Сабан туе – ул бер көнлек, аның рухы дәвамлы…

img013Әйе, чыннан да, татарларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе булган Сабан туе бер генә көн узса да, аңардан калган тирән тәэсирләр халык күңелендә әле озак сакланырга мөмкин. Шәһәребездә ел саен үткәрелгән бу чараны күпләр зарыгып көтеп алалар, чөнки чын татар рухы хөкем сөргән әлеге бәйрәмнең байлыгы, милли колориты күп кешедә соклану, горурлык хисләре уята.

Быел Самарада Сабан туе менә инде егерме бишенче тапкыр уздырылачак. Ә 1989 елның 24 июнендә ипподромда үткән иң беренче бу бәйрәмне күпләр хәтерлиме икән? Хәтерлидер. Чөнки милли рухка, милли чараларга сусаган татар халкы өчен ул бер зур бүләк, бер зур шатлык кебек кабул ителгәндер.

Сабан туе дигәч тә, шунда ук күз алдына бу бәйрәмнең йөзек кашы булган көрәш бәйгесе килеп баса. Самара Сабан туендагы көрәшне искә алгач исә, шунда ук олпат гәүдәле Хәбил Бикташев искә төшә. Гомумән, шәһәребездә узган бу бәйрәмдәге көрәшне аңардан башка күз алдына китерүе дә мөмкин түгелдер. Менә инде ничәмә еллар буе ул бәйгенең баш судьясы булып тора.

6 – 7 яшеннән туган авылы Сабан туйларында көрәшеп үскән Хәбил әфәнде үз гомерен шушы спорт төренә багышлый. Армиягә китәр алдыннан егет авыл Сабан туенда батыр булып кала. Ул бәйгедә катнашкан Татарстанның көчле көрәшчеләрен җиңә ул.

77964803.pngАрмиягә алынып, Самарада урнашкан милиция батальонында хезмәт иткәндә көрәш бәйгесендә катнашкан Хәбил монда да җиңүче исеменә лаек була. Аның сәләтен күреп алган тренер егет белән ныклап шөгыльләнә башлый. Шулай Бикташев бер ел эчендә спорт остасы була, ә тагын бер елдан соң Минск шәһәрендә үткән “Молодежные игры” бәйгесендә икенче урынны яулый.

Үз гомерендә Хәбил әфәнде самбо белән дә, дзюдо белән дә шөгыльләнә. Хәтта сумоны да калдырмый ул. Бу спорт төреннән Бикташев өч тапкыр дөнья чемпионатында өченче урынны ала.

Дзюдо буенча дөнья чемпионатында сигез тапкыр көмеш, дүрт тапкыр бронза һәм бер тапкыр алтын медаль призеры, Советлар Союзы һәм Европа чемпионы, атказанган спорт остасы, “Хөрмәт билгесе” ордены иясе, 15 ел буе Самара өлкәсенең дзюдо федерациясе президенты булып торган Хәбил Бикташевның олимпиада чемпионы булу хыялы гына тормышка ашмыйча калган. Ике тапкыр олимпиадага барырга тиеш булган спортчы төрле сәбәпләр аркасында анда эләгә алмый.

-         “Һәр солдат генерал булырга хыяллана”, дигәндәй һәр спортчы олимпиада чемпионы булырга тели. Минем дә шундый хыялым бар иде, тик ул, кызганычка, тормышка ашырылмыйча калды, — ди Хәбил әфәнде.

Без көрәш остасы, чемпион Хәбил әфәнде Бикташев белән очрашып, аңардан Самара Сабан туе, анда үткәрелгән милли бәйгебез тарихы турында сораштырдык.

-         Хәбил әфәнде, Сез – Самарада иң беренче Сабан туен оештыруда катнашкан кеше. Шушы еракта калган 1989 елга кайтып килик әле. Бу эш ничек башланып киттемилли бәйрәмебезне оештыруда тагын кемнәр катнашты?

-         Сабан туеның чишмә башында милли хәрәкәтебезнең иң актив кешеләре тора – Рәшит Абдуллин, мәрхүм Равил Яһүдин, Илгиз Колючев, Шамил Баһаутдин. Бигрәк тә инде Рәшит  әфәнде Абдуллин бу ш өчен янып-көеп йөрде. Нәкь ул минем яныма килеп: “Әйдә, Хәбил, шәһәребездә Сабан туе үткәрик”, — дигән тәкъдим ясады да инде.

Шулай барыбыз бергә бу шкә җигелеп, матур гына бәйрәм уздырдык. Беренче Сабан туен оештырырга Сания Каюмова, Вазыйх Мөхәммәтшин, Дания Ваһапова һәм башкалар матди ярдәм күрсәттеләр.

