Егерме ел халкыбызга хезмәттә

IMG_6679Бу көннәрдә Сызран һәм Шигон районнарының имам-мөхтәсибе ахун Илгизәр хәзрәт Сәгъдиевның ислам диненә хезмәт итүенә 20 ел тула. Шушы уңайдан без юбиляр белән очрашып әңгәмә кордык, үткәннәрен барлап, киләчәк планнары белән таныштык.

 

 

- Илгизәр хәзрәт, дин белеме алуга Сезне нәрсә этәрде?

- Гали авылында туып-үскәнгә, балачактан ук мин дини мохитта тәрбияләндем. Ә, бәлки, кан да тарткандыр, минем Самат бабам мөәзин иде бит.

Әтием Ягъфәр, әнием Хәлисә дә Аллаһы Тәгалә кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә тырыштылар. Әтием вафат булып, әнкәй 35 яшендә тол калгач та безне, биш баласын, беръялгызы үстерде, ничек тә кеше итәргә тырышты. Шул авыр вакытларда да намазларын калдырмады ул.  Безгә үрнәк,  дингә өндәүче булды.

Мәктәпне тәмамлагач, авыл хуҗалыгы техникумында  укыдым, армия сафларында хезмәт иттем. Аннан кайткан көннәрнең берсендә Габделхак хәзрәт Саматовның таушалып беткән бер китапчыгы кулыма керде.  Анда гарәп графикасы алфавиты да бирелгән иде. Мин, кызыксынып, гарәп хәрефләре белән үз исемемне язып карарга булдым, ә тора-бара дин гыйлемен дә өйрәнә башладым…

Мин армиядә хезмәт иткән вакытта әлеге китапның авторы, мәртәбәле имам Габделхак хәзрәт Саматов хаҗдан кайтканда Гали авылы аша үткән булган. Туган тиешле Нурлыгата ага Әсәдуллин аны безнең өебезгә дә алып кергән.  Биредә ул дога кылып киткән. Шушы вакыйга да миңа тәэсир ясамады түгел.

1990нчы елда Лотфулла бабай (урыны оҗмахта булсын) Гали авылының өч егетен – мине, Минтаһир Сираҗевны һәм Әхмәдулла Йосыповны Уфаның Ризатдин Фәхретдин исемендәге мәдрәсәсенә укырга алып китте. Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Тәҗетдин безне күргәч: “Бу малайлар шайка булмаслармы соң?” — дип көлемсерәгән иде.

Ул елда мәдрәсәдәге 70 урынга 400 гариза язылган булган. Арабызда: “Бер төбәктән бер кешене генә кабул итәләр икән”, — дигән сүз таралды.  Ә безнең өчебезне дә алдылар. Тәлгать хәзрәт Тәҗетдинга безнең “шайка” ошаган булса кирәк..

Мәдрәсәдә укыган еллар иң матур чор булып хәтердә саклана. Кичләрен бүлмәбезгә остазыбызны дәшеп, чәйләр эчеп, озаклап дин турында сөйләшеп утыра идек. Соңрак бу очрашуларыбыз кичке дәресләргә әверелеп китте. Бергә укыган иптәшләрем бүген Россиянең төрле почмакларында һәм Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге (СНГ) илләрендә хезмәт итәләр. Араларында бик танылган дин әһелләре дә бар.

1992 елда Коръәнне тирәнрәк өйрәнү өчен Стамбулның “Мертер” мәдрәсәсенә укырга киттем.

- Укып кайткач кайда эшли башладыгыз?

- 1993нче елда  Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин указы белән туган  авылымдагы 35нче мәхәллә имам-хатыйбы итеп билгеләндем. Моңа кадәр анда мулла булып Габделгәрәй бабай  хезмәт итә иде. Ачык күңелле, рухи яктан бай карт иде ул.  Аны мәчетнең икенче мулласы итеп калдырырга булдык. Габделгәрәй бабай ул вакытта миңа бик күп ярдәм иткән иде.

Гали авылы мәчетендә җиде ел хезмәт иттем. Бик күңелле вакытлар иде бу.  Өч мәхәллә аксакаллары җыелып, мәчетләребезнең, авылыбызның көнкүреше турында киңәш тотып эшли идек. Дүрт  ел дәвамында авылыбыз мәдрәсәсенең ректоры да булып тордым. Идел буе регионында дини уку йортлары аз булу сәбәпле безгә Әстерхан, Ульян, Пенза, Сарытау өлкәләреннән, Башкортостан, Татарстан республикаларыннан, Төркмәнстан, Казахстан, Литва илләреннән килеп укыйлар иде. Мин шәкертләргә имам вазифасын үтәү дәресләре бирдем. Ә башка остазлар арасында төрекләр һәм үзбәкләр дә бар иде. Шул елларда без 40ка якын имам һәм мөәзин әзерләдек һәм алар бүген дә илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт күрсәтәләр. Хөкүмәт безнең эшчәнлегебезгә уңай бәя бирде, чөнки без экстремизмнан ерак булып, үз мәзһәбебезне пропагандалау белән шөгыльләнә идек.

