Бердәмлек көнендә “Бердәмлек” мөхәррире дә бүләкләнде

НаграңдениеҮткән атна ахырында Са­мараның “Экспо-Волга” күр­гәз­мә үзәгендә 4 ноябрь — Ха­лык­­лар бердәмлеге көне уңа­еннан бәйрәм чаралары булып узды.

Залдагы бихисап өстәлләр артында танылган табибларны һәм укытучыларны, галимнәрне һәм язучыларны, ракета ясаучыларны һәм төзүчеләрне, алдынгы авыл хезмәтчәннәрен, спортчыларны, иҗат ке­ше­ләрен, дин әһелләрен һәм җә­мәгать оешмалары вәкил­ләрен күрергә була иде. Татар җәмәгатьчелегеннән тан­­та­нада Региональ Диния нә­за­рәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, өлкә “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, Камышлы рай­оны башлыгы Рафаэль Ба­һаутдинов, шул ук районның вәкилләр җыелышы рәисе Фаиль Шәймәрданов, “Бердәмлек” өлкә татар газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин катнашты.

Якынлашып килүче бәй­рәм белән тантанага килү­че­ләрне губернатор Николай Мер­­куш­кин тәбрикләде. “Ха­лык­лар бердәмлеге көнендә җәмгыятебезнең нигезен тәш­­кил итүче кыйммәтләргә тая­­нып, XXI гасырның коточкыч куркынычлары алдында халыкларга бердәмләшү кирәк­легенә басым ясыйбыз”, — дип сөйләде губернатор. Аның фи­керенчә, Россия халыкларын берләштерүче иң мөһим нәрсә — милләтләр төрлелеге. “Милли сәясәт алып бару, килеп чыккан мәсьәләләрне барыбыз өчен дә уңай хәл итә белү дәүләтебезнең эчке куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк. Төрле дәрәҗәдәге хөкүмәт органнары бердәм булып, гражданнар җәмгыяте белән аңлашып эшләсәләр, җәмгыятебездә, һичшиксез, тынычлык сакланыр. Ә моның өчен ныклы икътисади нигез дә булырга тиеш”, — дип саный регион башлыгы. “Безнең алда катлаулы мәсьәләләр тора, әмма аларны хәл итү өчен бөтен нәрсә дә кулыбызда. Барысы да үзебездән тора, моның өчен Самара халкының бердәм булуы гына кирәк”, — дип билгеләп үтте губернатор.

Аннан ул Самара өлкәсенең атказанган хезмәткәрләренә дәүләт һәм Самара өлкәсе гу­бер­наторының бүләкләрен тап­шырды. Губерна бүләкләре бе­лән бүләкләнүчеләр — Губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов һәм элек озак еллар өлкә ад­министрациясендә мәдәният ида­рәсен җитәкләгән Светлана Хумарьян регионның иң югары — “Самара өлкәсенең Мактаулы гражданины” исеменә лаек булдылар.

 “Самара өлкәсе алдындагы казанышлары өчен” билгесе белән 1994 — 2000 елларда губернатор урынбасары булып эшләгән Юрий Логойдо, “Хезмәт Даны” мактаулы билгесе белән «Кузнецов” ачык акционерлар җәмгыяте токаре Анатолий Капитанов бүләкләнделәр.

Россия Журналистлары бер­­леге әгъзалары — язучы, ки­но­драматург Алексей Солоницын, “Самара кинохроникасы студиясе”нең элеккеге җитәкчесе Борис Кожин, “Бердәмлек” өлкә татар газе­тасының баш мөхәррире Рәф­гать Әһлиуллин, «ЦСКБ-Про­гресс» оешмасы генераль директорының беренче урын­басары Равил Әхмәтов губернаторның “За труд во благо земли Самарской” мактаулы билгесен алу бәхетенә ирештеләр.

Рәфгать Нәбиулла улы Әһ­лиуллин үзенең рәхмәт сү­зендә: «Бүген без Халыклар бер­дәмлеге көнен бәйрәм итәбез. Безнең газетабыз да “Бер­дәмлек” исемен йөртә, чөнки бердәмлек — ул бик зур көч.

55 ел буе Самара җиренә куйган тыйнак хезмәтемне кү­реп, зур итеп бәяләгән өчен, губернаторга һәм хөкүмәт органнарына рәхмәтләремне җит­керәм. Шул елларның 48се — журналистикага, 23се “Бер­­дәмлек” татар газетасына багышланган һәм иң уң­ды­рышлылары булгандыр, дип саныйм. Киләчәктә дә, губернатор һәм өлкә хөкүмәте ярдәме белән өлкәбездә татар теле, татар милләте генә түгел, башка милләтләр дә чәчәк атарлар, һәркем үз телендә укый, яза һәм сөйләшә алыр, дип ышанам. Без дуслык белән көчле!» - дип сөйләде.

Тантана зур концерт белән тәмамланды.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1502

Комментирование запрещено