Яна алсаң, ян дөрләп яшьлек утында, йөрәк!

SONY DSCСамараның “Чайка” Мәдәният Сараенда “Ялкынлы яшьлек” халык җыр, бию һәм шигърият ансамбленең 800нче концерт программасы булып узды

Соңгы елларда төбәге­без­нең танылган “Ялкынлы яшьлек” халык җыр, бию һәм шигърият ансамбленең Управленчес­кий бистәсендәге “Чайка” Мә­дә­ният сараенда төпләнүен күп милләттәшләребез белә­ләр­дер инде. Самараның Металлурглар Мәдәният сарае бай эшкуарларга сатылып, кол­лек­тив урамда калганнан соң, аны биредә директор булып эшләүче, “Ялкынлы яшь­лек”нең элеккеге биючесе һәм балетмейстеры Гүзәл ханым Сафина сыендырды. Хәзер кол­лективның бөтен чаралары, кон­цертлары да шушы яхшы итеп төзекләндерелгән, якты һәм җылы Мәдәният сараенда үтә.

Беренче мәлләрдә “Чайка” шәһәр үзәгеннән берникадәр читтә урнашканга күрә, бирегә тамашачыны җыю кыенрак булды. Бистәдә яшәүче аз санлы милләттәшләребезнең дә татар сәнгатенә, мәдәниятенә карата мөнәсәбәтләре бик уңай түгел иде кебек.

Менә, ниһаять, боз кузгалды дияргә дә ярыйдыр. Чөнки “Ялкынлы яшьлек”нең “Алтын көзләр рухландыра” дип исемләнгән 800нче концерт программасын карарга шактый күп тамашачы җыелган иде. Ни дисәң дә, “Ялкынлы яшьлек” чыгышларын Самара татарлары яраталар, үз итәләр шул.

Бәйрәмгә, аны шулай дип атарга да мөмкиндер, милли мәркәзебез Казаннан да мәртәбәле кунаклар килгән иде. Дәүләт Думасы депутаты, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов, танылган галимнәр, академиклар, агалы-энеле Индус һәм Энгель Таһировлар сәхнәгә күтәрелеп, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле коллективын, тамашачыларны шушы зур моң бәйрәме белән котладылар.

Озак еллар Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетын җитәкләгән, Та­тарстан президентының ки­ңәшчесе булып торган, бүгенге көндә Казан Федераль университеты мөгәллиме Индус Ризак улы Таһиров үзенең тәб­рикләү сүзендә: “Әгәр дә халык җыр-моң белән яши икән, ул мәңгелек, аның күңелендәге моңы меңьеллык тарихыбыз белән сугарылган.

Татарстан кечкенә генә мәй­данны били, ә биредә сүз читтә яшәүче татарларны да берләштерү турында бара. Без аның бүленмәс, җиңелмәс халкын тәшкил итәбез.

Без бүген сезнең белән җыр-моң бәйрәменә җыелдык. Моң ул ерак гасырлардан килеп безнең каннарыбызга сеңгән. “Ялкынлы яшьлек” ан­самбленең 800нче юбилей концерты — ул милләт бәйрәме, Самара татарларыныкы гына түгел, бөтен халкыбыз бәйрәме дә. Бергә булыйк, бердәм булыйк!» - дип сөйләде.

Аңардан соң сүз алган Илдар әфәнде Гыйльметдинов та күп матур фикерләрен әйтте.

- Биредә өлкәннәр белән бергә яшьләребезнең, балала­ры­бызның күп булуы куандыра. Без аларның якты киләчәгенә нык ышанабыз. Ә “Ялкынлы яшьлек” — берләштерүче зур көч бу­лып тора. Бу эшне алга таба да дәвам итәргә кирәк, — диде ул.

