Мөфти Талиб хәзрәт Яруллин: «Владимир Путинның чыгышы безнең күңелләрдә зур тәэсир калдырды!»

IMG_093721-23 октябрьдә Уфада Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте оешуга 225 ел тулу уңайлы тантаналы чаралар узды. Самара  мөфтие Талиб хәзрәт Яруллин җитәкчелегендә Региональ диния нәзарәте делегациясе әлеге бәйрәмдә катнашты. Мөфти белән очрашып, сәфәрдән алып кайткан тәэсирләре белән уртаклашуын соралдык.

 

- 21 октябрьдә безне, төрле илләрдән, төбәкләрдән килгән дин әһелләрен, Уфа шәһәренең җайлы кунакханәләренә урнаштырдылар.

Делегатлар арасында Истанбул мөфтие Рәхим Яран, Кавказ мөселманнары лидеры шәйхелислам Аллаһшөкер Пашазадә, Украина мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе Әхмәт Тамим, Кыргызстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе Рәхмәтулла Әгәмбәрдиев һәм башкалар да бар иде.

Самара делегация составында ­­­­­­­­­­­­­­­Үзәк диния нәзарәтенең баш казые Вагыйз хәзрәт Яруллин, Сызран һәм Шигон районнарының имам-мөхтәсибе ахун Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев, Тольятти шәһәренең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ислам хәзрәт Гомәров, Камышлы һәм Кләүле районнарының имам-мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримов, Самара шәһәренең “Нур” мәдрәсәсе ректоры Али хәзрәт Сөләйманов,  Похвистнево районы Гали авылы мәдрәсәсе ректоры Минтаһир хәзрәт Сираҗев, нәзарәт каршындагы ветераннар шурасы рәисе Таһир ага Мамышев, иҗтимагый совет рәисе Әнвәр Горланов иделәр. Шәрәфле кунаклар буларак Мөддәрис һәм Рәсыйх Латыповлар да чакырылганнар иде.

IMG_0937

IMG_0930IMG_0910IMG_0947IMG_0950

Беренче көнне делегация әгъзалары Уфа шәһәренең “Мәдинә” исемле мәчете ачылышында катнаштылар,  Орынбург мөселман җыелышының беренче мөфтие Мөхәммәдҗан Хөсәеновның каберенә барып, дога кылдылар.

22 октябрьдә  Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышының — Корылтайның олы залында  “Ислам һәм Россия дәүләте” дип аталган конференция узды. Бик зур дәрәҗәле галимнәрнең чыгышлары яңгырады. ­­­­­­­­­­­­­­­Безнең делегация әгъзасы — Үзәк диния нәзарәтенең баш казые Вагыйз хәзрәт Яруллин да чыгыш ясарга тиешле иде, әмма конференция сузылу сәбәпле моңа вакыт калмады.

Шушы ук көнне М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында Үзәк диния идарәсенең  225 еллыгына багышланган тантана үтте. Баш казый Вагыйз хәзрәт Яруллин Президиум әгъзасы булды. Самаралылар өчен бу зур дәрәҗә иде.

Тантанада Россия президенты Владимир Путин да чыгыш ясады. Ул исламны илебезнең бер өлеше итеп күрсәтергә тырышты. Динебезне Россиянең “мәдәни кодының элементы” дип атады. Катлаулы вакытта бергә экстремизмга каршы торырга өндәде. Аның чыгышы безнең күңелләрдә аеруча зур тәэсир калдырды!

Гомумән, хөкүмәт тарафыннан әлеге чарага зур игътибар бирелгән, дияргә кирәк. Ул югары дәрәҗәдә үтте.

Без, делегация әгъзалары, үзара мөселман өммәтенә кагылышлы вакыйгалар, хәлләр, төрле җирләрдә дини эшчәнлек алып бару хакында фикер алыштык. Мәсәлән, Украина мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе Әхмәт Тамим ничек итеп мөселманнарны туплаганы, балалар белән эшләве, китаплар бастыруы турында тәфсилләп сөйләде. Бу тәҗрибәне бездә дә кулланырга мөмкин. Мине Украинада, Санкт-Петербург шәһәрендә үтәчәк конференцияләрдә катнашырга да чакырдылар әле.

Тантаналы вакыйгалар кысаларында шулай ук Тәлгать Таҗетдинның 65 еллык юбилей чарасы да бәйрәм ителде, — дип сөйләде Талип хәзрәт Яруллин.

Римма НУРЕТДИНОВА язып алды.

Просмотров: 1878

Один комментарий

  1. Тажетдинны картрак дип тора идем.