Тырышкан – табар, ташка кадак кагар

SONY DSC

Соңгы вакытларда Самара шәһәрендә уздырылган татар бәйрәмнәрендә иганәчеләр исемлеген игълан иткәндә инде яхшы таныш булган исемнәр арасында бер яңа исем яңгырый башлады – Илдар Галиев. Татар чараларын үткәрүдә ярдәм кулын сузган бу тагын бер мәрхәмәтле кеше кем икән? — дигән сорау тумый калмады, билгеле.

Берничә бәйрәмдә аңа милли хәрәкәткә үз өлешен керткәне өчен рәхмәт хаты да тапшырдылар. Тик менә һәр очракта сәхнәгә ул үзе түгел, ә йә хатыны, йә хезмәттәше чыкты. Аның белән танышып аралашкач кына, мин моның сәбәбен аңладым – Илдар әфәнде үзен публикага күрсәтергә яратмаучы бик тыйнак кеше икән. Сөйләшеп утырганда да ул күп сөйләмичә, үзенә кагылышлы сорауларыма бик кыска гына итеп җавап бирде.

Ә бит әле 40 яшен дә тутырмаган Илдар әфәнденең мактанырлык казанышлары аз түгел. Иң беренче чиратта аның тырышлыгын, максатка омтылышлы булуын билгеләп үтәргә кирәктер. Андый кешеләр турында “Тырышкан – табар, ташка кадак кагар”, диләр. Һәм ул кадагын да каккан, кирәген дә тапкан.

-         Тормыш өчен кирәкле бөтен нәрсәм дә бар, — дип шөкеранә кыла Илдар әфәнде үзе.

Әле яшүсмер чагында ук ул каяндыр укып алган “Эзләгән – табар, теләгән – уңышка ирешер” дигән гыйбарәне плакатка язып, бүлмәсенең  диварына элеп куя, һәм бу сүзләр күп еллар буе тормышта аның  девизы булып торалар.

Илдар Галиев Куйбышев шәһәрендә туып-үсә. Әтисе Ульян өлкәсенең Яңа Малыклы районы Иске Төгәлбуга авылыннан, шоколад фабрикасында слесарь булып эшләгән. Әнисе — шәфкать туташы, Самара өлкәсенең Кубанкүл авылыныкы.

Илдар тыныч, яхшы тәрбияле малай, кечкенәдән мөстәкыйль булып үсә. Җәен Төгәлбуга авылына әбисе янына кунакка кайтып йөри. Дуслары, энеләре-абыйлары белән балыкка, су керергә, велосипедта йөрергә ярата. Балачагында археолог булырга хыялланган Илдарны үсә бара эшкуарлык кызыксындыра башлый.

Шулай яшүсмер чагыннан теләгәненә ирешергә омтылган, тырыш егет мәктәпне тәмамлагач та, эшкә урнаша һәм шул ук вакытта кичләрен идарә институтында базар һәм бәяләр буенча директор белгечлеген үзләштерә. “Волжский комсомолец” газетасында реклама агенты булып эшли ул. Аннан соң “Виктория” дип аталган бер фирмада шулай ук менеджер, соңрак биредә брокер конторасында җитәкче була.

Тик эшкуар булу теләге белән янган Илдар Галиев 1995 елда “Рост” дип аталган шәхси фирмасын ачып җибәрә һәм машина шиннары, тәгәрмәч дисклары сату белән шөгыльләнә башлый. Ә тора-бара “Мир колес” дигән яңа исем бирелгән аның компаниясе тагын да киңәя, үсә бара һәм ваклап сату белән генә чикләнмичә, күмәртәләп сатуга да керешә.

Бүгенге көндә биредә инде кырыкка якын хезмәткәр эшли. Ә бит бу эшне башлап җибәргәндә Илдар Галимов белән бергә алар бишәү генә булалар. Шулар арасында фирманың чишмә башында торган Альберт Әбсәләмов белән Марат Галиев бүгенге көнгә кадәр “Мир колес” компаниясендә хезмәт итәләр. Алар үз җитәкчеләре турында берничә сүз дә әйттеләр.

-         Илдар Галиев белән мин менә инде егерме ел буе эшлим. Фирманы ачканда безгә , биш кешегә, үзебезгә йөкче дә, шин монтажчысы да булырга, сату-алу эшләрен дә үзебезгә алып барырга туры килде. Аннары, компаниябез киңәйгәч, һәрберебезгә аерым вазифалар йөкләнде.

Илдар Зиннәтуллович минем җитәкчем генә түгел, без аның белән яхшы дуслар да, безнең балаларыбыз да аралаша. Аны хезмәткәрләре дә, якыннары һәм туганнары да хөрмәт итәләр, чөнки ул бик мәрхәмәтле, әдәпле, аралашучан кеше. Илдарның дуслары да күп.

