Йөзе нурлы, күңеле киң аның

Марбия СафинаСамара шәһәрендә яшәүче Мәрбия Әхмәт кызы Сафинаны татарлар арасында белмәүчеләр сирәктер, мөгаен. Матур мөселман күлмәген кигән, ап-ак яулыгын бәйләгән бу ханым әллә кайдан ерактан ук күзгә ташлана. Нурлы, ачык йөзле, йомшак кына сөйләшә торган Мәрбия апа белән аралаша башлагач та, җанга ничектер җылы булып китә, күңел күтәрелә. Аллаһы исемен авызыннан да төшермәгән бу ханым, ниндидер тылсымлы көчкә ия булгандай, кешене үзенә җәлеп итә.

Мәрбия Сафина Кошки районының Яңа Җүрәй авылында гади генә гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән кыз бик актив, тиктормас булып үсә: мәктәптә сәяси мәгълүматчы, стенгазета чыгаручы, рәссам – берсен дә калдырмый ул, һәр җирдә дә беренчеләрдән була, концертларда да катнаша.

Олыларны хөрмәтләү, кешеләргә мәрхәмәтле, ярдәмчел булу кебек сыйфатлар Мәрбия апага кечкенәдән ата-анасының каны белән сеңгәндер. Ислам дине белгече, мөгаллимә буларак та, ул шәкертләренә үзе белгәннәрне чын күңеленнән, аңлаешлы итеп өйрәтергә тырыша.

1978 елда Мәрбия апа туган авылыннан китеп, Куйбышевка килеп урнаша. Башта “Прогресс” заводында бүлгеч (распределитель), аннан, радиомеханика техникумын тәмамлагач, мастер булып эшли. Заводта 15 ел хезмәт иткәннән соң, Мәрбия ханым Ислам юлына баса һәм Самара мөселманнары арасында мәет юучы, матур итеп мөнәҗәтләр әйтүче, дини китаплар сатучы, дини белем бирүче остаз, мәҗлесләр алып баручы кеше буларак таныла.

Дин нигезләрен аңа Ислам белгечләре – Гүзәл Хөснуллина һәм Ләйләгөл Кочикаева исемле яшь кенә кызлар өйрәтәләр. Шулай ук Мәрбия Сафина Казанда танылган “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дә белем ала. Ә инде үз гыйлемен башкаларга да тапшырырга тырышып, Самараның Малый Тупик урамында урнашкан Иске мәчеттә шәкертләр укыта башлый. Шушы ун ел эчендә остаз 300ләп кешегә дини белем бирә. Хәзер инде аларның күбесе үзләре дини дәресләр укыталар. Араларында хаҗ кылучылар да, югары дәрәҗәдә дини мәҗлесләр алып баручылар да бар.

Иске мәчеттә ремонт барган вакытта да Мәрбия ханым бөтен көчен куеп булыша, эшчеләргә ашарга пешерә, ә ул ясаган стенгазеталар Аллаһы йортында әле дә эленеп торалар. Моңардан тыш, ул мәчетнең эчен матур итеп бизи, җиһазландыра. Гомумән, кая гына булмасын, Мәрбия ханым үз артыннан матур, яхшы эз калдырырга тырыша.

Шулай итеп, кечкенәдән укытучы булырга хыялланган Мәрбия апаның теләге тормышка аша, дияргә була. Яшүсмер чагында ул укытучыларга булышу йөзеннән, дәресләрдән соң, үзеннән кечерәк сыйныфта укучы балаларга хәрефләрне, саннарны өйрәтә торган була.

Егерме биш яшендә дин юлына баскан Мәрбия ханым намазын да укый, уразасын да калдырмаска тырыша, һәр елны корбан чалып, 100 – 120 кеше чакырып, Самараның “Нур” мәдрәсәсе ашханәсендә мәҗлесләр уздыра. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән аңа ике мәртәбә хаҗ кылырга да насыйп була.

