягә якын тел. Бүген андагы 180 уни­верситетның 98ендә тюркология кафедрасы эшли. Бер кафедрага ел саен 70–100 уку­чы укырга керә. Уртача алганда, елына 7000-8000 укучы Төркия вузларының тюркология бүлеген сайлый.

Проблемалар да юк түгел. Төркиядә гыйльми нәширләр янында укучылар өчен популяр максатлы китаплар, татарчага өйрәнү чыганаклары, сөйләүлекләр, туристик әс­бап­лар җитеп бетми икән.Татар теле, икенче төрки тел буларак, Германиядә дә укытыла. Алман иленең бер­ничә вузында студентлар, атнага бер тапкыр җыелып, татар телендә текстлар укый, дөрес язу кагыйдәләрен үз­ләш­терә икән. Тик, Гер­ма­ниянең Юстус Либих исемен­дәге Гиссен университеты док­торы Бартоломэ Рут сүз­ләренә караганда, Герма­ниядә татар теленең тоткан урыны артык мактанырлык түгел. Студентлар арасында төрек теле аеруча популяр икән. Татар телен өйрәнүче­ләр аз.

Бартоломэ Рут моның сәбәпләрен үзе дә төгәл генә аңлата алмый. Бәлки, бу күренешкә алман халкының илдә татар телен өйрәнү мөмкинлегеннән хәбәрдар булмавы да сәбәпчедер. Бартоломэ Рут сүзләренә караганда, университетта татар телен өйрәнеп булганлыгын да студентлар күп очракта укырга кергәч кенә белә икән.

Сүздә генә калмас

Узган елгы форумда күтә­релгән, каралган мәсьәләләр нәтиҗәсендә зур галимнәр­нең эшчәнлегенә багышланган конференция, рус телле студентларның татар теле буенча олимпиадасы, Хаков уку­лары, “Татарга тылмач кирәк” конкурсы оештырылган, татар филологиясе бүле­гендә магистратура ачылган. Быел исә Филология һәм сәнгать институтында Халыкара Казан лингвистик үзәге оештыру, “Ана теле” онлайн мәктәбенең укыту үзәге ачылу кебек эшләр көтелә. Форум барышында кү­тәрелгән башка мәсьәләләр дә сүздә генә калмас дип ышандыра оештыручылар. Бирсен Ходай! Хатыйп ага Миңнегулов сүзләре белән әйтсәк: “Пожи­вем – увидим!”

“Ватаным Татарстан”,  № 173, 23.10.2013.

Просмотров: 1207

Комментирование запрещено