Татлы тормыш

Мария ФахретдиноваБыел Самараның ик­мәк-кү­мәч комбинаты (БКК) үзенең 25 еллык юби­леен билгеләп үтте. Бәйрәм тан­танасында ал­дынгы хез­мәт­кәрләрне бүләк­ләгәндә Мария Исмәгыйль кызы ФӘХ­РЕТ­ДИНОВАның да исеме аталды һәм аңа ях­шы хезмәте өчен Мактау гра­мотасы һәм бүләк тап­шырылды.

Мария Елховка районының Тупли авылында яшәүче Мәрьям һәм Исмәгыйль Шәкү­ровларның зур гаиләсендә туып-үскән бала. Мәктәпне тәмамлаган кыз Куйбышевка (хәзерге Самарага) барып подшипниклар заводына эшкә урнаша. Ә егерме яше тулып килгәндә дустының туенда сөйгән яры Габдуллаҗанны очрата. Ульян өлкәсенең Лесная Кубань авылы егете нәкъ Мария өчен яратылган, диярсең. Редакциягә килеп хатыны турында язуыбызны үтенгәндә ул: “Минем хатын уңган да, булган да. Эшендә дә, өйдә дә тормыш аның тирәсендә кайнап тора. Кызларыбызны тәрбияләп үстер­гәндә аңлаучан әни була белде, хәзер оныкларыбызны өзелеп ярата”, - дип сөйләгән иде.

Габдуллаҗан белән Мария өйләнешкәннән бирле сизелми генә 35 ел гомер үткән дә киткән. Шушы вакыт эчендә Мария башта 15нче микрорайондагы универсамда сатучы, аннары икмәк-күмәч комбинатында тортларга заказ алып торучы булып хезмәт иткән, ә Габдуллаҗан төрле оешмаларда шофер булып эшләгән. Кызлары Гүзәл белән Лилия дә үсеп җитеп, югары белем алганнар, кияүгә чыгып әти-әниләренә инде дүрт онык та бүләк итәргә өлгергәннәр.

Шушы көннәрдә Мария ханым үзенең 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Аның бәйрәм өстәлен икмәк-күмәч комбинатында пешерелгән иң зур, иң купшы һәм иң татлы торт бизәр, дип уйлыйм. Чөнки ул хезмәттәшләре арасында да ышанычлы, эш сөючән кеше буларак зур абруй казанып өлгергән. БККның тортлар сату залы администраторы Асия ханым хезмәттәше турында: “Мария сменасы вакытында мин тынычлап кәгазь эшләре белән шөгыльләнә алам, чөнки ул булганда залда тәртип, сатып алучыларга вакытында һәм сыйфатлы хезмәт күр­сәтелеп тора. Хезмәт юлын башлап кына килүче кызларны эшкә өйрәткәндә дә ул бөтен күңелен бирә”, — дип сөйләде.

Әйе, тормыш шул чакта татлы була, кайчан син аны үзең татлы итә беләсең: тормыш иптәшең белән аңлашып яшисең, балаларыңны тәр­бия­ләп үстерүгә бөтен көчеңне бирәсең, эш арбасын җигелеп тартасың… Шул чакта зур юби­лееңне бәйрәм иткәндә иң татлы һәм иң зур торт та — синеке.

Гомер бәйрәмең котлы булсын, Мария Исмәгыйль кызы!

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 1265

Комментирование запрещено