4 ноябрь ватанпәрвәрлек хисе уятамы? (сораштыру)

3-14 ноябрь рәсми рәвештә Халыклар бердәмлеге көне буларак бәйрәм ителә. Бу 1612 елда сәүдәгәр Минин белән хәрби җитәкче Пожарский ополчениесенең Мәскәүдән Польша интервентларын куып чыгарып, болгавыр чорга нокта куйган көне. Вакыйга шунысы белән үзенчәлекле: барлык милләт, катлаулар, авыл һәм шәһәр халкы берләшеп, дәүләт хәл итәсе мәсьәләне үз кулына алган. Әмма Россия халкы арасында бу көнне бәйрәм дип санаучылар аз икән. Superjob.ru порталы уздырган сораштыруда катнашканнарның күбесе: “Бу – гадәти ял көне”, – дип җавап биргән. Сораштырылганнарның 19 проценты “Бу нинди көн?“ дигән сорауга җавап бирә алмаган. Халыклар бердәмлеге көне дип аталса да, бу көнне рус маршлары үткәрү гадәте дә бар. Бәйрәмне болай билгеләп үтү дөресме? Сездә бу көн ватанпәрвәрлек хисе уятамы?

Василий НОСОВ, “Та­тарстанның рус милли-мә­дәни берләшмәсе” идарәсе рәисе:
– Бу көн артык ватан­пәрвәрлек хисе уята дип әйтә алмыйм. Әлеге вакыйга бездән шактый ерак, ул 1612 елда булган. Анда безнең ерак бабаларыбыз катнашкан, нәрсә кичергән алар, вакыйгалар ничек барган – боларны белмибез. Шуңа күрә хисләребез елдан-ел сүл­пәнәя бара. 1941-1945 ел вакыйгалары безгә туры­дан-туры кагылган, шаһит­лар да исән-сау әле. Бер-ике гасырдан безнең оныкларыбыз өчен бу да тоныкланачак. Аннары бер бәй­рәм икенчесе белән алмашынды бит: 4 ноябрь, 7 ноябрь. Кеше шуңа бутала. Бу көнне искә алып, билгеләп үтәргә җые­набыз. 1 ноябрь­дә Тү­бән Камада, шәһәрнең мил­ли-мәдәни берләшмәләре кат­нашында, 4 ноябрьдә Зур концерт залында бәй­рәм чаралары узачак. Шәхсән үзем бу көнне марш белән түгел, концерт, бәйрәм чаралары белән билгеләп үтүне өстен күрәм. Марш кебек чараларда иҗтима­гый фи­кернең асылы чагылыш таба дип уйламыйм.
 

Искәндәр Гыйләҗев, КФУның татар тарихы кафедрасы мөдире, тарих фәннәре докторы:

– Дөресен генә әйт­кәндә, бүген безнең илгә, Россиягә, Татарстанга ва­танпәрвәрлек тәрбияли торган чаралар, даталар, исемнәр җитеп бетми. Әлбәттә, мин хөкүмәтнең ниятен, максатын аңлыйм. Без тарихны, шәхесләрне, вакыйгаларны белмибез, тарих белән горурлана алмыйбыз, кызганыч. Безнең өчен тарих ул әкият кенә булып тоела. Шуңа күрә мондый көн кирәк, бу омтылыш бик дөрес. Әмма бездә тарихи пропаганда җитеп бетми. Халыкның күпчелеге бу датаны белми. Шәхсән үземдә бу көн бернинди хис тә уятмый. Маршларга килгәндә, радикаль милләтчелек мине һәрвакыт сагайта. Һәр кешедә табигый сәламәт милли хис булырга тиеш. Ләкин “без менә шундый, сездән өстенрәк” дип күр­сәтүне хупламыйм, аңа борчылып карыйм. Ул бит башка халыкларны кисәтү, куркыту дип кабул ителә.

Айдар ХӘЛИМ, язучы:

– Бу – ясалма бәйрәм. Аның кирәге юк. Минем өчен аның бернинди әһә­мияте дә юк. Россиянең бөтен халыкларның үзен­чәлеген бетереп, илне бар иткән халыкларның тел­ләрен корытуы, барысын да рус халкы итәргә тырышуы, үз телебездә белем алуны тыюы аша бу көнне рус маршлары белән бәй­рәм итү – гөнаһ. Бу – Аллаһка каршы бару. Рос­сиягә тиз арада импе­рия­дән, коллыктан котылырга һәм республика формасына кайтырга кирәк. Мин бу көнне бәйрәм дип санамый, ул миндә гарьлек ке­нә уята.

Кадрия ФӘЙРУШИНА, аспирант:
– Бу көн миндә бернинди дә хисләр уятмый. Га­дәти ял көне дип кенә кабул итәм. Ватанпәрвәрлек тәрбияләүне берничә бәй­рәм көне кертеп кенә хәл итәп булмый. Тәрбия ул даи­ми процесс булырга, балалар бакчасы, мәктәп­тән башланырга тиеш. Ха­лык­лар бердәмлеге көнен­дә рус маршы үткәрү дә миңа сәеррәк тоела. 1612 елда булган вакыйгага рус­лар­ның гына түгел, башка халык­ларның дә өлеше кергән. Ник башкаларны шулай кимсетергә?

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 179, 01.11.2013/)

Просмотров: 1067

Комментирование запрещено