Мәрбия ханым дини тормышта гына яшәми, ул әле татар чараларына, концертларына да йөри, үзе яшәгән өй буенча өлкән дә булып тора икән. Шулай “Иң чиста подъезд” дигән конкурска ул үз подъездларын искиткеч матур итеп әзерләп куя: гөлләр утырта, тәрәзәләргә чаршаулар элә, диварларны буйый. Моны күреп шаккаткан күршеләре аңа өй буенча өлкән булырга тәкъдим итәләр. Шуннан бирле Мәрбия ханым яшәгән өйдә дә, йортта да пөхтәлек хөкем сөрә. Өй алдында клумбаларга чәчәкләр дә утырта, газоннарны урап алган койманы да буяп куя ул. Гомумән, алар яшәгән йортка килеп кергәч тә, биредәге матурлыктан һәм чисталыктан күңел күтәрелеп китә. Әлбәттә, тырышлык, сабырлык, көч-куәткә ия булмаса, Мәрбия апага бу эшне башкарып чыгуы мөмкин булмас иде. Ул бит әле бу игелекле гамәлләргә үз акчасын да жәлләми.

Өй буенча өлкән буларак, Мәрбия ханым күптөрле бүләкләргә дә лаек булган. Аның диварларын Самара губерна Думасы рәсие Виктор Сазонов, элеккеге шәһәр башлыгы Виктор Тархов, үзе яшәгән Советский урамы администрациясе депутатлары биргән күпсанлы рәхмәт хатлары, мактаунамәләр, дипломнар бизи.

2007 елда мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин тәкъдиме буенча Наилә Сабирҗанова, Наилә Әбделганиева, Сания Мингачева һәм Мәрбия Сафина Самараның Халыклар дуслыгы йортында “Мин – ниса” дип аталган мөселман хатын-кызлары оешмасын ачалар. Әлеге җәмгыять оста җитәкчеләре һәм актив әгъзалары ярдәмендә бик тиз үсеш ала. Шәһәребездә яшәүче күп хатын-кызлар: яше дә, карты да оешмага дини белем алырга дип килә.

Шулай “Мин – ниса”га йөрүче кешеләр саны артып киткәнгә, Мәрбия ханым Сафина өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте каршында тагын бер мөселман хатын-кызлары оешмасын булдырырга ниятли, һәм аның бу игелекле максаты уңышлы гына итеп гамәлгә ашырыла.

-         “Туган тел”нең аксакаллары Шамил Баһаутдин, Азат Надиров, Илгиз Колючев, минем рухи әтиләрем буларак, оешмабызга шундый ук исем бирергә тәкъдим иттеләр, һәм мин бик теләп ризалаштым, чөнки аларның гел бергә, бер сүздә, дус, бердәм булулары — минем өчен яхшы үрнәк, — дип сөйләде Мәрбия апа.

Бүгенге көндә “Туган тел” мөселман хатын-кызлары оешмасына 40лап кеше йөри. Алар арасында зыялы, югары белемле яшьләр, тәҗрибә туплап өлгергән хатыннар бар. Кайсысыдыр оста итеп ашарга пешерә, кемдер матур итеп җырлый, кемдер шигырьләр иҗат итә.

“Туган тел” оешмасында ана телебездә мөселманнарны кызыксындырган темаларга вәгазьләр укыла, төрле дини сорауларга җаваплар бирелә, конкурслар, викториналар, мәҗлесләр, экскурсияләр уздырыла. Шулай ук биредә бары тик динне генә өйрәнмичә, татар халкының гореф-гадәтләрен дә үзләштерәләр.