144cБеренче Сабан туенда көрәш тә, бәйгеләр дә, концерт та булды. Оештыручыларның, бәйрәмдә катнашучыларның берсе дә акча шләр өчен йөрмәде, барысы да милләт, халык өчен бушлай тырышты. Көрәш бәйгесендә җиңгән батырга бирер өчен сарыкны мәрхүм Равил абый Яһүдин китерде. Хәтта гади халык арасында да күпләр үзләре белән бүләкләр алып килгәннәр иде. Көрәштә мин баш судья булдым һәм, гомумән, бәйрәмне алып бардым. Беренче Сабан туенда абсолют батыр булып Самарада яшәүче көчле көрәшче Әлфик Хәлиуллин калды. Ул тумышы белән Татарстанның Аксубай районы Иске Ибрай авылыннан.

Шуннан инде Сабан туен ел саен үткәрә башладык. Башта ул ипподромда уза иде. Ул чактагы губернаторыбыз Константин Титов бер-ике бәйрәмдә хәтта башыннан ахырына кадәр булган иде.

Аннан инде ипподром үзәктән ерак урнашканга, биредә ачык җирдә бик кызу булганга, Сабан туен Гагарин исемендәге паркка күчерергә туры килде. Һәм бу дөрес тә, минемчә. Халык күл янында, агачлар күләгәсендә рәхәтләнеп көрәш, концерт карап утыра. Ә быел, юбилей Сабан туенда, милли бәйгебез футбол кырында, тамашачыларга эскәмияләр куелып, зурлап үтәчәк.

-         Беренче елларда Сабан туйларын үткәрү өчен акча җыю җиңел булмагандыр?

-         Әйе, әлбәттә, бу яктан авыр булды. Ярдәм сорап бик күп кешегә мөрәҗәгать итәргә туры килә иде. Шулай бер елны Сабан туена эшкуар Ринат Яһүдин, “Сок” фирмасы җитәкчесе Юрий Качмазов машина, ә шәһәр башлыгы Георгий Лиманский фатир да биргәннәр иде.

Ә менә үзебезнең татар халкы, татар эшкуарлары беренче елларда бу эштә актив катнашмыйлар иде. Шөкер, соңгы елларда татар эшмәкәрләре, милли оешмалар җитәкчеләре, ниһаять, милли тормышка йөзләре белән борыла башладылар. Соңгы арада Фәхретдин Канюкаев, Минәхмәт Хәлиуллов, Ильяс Шәкүров Сабан туйларын бик матур, бай итеп уздырып киләләр. Тик менә, кызганычка, алар арасында бердәмлек кенә җитеп бетми. Өчесе дә менә дигән, лаеклы ир-егетләр. Әгәр дә алар берләшсәләр, шундый көчле бер йодрык килеп чыгар иде бит. Без дә ярдәмгә килергә әзер. Без авылдашым, компаньоным, көрәш буенча тренер Илшат Бикташев белән берничә еллар Сабан туенда катнашучы көрәшчеләр өчен бүләкләр биреп тордык.

-         Беренче Сабан туена күп халык җыелдымы һәм бәйрәмнән канәгать калдымы?

-         Әйе, күп халык җыелды, ипподромдагы утыргычларда бер генә буш урын да калмаган иде. Көрәшне караучылар да бихисап булды. Самарада беренче Сабан туе уздырылуы турында ишеткәч, башка төбәкләрдән дә кунаклар килде  - Татарстаннан, Ульян, Тольятти шәһәрләреннән. Гомумән, халыкның мондый чараларга сусаган булуы күренеп торды. Апалар, әбиләр арасында: “Сабан туе матур узды, хәтта яшь чакларыбыз искә төште”, диючеләр дә булды. Ул вакытта бит әле реклама бүгенге көндәге кебек актив түгел иде. Шәһәрнең берничә җирендә Сабан туе турында афиша элеп куйдык. Ә инде татарлар бу турыда бер-берсеннән ишетеп белделәр.

-         Соңгы елларда Самара Сабан туенда көрәш бәйгесендә катнашучылар күп.

-         Элек тә шулай идеме?

-         Әйе, беренче Сабан туенда да, аннан соңгы елларда да көрәш бәйгесендә катнашучы ир-егетләр күп иде. Безнең беркемгә дә юлны каплаганыбыз юк, теләгән һәр кеше көрәшә ала. Безгә төрле төбәкләрдән дә бик күп көрәшчеләр килә. Берсен дә кире борып җибәргәнебез юк, лаек булган бүләкләрен биреп озатып калабыз.

-         Көрәш бәйгесендә баш судья булуы җиңел түгелдер?

-         Көрәш бәйгеләрендә ыгы-зыгы, тавыш килеп чыгуы, хәтта сугышкан очраклар да булуы турында ишетергә мөмкин. Тик, шатлыкка, безнең Сабан туйларында беркайчан да мондый хәлләрнең булганы юк, барысы да тыныч, матур узды. Иң мөһиме – судья гадел булырга тиеш. Әгәр дә берәр көрәшчене якласаң, моны халык, әлбәттә, күрә, аңлый һәм шуннан тавыш та чыгарга мөмкин. Без, шөкер, беркайчан да бәхәскә калдырмадык.

