Көзнең татлы җимеше

залифаЯзучы Фәүзия Бәйрәмова: “Бу дөньяда адашмыйча-саташмыйча, ялгыш юлларга кереп китмичә, кадерсезлекләргә төшмичә, санап кына бирелгән шушы гомерне ничек итеп мәгънәле, файдалы, бәхетле итеп уздырырга? Иминлекнең, кадер-хөрмәтнең ачкычы кем кулында? Дөрес, тәртипле итеп яшәү өчен кемнәрдән, нәрсәдән өйрәнергә соң?” — дип үз-үзенә дә, бөтен татар милләтенә дә сорау бирә. Без дә шушы сорауларга җавап эзләп, авылыбызның социаль реабилитация бүлегендә ял итүче олы яшьтәге авылдашларыбыз белән сөйләшеп карарга булдык.

Бу юлы биредә бер төркем укытучы-пенсионерлар һәм башка өлкәләрдә хезмәт итеп ялга чыккан апалар ял итте. Алар ике атна дәвамында дәва алып, спорт тренажерларында шөгыльләнеп, кул эшләре эшләгән арада аралашып, ахырда концерт программасы да әзерләгәннәр иде. Концерт куярга сәбәп тә килеп чыкты – “Ветеран һәм инвалидлар арасында иң яхшы йорт-җир” район конкурсында җиңүчеләр билгеле булды. Шулардан ике пар өлкә күләмендә уздырылган “Көмеш чор” бәйгесендә дә катнашып зур урыннар алганнар иде. Менә шуларны зурлау ниятеннән ял итүче апалар кичә уздырдылар да инде.

Нәгыймулла Һәм Зәлифә Гәрәевләр, Мәсгуть һәм Зөлфия Нуруллиннар, Минсалих Һәм Мөхлисә Зариповлар,Тәбрис һәм Фәния Вәлиәхмәтовлар, Гөлсинә Галимуллина — барысы да гомерләрен илебез имин­легенә багышлаган кеше­ләр.

Гаилә тормышы – ул бит очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм бер-берең өчен борчылып яшәү. Шушы авыр юлдан матур атлаучы гаилә – Нәгыймулла һәм Зәлифә Гәрәевләр. Алар тормышларын 45 ел элек башлап җибәргәннәр. Нәгыймулла Ерак Көнчыгышта 15 ел буе су асты көймәсендә хезмәт иткән. Кайвакыт икешәр ай су өстенә чыкмыйча, 200 — 250 метр тирәнлектә илебез чикләрен саклаган. Ә Зәлифә бу вакытта туган ягын, әти-әнисен, яраткан ирен бер күрергә зарыгып, чит җирдә балаларын тәрбияләгән, гаилә учагын саклаган.

Алар лаеклы ялга чыккач, 2002 елда туган авылыбыз Иске Ярмәккә кайтып яши башладылар. Авыл халкы бу парны бик җылы кабул итте, чөнки аларның икесе дә гади, бик аралашучан кешеләр. Нинди генә йомышың төшсә дә, хәлеңә керә белә алар. Менә урамны ямьләндереп, бик матур йорт та салып куйдылар. Хәзер ул авыл һәм район конкурсларында гына түгел, хәтта өлкә конкурсында да иң шәп хуҗалык дип табылган һәм беренче урынны алган. Ә Мәсгуть һәм Зөлфия Нуруллиннар шул конкурста лауреат исемен алдылар.

Тәбрис абый Вәлиәхмәтов та Чернобыль авариясендә кат­нашып, сәламәтлеген югалткан беренче группа инвалиды. Вәлиәхмәтовлар авылга 2004 елда Татарстанның Акбаш авылыннан кайттылар. Бүген гүзәл табигатьле Юкәле тау буендагы йортлары ерактан ук пөхтәлеге, ниндидер затлылыгы белән үзенә тартып  тора. Капкаларын ачып, күркәм ишегалдына үтсәң, кунакчыл Фәния апа колач җәеп каршы ала.

Йортта тәртип, пөхтәлек хөкем сөрә. Ә өй эчендәге гөлләрне күрсәң, үзеңне җән­нәт бакчасында кебек хис итәсең. Гомумән, бу йорттагы һәр әйбер хуҗаларның гомере заяга узмаганлыгы турында сөйләп тора сыман.