Ул вакытта берәм-сәрәм колхозлар да бар иде бит әле. Күпсанлы шәкертләребезгә ашарга булсын өчен авыл хуҗалыкларыннан, йортлардан гошер садакасы — икмәк, бәрәңге-суган җыеп йөрергә туры килде. Шуннан халык гошер садакасын мәдрәсәләргә тапшырырга өйрәнеп калды да инде.

Башка иҗтимагый эшләр белән дә шөгыльләнергә туры килә иде. 1994 елда беренче өлкә мөселман съездында Самара Диния нәзарәтенең президиум әгъзасы итеп, ә тагын бер елдан соң Похвистнево һәм Камышлы районнары мөселманнары утырышында имам-мөхтәсиб итеп сайланган идем.

Туган авылымда салына башлаган яңа мәчет төзелешен дә җитәкләргә туры килде. Рәхмәт яусын, Тәлгать хәзрәт Тәҗетдин белән тыгыз элемтәдә торып эшләдек, һәм бу гыйбадәтханә 1996 елда ачылып эшли башлады.

Авылыбызда да, Похвистневода да дини укулар оештырырга, халыкка дин дәресләре укытырга насыйп булды. Шөкер, халык та бик рәхмәтле булып, әле дә яхшы сүз белән искә ала.

-    Сызранга күчеп китүегез ничек булды?

-  2000нче елда минем тормышымда яңа чор башланды, дисәм, ялгышмам. Сызран шәһәре җәмәгатьчелеге, яшь имам-мөхтәсиб сорап,  мөфтиебез Вагыйз хәзрәт Яруллинга мөрәҗәгать белән чыкканнар. Аның киңәше белән баш мөфтиебез Тәлгать хәзрәт Тәҗетдин указ чыгарды һәм  мине Сызран һәм Шигон районнарының имам-мөхтәсибе итеп билгеләделәр. Гаиләмне алып Сызранга килеп урнаштым. Биредәге хезмәтемне башлап җибәрергә бик авыр булды миңа. Халык диннән ерак, мәчеткә йөрүчеләрнең саны бик аз иде. Аллаһыга шөкер, «боз кузгалды», бүген сызранлылар уянып килә, дип әйтә алам.

Дөрес, бөтенләй буш урынга килмәдем мин. Нигез бар иде инде. Күп еллар дәвамында биредә Галиулла ага Гәбдерәшитов агарту эшләре алып барган һәм бара, олы яшенә карамастан, ул һаман шушы изге юлда йөри.  Бик ипле һәм бәхәскә керми торган ягымлы кеше ул.  Һәрвакытта да миңа фикердәш һәм таяныч булып тора.

2001нче елда Сызранда яңа мәчет төзү буенча попечительләр шурасы оештырып, төзелеш башладык. “Азан” дип атаган гыйбадәтханәбезне салуга зур кыенлыклар белән акча җыелды. Әмма бу авырлыкларның да яхшы ягы булып чыкты, чөнки кыенлыклар безне берләштерде дә. 2006 елда мәчетебез ачылуга баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның килүе дә сызранлылар өчен зур дәрәҗә булды                    .

Соңрак Декабристлар урамындагы, Сызран арты районындагы мәчетләрне дә төзекләндердек. Ә күптән түгел Новокашпирский бистәсендә дә гыйбадәтханә ачылды.

Сызранда яшәүче күпмилләтле халык безне – татарларны бик хөрмәт итә. Бездә милләтара, динара низаглар чыкканы юк. Хәтта Декабристлар урамындагы мәчеттә микрофон ватылгач, күрше-тирәдә яшәүче халык азан тавышын сагынып: “Что же вы перестали петь?”  — дип сорый башлаганнар иде.

Берничә ел буе Сызран мөселманнары өчен “Болгар” газетасы чыгарып килдек. Кызганычка, бүген ул туктап тора, чөнки бу авыр хезмәткә алынырлык кешебез юк.

- Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?

- Сызранда Җәмигъ мәчете төзү теләге белән янып йөрибез. Ул Декабристлар урамында урнашачак. Андагы иске баракны сүтеп, 11 гаиләгә яңа фатир бирделәр һәм барак урнашкан мәйдан бушады. Менә шул җирне безгә алырга рөхсәт бирелде. Бу бик уңайлы һәм матур урын Идел елгасыннан ук күренеп тора.