-         Шушы 25 ел эчендә Самара Сабан туенда берничә тапкыр абсолют батыр калган көрәшчеләр дә бардыр?

-         Шундый көрәшчеләрдән иң беренче булып алда әйтеп үтелгән Самара егете Әлфик Хәлиулинны атар идем. Ә бер елны көрәш бәйгесендә кызыклы хәл булды. Шенталы районының Әбдеки авылыннын килгән 70 килограмм авырлыктагы Габделхәй Вәлиев 120 килограмм авырлыктагы Әлфик Хәлиуллинны җиңеп, абсолют батыр исемен яулаган иде. Халык моңа шаккатты, әлбәттә.

Шулай ук Татарстанның Чаллы шәһәреннән Ильяс Гилаев, Самарадан Владимир Чегуров, Тольяттидан Максим Зимин да — шәһәребездә узган Сабан туйларында берничә тапкыр абсолют батыр исемен алган егетләр. Бер елны Максим Зимин хәтта икенче олимпиада уеннары призеры, грузин егетен җиңгән иде. Безнең Сабан туйларында әнә шундый көчле, танылган көрәшчеләр катнашуы бәйрәмебезне тагын да күтәрә, әлбәттә.

Шуны да әйтәсем килә: безгә Татарстанның Нурлат, Зәй, Баулы районнары башлыклары үзләренең көрәшчеләре, артистлары белән бергә килеп, Сабан туйларыбызны уздыруда актив катнашалар, рәхмәт яугыры.  Бу Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев вакытында да шулай иде. Ә хәзер Рөстәм Миннеханов каршында тагын да киң колач җәйде.

-         Хәбил абый, соңгы елларда Самара Сабан туйларында еш кына башка төбәкләрдән килгән көрәшчеләр җиңә?  Бу нидән дип уйлыйсыз?

-         Әйе, бигрәк тә Татарстаннан килүче ир-егетләр җиңә дияр идем. Эш шунда ки, анда һәр шәһәрдә, һәр район үзәгендә, хәтта һәр авылда Спорт сарайлары гөрләп эшли һәм көрәш бәйгесе белән ныклап шөгыльләнәләр.

-         Ә Самарада көрәш бүген нинди дәрәҗәдә, дип уйлыйсыз?

-         Башка регионнар белән чагыштырганда бездә көрәш уртача дәрәҗәдә, ә инде Татарстанга караганда күпкә түбәнрәк. Ә болай безнең өлкәдә көчле көрәшчеләр бар. Әйтик,  Самарада, Тольяттида, Похвистнево районында. Менә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Минәхмәт Хәлиуллов “Яктылык” мәктәбендә балалар өчен көрәш секциясе ачып, бу спорт төрен үстерүгә үз өлешен кертә. Малайлар белән шөгыльләнүче тренерлар Рәшит Үтәшев, Руслан Йосыповны да мактап телгә аласы килә.

-         Сез үзегез дә шәһәребездә көрәшне үстерүгә өлешегезне кертәсез бит?

-         Әйе, минем Самараның “Динамо” стадионында дзюдо буенча “Бикташев мәктәбе” бар. Сабан туйларында узган көрәш бәйгеләренә, турнирларга булышкалыйм. Татарстанда шундый бәйгеләр үткәрергә дә ярдәм иткәлим. Аннан миңа “Татар көрәшен үстерүдә актив катнашкан өчен” медале белән дә бүләкләделәр. Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә бер сигез еллар рәттән Самара өлкәсеннән көрәшчеләрне алып барып, андагы балалар йорты өчен хәйрия турниры уздырдык. Бөтен спортчылар алган бүләкләрен шушы балалар йортына биреп калдыралар иде.

-         Хәзер җан-фәрманга юбилей Сабан туена әзерләнәсездер инде?

-         Әйе, әзерлек бик кызу бара. Шуны әйтәсе килә: үз вакытында губернатор Константин Титов безнең Сабан туйларын калдырмый иде диярлек . Хәзер менә Николай Меркушкин да бәйрәмебезгә әзерлекне хәтта үз контроленә алды һәм оештыру эшләрендә дә актив катнаша. Рәхмәт аңа.

-         Хәбил абый, матур, тулы җавапларыгыз өчен рәхмәт. Сезгә исәнлек-саулык, зур уңышлар теләп калабыз һәм быелгы юбилей Сабан туе шулай ук матур булып үтәр, дип ышанабыз.

Әңгәмәдәш – Миләүшә Газимова.

«Самар татарлары» журналы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотров: 989

Комментирование запрещено