-         Бала тәрбияләү, гаделлек, җәннәт-җәһәннәм турында һәм башка темаларга вәгазьләр сөйләүне үтенеп, без тирән гыйлем ияләренә, халык арасында зур абруй казанган, иманлы, ышанычлы хәзрәтләребезгә мөрәҗәгать итәбез. Безнең оешмага йөрүчеләр аеруча мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллин, “Нур” мәдрәсәсе ректоры Али Сөләйманов, Җәмигъ мәчете имамы Иршат Сафинның чыгышларын яратып тыңлыйлар. Вакыт табып, үтенечебезгә колак салып, оешмабызга килүләре өчен без аларга чиксез рәхмәтлебез, — дип шатланып сөйли Мәрбия ханым.

Дингә кагылышлы сорауларның күбесенә җавапны “Туган тел” дини оешма хатын-кызлары Самараның “Сәлам”, Казанның “әл-Кыйбла” газеталарыннан, Мәскәүнең “Мусульманка” журналыннан табалар икән. Мәрбия ханым сүзләренчә, алар шәһәребездә яңа гына чыга башлаган “Самар татарлары” журналы белән дә танышып, аны яратып өлгергәннәр һәм һәр яңа санын зарыгып көтеп алалар.

-         Журнал безгә үзенең тирән эчтәлеге, бер үк вакытта рус һәм татар телләрендә басылуы белән ошады. “Самар татарлары” басмасы белән горурланабыз, аның гомере озын булсын иде. Амин! – дип журнал турында да үз фикере белән уртаклашты әңгәмәдәшем.

-         “Туган тел” оешмасында кешеләр вәгазьләр тыңлап, бер-берсе белән аралашып, Коръән, намаз укып, кимчелекләрен таныйлар, яхшы якка үзгәрәләр, йөзләренә изгелек нуры чыга, иманнары ныгый, Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәтләре арта, — дип дәвам итте сүзен Мәрбия Сафина. —  Адәм баласы фәрештә түгел бит ул, хаталанырга да мөмкин. Әмма иң мөһиме – шушы ялгышлыкларыңны, гөнаһларыңны, кимчелекләреңне үз вакытында тану, аңлау, үкенү, тәүбәгә килү, төзәтү һәм туры юлга басу кирәк.

Әгәр күңелегез җылылык эзләсә, яңа ышанычлы дуслар, кардәшләр табасыгыз килсә, намаз, Коръән укырга өйрәнергә, күңел төшенкелегеннән арынырга теләсәгез, безнең “Туган тел” оешмасына рәхим итегез. Күңелебез иркен, барыгыз да сыярсыз. “Сезнең арагызда яхшылыкка өндәүче, яманлыктан тыючы төркем булсын”, дигән бит Аллаһы Тәгалә “Гимран” сүрәсенең 104 нче аятендә.

Үзе ярдәмчел, мәрхәмәтле, ачык йөзле, ачык күңелле булганга, Мәрбия Сафинаның дуслары, кардәшләре дә күп. Шәкертләре дә аны чын күңелләреннән хөрмәт итәләр, яраталар. Аларның берсе -  Фәһимә Вәлетдин кызы Рәҗәпова үзенең остазы турында болай ди:

-         Ана телебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу һәм үстерү ниятеннән мин инде күп еллар өлкә “Туган тел” татар җәмгыятендә хезмәт итәм. Мәрбия ханым Сафинаның биредә хатын-кызлар өчен дини оешма булдыруы аеруча шатландырды. Аның группасына укырга эләгүемне Аллаһы Тәгаләдән бер бүләк итеп кабул иттем.

Мәрбия ханым – ачык йөзле, сабыр, белемле, таләпчән, кешелекле, аралашучан. Аңардан без күп яхшы нәрсәгә өйрәнәбез. Безгә Коръәнне өйрәтүче, намазга бастыручы да ул.

Мәрбия ханымга карыйм да, аны нинди бәхетле ата-ана дөньяга китерде икән, дип гаҗәпләнәм. Аның кебек ихласлы, гыйлемле, төпле, дәресләрне аңлаешлы, кызыклы итеп укытучылар бик сирәк. Мөнәҗәтләрне матур итеп көйләп әйтергә дә безне Мәрбия ханым өйрәтте. Кызыксындырган һәр сорауга җавабын да бирә. Мәрбия ханымның күңеле иркен, шуңа күрә “Туган тел” мөселман хатын-кызлары оешмасына бүген үк ашыгып килегез, чөнки иртәгә соң булуы ихтимал!