Проект буенча гыйбадәтханәбез ике зур һәм дүрт кечкенә маналары, бер гөмбәзле булачак. Шулай итеп ул җиде ярымай белән бизәләчәк. Кол Шәриф мәчете стилендә ясалган бина бик иркен һәм матур булырга тиеш.

- Илгизәр хәзрәт, Сез бит  әле Казан дәүләт университетында да белем алгансыз. Анда укуыгызның максаты нинди иде?

- Гарәп графикасы укыту өчен дәүләт дипломы кирәкте.  Шуңа күрә Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга кердем. Анда минем милли үзаңым үсә төште, халкыбызның тарихын тирәнрәк өйрәндем, фикер йөртү сәләтем артты. Университет педагоглары белән аралашу гына да ни тора бит!

-  Гаиләгез белән дә таныштырып үтсәгез иде.

-  Хәләл җефетем — 11 балалы гаиләдә үскән Дания, тумышы белән Ульян өлкәсе Барыш районы Калды авылыннан. Танышуыбыз бик кызыклы булды безнең. Кинель-Черкасстагы мәчет ачу тантанасына әниемне дә алып барган идем. Бәйрәмдә әнкәй Даниянең әнисе белән янәшә туры килә. Ул минем чыгыш ясавымны бик ошаткан булса кирәк, бу турыда әниемә әйткән. Сүздән-сүз чыгып, ул минем өйләнмәгән егет булуымны белә һәм кызы турында сөйләп китә.

Бәйрәм табыны тирәли чәй эчеп утырганда төшерелгән фотосурәттә әлеге ханым әниемә бал каптыра. Мөгаен, шул вакытта ул: “Минем кызым килен булып төшкәндә, син дә менә шулай каршы алырсың”, — дип теләгәндер.

Аның теләге өч елдан соң кабул булды. Мин аның кызы Дания белән Болгарга баргач таныштым. Кызганычка, ул вакытта Даниянең әнисе  - Бибисырур әби бакыйлыкка күчкән иде инде. Без 1998нчы елда өйләнештек, никахны безгә Габделхак хәзрәт Саматов укыды. Бүген инде улыбыз Мөхәммәт гимназиядә укый, ә Сәлим балалар бакчасына йөри.

- Ислам динененә, халкыбызга хезмәт итүегезгә 20 ел тулу уңаеннан күңелегезне нинди уйлар били?

-  Бу бары тик түгәрәк дата гына, үткәннәрне барлау өчен бер сәбәп. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, ноябрьдә Корбан мәҗлесе үткәрермен, шунда ук юбилейны да искә алып үтәрбез, бирелгән нигъмәтләргә шөкеранә кылырбыз.

-   Илгизәр хәзрәт, буш вакытыгызда ниләр белән шөгыльләнәсез?

- Мин төрле комиссияләрнең һәм советларның әгъзасы буларак җыелышларда еш катнашам,  “түгәрәк өстәлләр”дә, конференцияләрдә чыгышлар ясыйм, дини укулар алып барам. Дин кардәшләрем шәхси проблемалары белән еш киләләр. Һәммәсенә дә ярдәм итәргә тырышам. Шөкер, кемгә генә мөрәҗәгать итcәм дә, кайда гына шалтыратсам да, сүзем үтә.  Моңардан тыш футбол уйныйм, төрле спорт чараларында катнашам.

-  Сез бит әле ахун исемен дә йөртәсез. Ул нәрсә дигәнне аңлата?

-   Ахун — идеология белән шөгыльләнүче, мөхтәсибтән югарырак дәрәҗә, мөфти урынбасары дигәнне аңлата.

Дөресен әйткәндә, әлегә үземне ахун дип хис итә алмыйм. Моның өчен нинди дә булса дәрәҗә, хакым һәм вазифаларым булу кирәктер. Бу мәсьәләне без яңа яшь мөфтиебез Талиб хәзрәт Яруллин белән бергә чишәрбез, дип ышанам. Диния нәзарәтенең Президиум әгъзасы да буларак, мин аңа терәк булырга тырышырмын. Безгә бер фикердә, бердәм булып эшләргә  насыйп булсын иде.

- Сызранда дини һәм милли-мәдәни структуралар бергә эшлиләрме?

-    Әйе, бик тыгыз элемтәдә торабыз. Шәһәребезнең милли автономиясе белән дә, өлкә “Туган тел” татар оешмасы белән дә уртак чаралар үткәрәбез. Бездә дин белән милләт аерылганы юк.

- Сызранда дини экстремизм күзәтелмиме? 

