Өлкәннәргә — җан җылысы

IMG_30051 октябрь — Өлкәннәр көне. Шул көннәрдә алар өчен төрле чаралар уздырыла, бүләкләр өләшенә.

Елдагыча Иске Ярмәк мәдәният йортында өлкәннәргә багышланган кичә уздырылды. Алар өчен фойеда күргәзмә оештырылган, тәм-томнар белән тулы чәй табыны әзерләнгән иде. Тәмләп чәй эчкәннән соң, өлкәннәр концерт залына үтте.

Район хакимияте исеменнән өлкән буын вәкилләрен халыкны социаль яклау үзәге җитәкчесе Наилә Галимова тәбрикләде. Наилә Мөкәтдәсовна үзенең котлавында әби-бабаларыбызның гаиләләрне ныгытудагы, үсеп килүче буынны тәрбияләүдәге рольләрен  югары бәяләп, аларга сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы һәм мул тормышта яшәүләрен теләде. Өлкәннәрне шулай ук, җирлеидарә башлыгы Расих Габидуллин, ветераннар оешмасы җитәкчесе Мәҗит ага Йосыпов, Иске Ярмәк өлкәннәргә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гали Каюмов, Иске Ярмәк җирлеидарә мәдәният бүлеге җитәкчесе Наиль Галимуллиннар да котладылар, аларга изге теләкләрен җиткерделәр.

Расих Әхмәтзыяевич “Иң матур, төзек йорт” номинациясендә җиңү­челәрне котлап, истәлекле бүләкләр тапшырды. Бу бүләкләргә Фәния һәм Тәврис Вәлиәхмәтовлар, Зәлифә һәм Нәгимулла Гәрәевлар, Айсылу һәм Гамил Әмировлар, Гөлсинә Галиуллина һәм Гөлчирә Вәгыйзова лаек булдылар.

Шуннан соң өлкәннәр хөрмәтенә авыл үзешчәннәре катнашында концерт куелды.

-Хәерле көн, хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне үзебезнең залларда күрүебезгә чиксез шатбыз. Барыгызга да исәнлек-саулык, тынычлык-иминлек, аяз күк йөзе, гаиләләрегездә муллык, бәхет телибез. Адымнарыгыз нык һәм ышанычлы, офыкларыгыз киң, авыр, ләкин мактаулы тормыш-көнкүрештә сезгә бары тик уңыш, сабырлык юлдаш булсын.

Көзләр җиткән, гөлләр шиңгән,

Агачлар яфрак коя.

Суык кышны каршыларга

Җыена бөтен дөнья.

Тик күңелдә бүген бәйрәм,

Юк сәбәп боегырга,

Киресенчә, туды сәбәп

Бергәләп җыелырга.

Олыларга зурлау көне итеп

Телик әле изге теләкләр,

Изге теләкләрне тели-тели

Дулкынлансын әйдә йөрәкләр.

Менә шундый матур сүзләр, шигырь юллары белән ачып җибәрде концерт программасын, һәрвакытта сөйкемле, үзенә бер сихри тавышлы алып баручы Гөлисә Бәдретдинова һәм сәхнәгә бер-бер артлы үзешчән артистларны дәште. Концерт программасы эчтәлекле иде. Җыр, бию, нәфис сүз өлкәннәрнең  күңеленә хуш килде. Бәйрәм ахырында алар социаль-ярдәм күрсәтү бүлеге һәм мәдәният йорты хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп, изге теләкләрен җиткерделәр.

Рәисә Төхбәтшина.

Рәсемдә: хезмәт ветераны Таһир Рәхимов һәм Гөлисә Бәдретдинова.

«Камышлы хәбәрләре».

 

Просмотров: 1199

Комментирование запрещено