Аның тирән акылы, максатка омтылышлы булуы мактап телгә алырлык. Ул һәрвакыт теләгәненә ирешә, бер урында туктап тормый, һәрчак үсеш юлында, — дип сөйләде үз җитәкчесе һәм дусты турында сатып алу бүлеге менеджеры Альберт Әбсәләмов.

Марат Галиев та әлеге фирмада унбиш ел эшли икән инде. Шушы дәвер эчендә биредә төрле вазифалар башкарып өлгергән бу егет бүгенге көндә сату бүлеге менеджеры.

-         Илдар Зиннәтуллович кебек җитәкчеләрне эзләп табарга кирәк әле! Үзенә мөрәҗәгать иткән һәр хезмәткәрен ул һәрчак яхшылап тыңлап, аның хәленә керергә тырыша, кирәксә, ярдәм кулын суза. Илдар әфәнде үз-үзенә дә, башкаларга да таләпчән. Башлаган эшен ул беркайчан да ярты юлда ташламыйча, аны ахырына кадәр җиткерә, — дип Илдар Галиев турында үз фикере белән уртаклашты ул.

Хезмәткәрләре тарафыннан шушындый яхшы сүзләр белән генә искә алынган җитәкчеләр, чыннан да, тормышта еш очрамый. Аның коллективында эшләүче кешеләр сүзләренчә, таләпчән булса да, Илдар әфәнде гадел, кешелекле, башкаларның хәленә керә торган җитәкче. Шуңа күрәдер дә: “Нәкъ сезнең компаниядә эшлисем килә”, — дип, аның фирмасына урнашырга теләп килүчеләр дә бар, һәм шундыйлар бүген дә биредә хезмәт итәләр.

SONY DSC

Илдар Галиевның мәрхәмәтле, киң күңелле булуы аның нурлы күзләреннән, ачык йөзеннән, тормыш, кешеләр турында нинди фикер йөртүеннән үк яхшы күренеп тора. Һәм бу, чыннан да, шулай. Аның фирмасына төрле оешмалар да, шәхси үтенечләре белән гади кешеләр дә матди ярдәм сорап, еш мөрәҗәгать итәләр икән. Һәм Илдар әфәнде аларның берсен дә кире борып җибәрмичә, хәленнән килгәнчә булышырга тырыша. Шулай, алда язып үтелгәнчә, кайбер татар бәйрәмнәрен үткәрүгә да үз өлешен кертә ул.

“Мир колес” компаниясе Россия буенча төрле заводлар белән хезмәттәшлек итә. Ышанычлы, җаваплы, зур абруй яулаган бу фирмага клиентлары рәхмәт хатлары да, бүләкләр дә, кайберләре аның хезмәткәрләренә хәтта һәр елны чит илләргә путевкалар да бирәләр икән.

Эшлекле кеше буларак, Илдар әфәнденең буш вакытлары аз була, әлбәттә. Ә шушындый бәхет туры килгәндә, ул сәяхәт итәргә ярата икән. Бик күп илләрдә булган милләттәшебезгә Италия бик тә ошый. Андагы матур архитектурага сокланырга, тәмле ризыкларын татып карарга, кызыклы кешеләре белән аралашырга ярата ул. Яңа урыннарда яңа тәэсирләр алу хуш килә аның күңеленә.

Илдар әфәндегә ничек тә  40 яшь биреп булмый. Актив яшәү рәвеше алып барганга, ул бүген дә егеттәй күренә. Үз гомерендә ул су астында аулау, балык тоту, тауда чаңгы шуу белән шөгыльләнә. Күптән түгел Илдар әфәнде яңадан чаңгыга баскан һәм моңа үзе дә шатланып туя алмый.

-         Чаңгыда шуучыларның шулкадәр күп булуына исем китте! Кайберләре инде 80нче еллардан бирле бүгенге көнгә кадәр бу спорт төре белән шөгыльләнәләр, — дип сөйли ул.

-         Балачактагы девизыгыз еллар узу белән үзгәрдеме? – дип сорадым мин аңардан.

-         Әлбәттә, хәзер, күп нәрсәгә ирешкәч, тормышта башка кыйммәтләр дә барлыкка килде. Хатыным Гөлназ, кызым белән улым – минем өчен иң кыйммәтлесе. Шуңа күрә эшкә генә бирелмичә, үзеңне күбрәк якыннарыңа, гаиләңә, балаларыңа багышларга кирәк, дип саныйм мин. Әлбәттә, эшем дә минем балам кебек, чөнки ул да күбесенчә миңа бәйле.

Гаиләң, якыннарың, туганнарың, дусларың, яраткан эшең булса, бу дөньяда тагын нәрсә кирәк ди? Аллаһыга шөкер, минем боларның барысы да бар, шуңа күрә мин үземне бәхетле кеше, дип саныйм, — дип тәмамлады әңгәмәбезне Илдар әфәнде Галиев.

Миләүшә Газимова.

«Самар татарлары» журналы.

  

Просмотров: 2003

Комментирование запрещено