- Мин килгәндә чаткылары сизелә иде. Динне белмәгән, ислам моһитында тәрбияләнмәгән егетләр үзләренең мәхәлләләрен булдырырга йөрделәр. Әмма аларны ваһаббичылар, дип атау дөрес булмас иде. Андыйлар белән эшләүнең иң кулай ысулы – хөтбә сөйләү. Алар мине яшь һәм белемле кеше дип белеп, сүземә колак салалар. Мин мәзһәбләр, динебездәге юнәлешләрнең барлыкка килү тарихын сөйләп торам. Шулай аңлаткач, намазны да безнеңчә укый башладылар, фикерләрен  дә үзгәрттеләр.

Әйе, ваһаббичыларның пропагандасы бик көчле һәм алар артында акчалы хөкүмәтләр тора. Әмма без кемнеңдер кулында курчак булмаячакбыз. Әбү Хәнифә мәзһәбендәге Ислам дине юлыннан беркайчан да тайпылмаячакбыз.

-  Сезнең мәчетләрегезгә йөрүчеләрнең дә күпчелеген Урта Азия һәм Кавказ халкы тәшкил итәме?

-   Алай ук күп түгел. Бәлки, яртысыдыр. Аллага шөкер, татар егетләре дә дингә тартыла, мәчеткә йөри башладылар.  Шуңа күрә хөтбә вакытында вәгазьне ике телдә укыйм. Мәчетләребезгә йөрүче Урта Азия һәм Кавказ халкы арасында тәбрия эшләре алып барабыз һәм безнең вагәзьләрне тыңлаучылар шикле юл белән китмәячәк, экстремизм җилләренә бирешмәячәк, дип ышанабыз.

Шулай да,  хөкүмәт  мигрантларга биргән квотаны кыса төшсен иде, дип телибез.  Безнең өлкә авылларында эшсезлектән интегүче үзебезнең халык та җитәрлек. Эш булмаганлыктан күбесе эчүчелеккә бирелгән. Без менә шуларны баткактан тартып чыгарырга, эш белән тәэмин итәргә тиеш.

Кызганычка, Сызранда гына түгел, бөтен җирдә дә татар руслаша, катнаш никахка кереп, милләтеннән тайпыла. Сызранда да татар мәктәбе ачып булса, бик яхшы булыр иде, дип уйлыйм.

Кайберәүләр: “Милләт юк, мөселман булу, намаз уку да җитә”, — дип сөйләп йөриләр. Бу ахмак сүзләргә иярүчеләр татарлыгыбыз Аллаһы Тәгалә бүләге булуын аңламыйлар. Барлык галәмнәрне юктан бар кылучы Раббыбыз Әл-Хиҗр сүрәсендә: “Мин Коръәнне дөреслектә иңдердем, Үзем саклармын”, — дигән. Шик юк, динебез сакланыр. Ә менә милләтебезне саклауны Ул безгә тапшыра. Бу  – безнең бурыч!

-   Ә ничек саклап булыр, дип уйлыйсыз?

-  Шөкер, Татарстан Республикасы һәм рухи мәркәзебез Казан бар. Бүген чит төбәкләрдә яшәүче татарлар аның ярдәменә өметләнеп яши. “ТНВ-Планета” телевидениесе татарлыгыбызны пропагандаларга ярдәм итә, әмма аны, иң элек, гаиләләребездә сакларга һәм үстерергә кирәк.

Ә менә өлкәбездә милләтебезне саклау өчен бердәмлек җитми. Кызганычка, милли үзәкләр бер-берсенең фикеренә әллә ни колак салмый, һәркем үзе белгәнчә эшли. Безнең халыкка бу гөнаһтан арынасы бар әле. Мәидә сүрәсенең 2 нче аятендә Аллаһы Тәгалә: «Изгелектә һәм тәкъвалыкта бер-берегезгә ярдәм итегез, гөнаһлы эшләрдә һәм дошманлыкта үзара ярдәмләшмәгез”, — дигән.

Берләшергә кирәк. Татарны саклау эшендә һәркемнең дә хезмәте мөһим. Актив татарларыбыз бармак белән генә санарлык кына бит. Бер-беребезнең кадерен белсәк, хезмәтен күрсәк, хөрмәт итсәк, башкалар да бу эшкә кушылып китәр иде.

-  Хәзрәт, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, эшегездә уңышлар Сезгә!

 

Әңгәмәдәш — Римма НУРЕТДИНОВА.

Просмотров: 2555

2 комментариев

  1. Бик кызык. Рэхмэт. Сагъдеев турында полный информация.

  2. Дэрес, хэзрэт, бердэмлек кирэк. Тулке ул житми. Хэркем узен курсэтэ. Бу сайтта матур стих язып куйганнар-
    Бер киртә дә безгә чыдамас,
    Дулкын тау булып без берләшсәк.
    Җилләр тик көч-куәт өстәрләр,
    Бер учак булып без дөрләсәк.