Сәхнә — изге җир ул

МедэррисКамышлы районы Дәүләткол авылында яшәүче Мөдәррис Шәйхулла улы ГЫЙЗЗӘТОВ үзенең 50 ел гомерен механизатор һөнәренә һәм сәхнә тормышына багышлаган. Язмыш аны минем юлларыма үзе чыгарып куйды бугай, без бу кызыклы шәхес белән 80 яшьлек юбилее көннәрендә очраклы рәвештә күрештек.

- Үз гомеремдә берничә тапкыр үлемнән калырга туры килде миңа, - дип сөйләп китте хезмәт һәм сәхнә ветераны үткән тормышы турында. — Сугыш елларында әткәй фронтта, әнкәй ат караучы булып эшләп йөри, ә миңа ул вакытта нибары унбер яшь кенә әле. Әнкәй төнге ат көтүне миңа йөкләде. Урман авылыбызга иелеп үскәнгә күрә, ач бүреләрнең авылга кереп зыян салып йөрү очраклары булгалый иде. Ә миңа Мисбах бабай белән ат көтүен каравыллаганда шул явызлар белән күзгә-күз очрашырга туры килде.

Без бүре улавын ишетү белән алдан әзерләп куйган зур учагыбызны кабызып җибәрдек, һәм бүреләр чигенделәр. Әйе, ирләр сугышта чакта алар бөтенләй азганнар иде. Хәтта көндез авылга керергә дә курыкмыйлар иде шул.

Сугыш безгә ачлыкны да, ялангачлыкны да, авыр хезмәтне дә, ятимлекне дә күрсәтте инде. Шуңа хәйран калам: нинди ач заман булуына карамастан, беребездә дә кеше әйберенә тию гадәте юк иде. Ул вакытта каймак, сөт, катык кебек ризыклар кар базында саклана иде бит. Җәй көне салкын чишмә суына батырып кую гадәте дә бар иде. Өй ишекләре дә тәүлек буе бикләнмәде. Шул вакытта ничек кенә ач булсак та, берәр әбекәйнең ризыгын урлап ашыйм әле, диюче табылмады. Ә хәзер ашау өчен түгел, әфьюн алырга акча эзләп йозагыңны ватып та, тәрәзәңнән дә керәләр…

Икенче тапкыр үлем белән кырыкмышны йөрергә өйрәт­кәндә очрашырга туры килде. Мин аттан егылып төшкәч, кырыкмыш мине таптап китеп барган иде. Өченче тапкыр — йоклап ятканда акылсыз берәү өебезгә кереп мылтыктан атып җибәрде. Югалып калмавым аркасында гына гаиләбезне сак­лап кала алдым. Дүртенче мәртәбә — хәләл җефетем Зөбәрҗәт белән тракторда капланып, берничә мәртәбә әйләнгән идек. Аллаһы саклады инде үзебезне. Ә бишенчесендә — инсульттан исән калдым… Әмма шундый нужалы, авыр тормышта яшәсәм дә, иҗаттан ләззәт таба идем.

Әткәй мине җиде яшемдә беренче мәртәбә сәхнәгә алып чыккан иде. Гомере кыска буласын сизенгәндәй, сугышка киткәндә: “Улым! Сәхнәне ташлама”, — дип васыять әйтеп калдырды ул. Һәм мин ташламадым да. Үз гомеремдә бик күп рольләр башкарырга, җырларга туры килде миңа. Иң истәлеклесе — 1989 һәм 1993 елларда мәркәзебез Казанда үткәрелгән “Кардәшлеккә чикләр юк” тапшыруында катнашканда Галиәсгар Камал театры сәхнәсендә күренекле җыр­чылар Рөстәм Закиров, Мирсәет Сөнгатуллин, Гөлзада Сафиуллина белән бергә җыр­ларга туры килгән иде. Ә авыл сәх­­нәләрендә җыр­ла­ганда якын дустым, гармун ясау остасы Мөхәммәт Шәкүров гармунда уйнап торды.

Мөдәррис абыйның язмышы катлаулы булса да, ул тормыш вакыйгаларын юмор белән искә ала: “Бервакыт мазутка, тузанга батып эштән кайтып кергән идем. Карасам, театр уйнарга чакырырга килгәннәр. “Әйдә, Мөдәррис, бөтен өмет синдә — артистыбыз авырып китте. Коткар, зинһар”, — дип инәләләр. “Хет өстемдәге тузаннарны кагып, юынырга бирегез инде”, — дип, ул бернинди репетициясез Тольяттига гастрольгә чыгып китә.

Мөдәррис ага Камышлы театрының башка үзешчән ар­тистлары белән Гали, Бакай, Байтуган кебек авыл сәх­нәләрендә уйнап, район халкы арасында таныла.

“Мин әле дә сәхнә белән яшим. Спектакль уйнаганда бар дөньямны да онытам. Анда тор­мыш башка үзенчәлекләре белән ачыла. Мин үземне зәңгәр биеклекләргә күтәрелеп, бар галәмне аркылыга-буйга иңләгән аккоштай итеп хис итәм. Сәхнә — минем өчен бик изге җир ул”, - дип тәмамлады сүзен артист.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 1229

Комментирование запрещено