Ә Мәрбия Сафинаның тагын бер шәкерте – Әминә Илюшина яраткан остазына багышлап шигырь дә иҗат иткән:

Наша встреча в гостях состоялась:

Читала Марбия-ханум Коран, а я умилялась.

Так звуки Корана нежно лились,

Как будто с душою моею слились.

Она мне сказала: «Приди – научу!»

И поняла, что Коран читать я хочу.

Многих читать она научила,

Терпенье и такт – вот в чем ее сила!

Великое дело – Корану учить,

Лишь только Коран может душу лечить.

И  благодарна я судьбе:

Аллах привел меня к тебе.

Ты научила Коран читать

И смысл его научила понять.

Корану учить почетно вдвойне

И низкий поклон за это Марбие!

Үзе яшәгән өйдә өлкән буларак, районнарының торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчеләре дә Мәрбия ханым турында бары тик җылы сүзләр генә әйтәләр.

Менә нәрсә дип сөйли аның турында Советский районының территориаль иҗтимагый советы рәисе Наталья Шолохова:

-         Марбия Ахметовна Сафина является старшей по дому №11, расположенному на улице Свободы. Она тесно взаимодействует и с Советом территориального общественного самоуправления “Победа” Советского района, учреждениями образования и культуры в плане проведения праздников для населения. Принимает самое активное участие в благоустройстве района. Благодаря ее настойчивости, устремленности, упорству оборудована дворовая территория по месту ее жительства. Данная дворовая территория – одна из лучших в Советском районе.

Марбия Сафина смогла сплотить актив своего двора. Ежегодно участвует в проведении общегородского месячника по  благоустройству. Марбия Ахметовна на протяжении ряда лет занимается благотворительностью. За общественную работу награждена благодарственными письмами от администрации района, товарищеского общественного совета “Победа”, депутатов.

Марбия Сафина обладает высоким чувством ответственности, организаторскими способностями, принципиальностью. Пользуется авторитетом среди жителей.

Советский районының 8 санлы торак-эксплуатация идарәсе начальнигы Светлана Кузина да болай дип сөйли:

-         Марбия Сафина приехала в дом №11 по улице Свободы в 1992 году. С первых дней ведет здесь активную общественную работу. С 2000 года является председателем общественного совета дома.

Она болеет душой за чистоту и уют в своем подъезде, занимала первые места в конкурсах “Дом, в котором мы живем”, “Чудо-газон”. Газон, который посадила Марбия Сафина возле своего дома, расцветает каждый год и радует всех проходящих мимо людей.

Как председатель домового совета она тесно работает с ЖЭУ-8 по составлению, выполнению и контролю текущего ремонта своего дома за счет средств жильцов.

Администрация ЖЭУ гордится тем, что в их жилфонде есть такие простые, трудолюбивые, бескорыстные, доброжелательные и просто красивые люди, как Марбия Сафина. Ведь часто от людей, знающих кто так красиво украсил их дворовой участок, можно услышать такие радостные слова: “Вот, что может один человек, а если мы все вместе возьмемся за это дело, то сколько всего сможем сделать!”

-         Бездә, Россиядә, мөселманча киенеп йөрүчеләргә кырын караучылар да бар. 25 яшегездән шушындый кешеләр арасында озын күлмәктән, яулык бәйләп йөрергә курыкмыйсызмы? – дигән соравыма Мәрбия ханым елмаеп:

-         Мин бер Аллаһы Тәгаләдән генә куркам, — дип җавап бирде.

Нурия Усманова.

«Самар татарлары».

 

Просмотров: 1415

Комментирование запрещено