ак эбилэр

Хуҗаның төпле фикерләре, сирәк кешегә генә хас кыюлык белән язмыш сынауларын кабул итүе аның чын ир-ат өлгесе булуын дәлилләсә, Фәния апаның йөзендә балкыган мөлаемлыгы, ягымлылыгы татар хатыннарының иң гүзәл үрнәге булып тора. “Тормышыбызда бәхетле минутлар да, бик авыр чаклар да күп булды. Тормыш, сикәлтәсез булмый ул”, - дип җавап бирде хатын тыйнак кына. Ә тормыш сукмагыннан алар 44 ел бергә баралар икән.

Минсалих һәм Мөхлисә Зариповлар 1972 елда өйләнешеп Похвистневода яши башлыйлар. Ә 1995 елда Минсалих абый­ның туган авылы Иске Ярмәккә кайталар. Бу  эчкерсез һәм тыйнак кешеләр белән  сөйләшеп утыру — үзе бер бәйрәм. Алар арасында гомер җилләренә би­реш­мичә сакланган җылы мөнәсәбәт ягымлы күз карашла­рын­нан ук күренеп тора.

Районы­быз­ның Мактаулы граж­да­нины Сә­хия апа Шә­вәлиева Мин­са­лихның мәк­тәптә укы­­ганда ук акыллы һәм тәртипле булуы турында сөйли. Укы­тучы хәзер дә укучысы белән горурлана. Ә Минсалих җырлап җибәргән чак­ларда бу парга карап: бәхетле олыгаю, тыныч тормыш, матур картлык шушындый буладыр ул, дип уйлыйсың.

Авылыбызның данлыклы баянчысы Гамил Галиуллинның тормыш иптәше Гөлсинә апа бу кичәгә берүзе килде. Гамил абый ике ел элек юл һәлакәтендә вафат булганнан соң, Гөлсинә ханым гына түгел, кызлары да, оныклары да, “Ак каен” фольклор ансамбле дә, мәктәп тә, авыл клубы да ятим калды. Шушы зур югалтуга карамастан, Гөлсинә апабыз балаларына да, оныкларына да үрнәк була белә, өен дә, йортын да тәртиптә тота. Конкурс­та Гөлсинә Галиуллинаның ху­җалыгы да чиста-пөхтә дип билгеләнде һәм аңа Мактау грамотасы тапшырылды. Ә сүз алгач, ул күбрәк авылдашлары, күршеләре турында сөйләде, аларның уңышларына ихлас шатлануын белдерде.

Шушы матур кичәне йомгаклап, Сәхия апа Шәвәлиева: ”Без хезмәттәшем Гөлсинә Гай­сина белән 1962 елда Иске Ярмәк мәктәбенә килеп эшли башлаган кешеләр бит. Ул вакытта Тәбрис Вәлиәхмәтов, Зәлифә Гәрәева – сигезенче, Минсалих Зарипов — бишенче, Гөлсинә Галиуллина икенче сыйныфта гына укыйлар иде. Без укыткан мактауга лаеклы укучыларыбыз бик күп, һәм без, укытучылар, аларның уңышларына шатланып яшибез. Җирдә якты эз калдырып, игелек кылып яшәүче укучыларыбыз булганда, Иске Ярмәк басуларында игеннәр күкрәп үсәчәгенә, киләчәгебез ышанычлы кулларда булачагына ышанабыз”, - дип сөйләде.

Әйе, кеше гомерен күп вакыт ел фасылы белән чагыштыралар. Яшьлек дәрте белән янып-көеп язлар, аннары җәйләр узганын сизми дә каласың, гомер көзенә якынлашу күңелдә моңсулык тудыра. Ә ныклап уйлап карасаң көз – ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмә торган кабатланмас бер чор. Кеше яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибәлерәк, акыллырак була. Менә биредәге матур парлар да бүген яраткан  балаларының таянычы, бер-берсенең кадерлесе, туганнарының, авыл­даш­ларының  хөрмәтле үрнәк өлгесе булып  гомер көзенә аяк бастылар. Матур да, җылы да, мул да, югалтуларсыз да булсын иде әлеге чорыгыз.

Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА,

Иске Ярмәк авылының социаль реабилитация бүлеге хезмәткәре.

«Бердәмлек».

Рәсемнәрдә: Өлкә “Көмеш чор” конкурсында җиңүче Нәгыймулла һәм Зәлифә ГӘРӘЕВЛӘР.

Иске Ярмәк социаль бүлегендә ял итүче апалар төркеме.

Просмотров: 1341

Комментирование запрещено