Балкып тора изге ай

фото к ним (2)Район үзәге булган Камышлы авылында зур вакыйга булды: өченче мәхәллә мәчетендә (городок) манара торгызылып бик матур ай куелды. Бу чарага район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, район башлыгы аппараты җитәкчесе Раиль Шакуров, мөхтәсибебез Габдулла хәзрәт Мөхәммәд Кәрим һәм башка кунаклар килгән иде.

Биш ел элек ачылып, матур гына эшләп килгән мәчетебез манаралы да, әллә кайдан балкып торган айлы да булды.

Бу эшне оештырып, башкарып чыгуда Әхтәм хәзрәт Госамов күп көч куйган. Иң элек ул ярдәм-киңәш сорап район башлыгы Рафаэль Баһаутдиновка мөрәҗәгать итә. Рафаэль Камилович бик теләп ярдәм итәргә алына. Нефтяниклар аша торбалар юллый. Авыл җирлеидарә башлыгы Заһит Сафин эшмәкәр Наиль Гәрәевтан йөк машинасын биреп торуын сорала һәм Илфат Гәрәев Богырысланнан торбаларны алып кайта. Аларны бушатырга үз краны белән ООО “Жилпром” җитәкчесе Әнәс Гадельшин ярдәм итә. Манараны ясау эшенә Рәфис Гыйззәтов һәм Фәнис Шаһиев алыналар. Рафаэль Камилович үтенече белән мәктәп төзүчеләр битум белән ярдәм итәләр, эшмәкәрләр Ринат Хәлимов, Фәрит Гыйләҗев такта, ЗАО “ССК” җитәкчесе Фәрит Шәймәрданов бораулау машинасы (машина йөртүчесе Раиль Шәйдуллин) бирәләр. Самара шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рифкать Хуҗин ай ясатып, аны төяп җибәрү өчен үз кранын биреп тора. “Золушка” кибете хуҗасы, эшмәкәр Сания апа Шәйхетдинова һәм аның гаиләсе үзләренең йөк машинасы белән барып, ай өчен 40 мең акча түләп, айны исән-сау кайтарып җиткерәләр. Бу гаилә һәркемнең гозерен тыңлап, ярдәм сорап килүчеләргә кулларыннан килгәнне ярдәм итеп тора һәм шуңа күрә дә аларның эшләре дә уңышлы барадыр да. Ходай Тәгаләбез дә бит “Биргәнгә бирермен”, диеп әйткән. Гали авылы эшмәкәрләре Мөдәрис һәм Расых Латыповлар безне хәләл ризык белән генә тәэмин итми, мәдәни-дини чаралар уздыруда да ярдәм итәләр. Бу юлы да алар читтә калмаган, 73 мең сумлык калай биргәннәр, эшмәкәр Ильдар Абдулов 5 мең сум акча, икенче мәхәллә мәчете 20 мең сум акча биргәннәр. “Мәчеткә йөрүче әби-апаларга Аллаһының рәхмәте яусын. Өй борынча йөреп 100 меңнән артык акча җыйдылар. Кеше каршына акча сорап баруның ни икәнен башыннан кичергәннәр генә аңлый”, ди Әхтәм ага. Әгәр дә ярдәм итүчеләр арасыннан кем дә булса төшеп калса, гафу итәрләр. “Изгелек кыл да суга сал, халык белмәсә балык белер”, диеп юкка әйтмәгәндер борынгылар.

Айны манара башына куюны да Рәфис Гыйззәтов һәм Фәнис Шаһиев үз өсләренә алганнар һәм алар бу эшне бик төгәл итеп башкарып чыктылар. Бу эшне башкаруда аларга үз краны белән Ришат Сәләхов ярдәм итте. Аннан соң, җыйналган бар халык, мәчеткә кереп манара һәм айны торгызуда ярдәм кулы сузучыларга багышлап дога кылдылар, өйлә намазы укыдылар.

Без анда бик эчтәлекле һәм файдалы вәгазьләр дә тыңладык. Әхтәм хәзрәт мәчетләрнең роле турында сөйләсә, Габдулла хәзрәт ай кую тарихын бәян итте. Әлбәттә инде, сүз Рафаэль Камиловичка да бирелде.

-Хөрмәтле дин кардәшләрем! Бүген бездә менә шундый тантаналы вакыйга. Районыбызның  авылларында мәчетләребез, якшәмбе мәктәпләре эшләп тору бик шатлыклы хәл. Мәчет бит ул җыелып намаз уку урыны гына түгел. Анда аяк атлап керү белән күңелләр тула, йомшарып китә, тынычланып кала. Мәчет ул-дини белем бирү йорты, дус-кардәшләр белән очрашу урыны да. Мәчетләребез алдагы көннәрдә дә матур гына эшләсен, халык йөресен иде. Мондый матур мәчетләр буш торырга тиеш түгел.

Буш торырга тиеш түгел, дигәннән,  шушы кадәр истәлекле вакыйгага да халык бик аз килгән иде. Бәлки, килми калганнар үкенгәндер әле. Ә без, шушы зур вакыйгада катнашканнар, рухый азык, күңел тынычлыгы алып таралыштык.

фото к ним (1)

Сулдан уңга: Фәрит Зәйнуллин, Таһир Рәхимов, Раиль Шакуров, Рафаэль Баһаутдинов, Әхтәм хәзрәт Госамов, Габдулла хәзрәт Мөхәммәд Кәрим, Рәфис Гыйззәтов һәм Фәнис Шаһиев.

Рәисә ТӨХБӘТШИНА.

Автор фоторәсемнәре.

«Камышлы хәбәрләре».

 

Просмотров: 1781

Комментирование запрещено