Самар Җәмигъ йортында корбан чалу оештырылган иде

SN851324115-17нче октябрьдә Самар Җәмигъ йортында корбан чалу оештырылган иде. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен 18 сыер, 300дән артык сарык чалынды. Ятимнәргә, фәкыйрьләргә, зәгыйфләргә корбан итен бирү нияте белән 44 кеше акчалата ярдәм итте, 66 кеше сәдака буларак корбан итен бирделәр.

Мөселманнарның олуг бәйрәмен ихтирам итеп, хәйрия хезмәтендә изгелек күрсәтеп, үз малларыннан аерып мохтаҗларга ярдәм иткән дин кардәшләребезгә  Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре-шәфкатьләре булса иде. Аларның һәрбарчасына сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, гаилә тормышларында бәхет-сәгадәтләр бирсә иде Ходай Тәгалә.

 Таһир Мамышев,

Самар Җәмигъ мәчете ветераннар шурасы рәисе

Просмотров: 1691

3 комментариев

  1. Мечети и мэдрэсэ как всегда все простительно

  2. Маладис. Алар акча тулэтеп ашаталар ул корбан итеннэн пешергэн ашны. Корбанын кабул булырмы сон хэзер?

  3. Мин дэ ит бирдем мэдрэсэ сталовыена.