Федераль татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Татарстан Мәдәният министр­лыгы тарафыннан быел ансамбль коллективына яңа концерт киемнәре сатып алу өчен 200 мең сумлык грант бүлеп бирелүе турында хәбәр итеп, мондый ярдәмнең киләктә дә булачагын әйтте һәм “Ялкынлы яшьлек”нең алыштыргысыз сәнгать җитәкчесе Илгиз Колючевка һәм сәнгать ветераны, җырчы Искәндәр Әхмәтовка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Ә менә Дөнья мәдәнияте институты (ЮНЕСКО) ректоры, “Европа — Азия халыкара гуманитар академиясе” президенты Энгель Ризак улы Таһировның бүләкләре тагын да саллырак иделәр. Ул ЮНЕСКО оешмасы исеменнән ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Илгиз Ис­мәгыйль улы Колючевка “Роза мира” дип аталган алтын медаль, ә “Ялкынлы яшьлек” коллективына, “Чайка” Мәдәният Сарае директоры Гүзәл ханым Сафинага ЮНЕСКОның дипломнарын тапшырды.

Илгиз Колючевка “Роза ми­ра” медален тапшырганда Эн­гель Ризак улы бу бүләктә табигатьнең матур мизгелләре – ай батып, кояш чыгу вакыты чагылыш табуын билгеләп үтте. Бу мизгелләрдә тамаша залы бик озак көчле алкышларга күмелеп торды.

Роза мираИндус һәм Энгель ТАҺИРОВЛАР Илгиз КОЛЮЧЕВКА ЮНЕСКОның «Роза мира» алтын медален тапшыралар.

SONY DSC

Сәхнәдә Искәндәр ӘХМӘТОВ һәм гармунчылар Наил НУРМӨХӘММӘТОВ һәм Ленар АБСАТТАРОВ.

батыршин

Рамил БАТЫРШИНның халык кораллары ансамбле чыгышы.

SONY DSC

Әлфия ЙОСЫПОВА.

SONY DSC

  Алсу ГАЛИМОВА.

SONY DSC

 Кадрия БИКБАЕВА. (аккош биюе)

Ә коллективның 800нче яңа концерт программасына кил­гәндә, ул өч сәгатьтән артык дәвам итеп, бер тындай үтте дә китте. Вакытның узганы сизелмәде дә кебек.

Концерт сигез яшьлек Ка­миләнең бик тә моңлы һәм дәртле “Килә яз” җыры белән башланды. Урамда көз булып, программа “Алтын көзләр рухландыра” дип аталса да, җыр бик тә урынлы яңгырады, чөнки күпләрнең күңелендә бу мизгелләрдә яз рухы, яз хисе хөкем сөрә иде.

Алып баручылар Римма Гыйбадуллина, Розалия Әб­җәлимова, Ленар Нуретдинов һәр но­мер алдыннан төрледән-төр­ле — көзләр, кышлар, язлар, җәйләр, мәхәббәт, милләт, әти-әни турындагы һәм башка темаларга шигырьләр укыдылар.

Күренекле татар шагыйре, Габдулла Тукай бүләге иясе Гөлшат Зәйнашева ши­гы­ренә иҗат ителгән бу җыр күптәннән инде “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең гимнына әве­релгән:

Иделдән без татлы су эчәбез,

Иделдән без рух, дәрт алабыз…

Идел – йортта кояш балкый

Мәңге сүнмәслек.

Яшьләр җырлый, җырларында

“Ялкынлы яшьлек”, “Ялкынлы яшьлек”!

Шушы җырдан алынган шигъри юллар яңгырауга сәх­нәгә кызларның вокал төркеме чыкты. Фирүзә Минәхмәтова, Алсу Латыйпова, Гүзәл Рамазанова, Кадрия Бикбаева, Асия Ульбәкова әле туксанынчы еллар башында үзләре җырлаган берничә җырны башкардылар. “Җырларым бар”, “Нинди матур озын юлга чыктым”, “Янар чәчәк” кебек инде онытылып баручы бу җырлар күңелләрне күтәреп җибәрделәр.

Ә сәхнәдә җырчылар һәм биючеләр алышынып кына тора. Әле танылып кына килүче Фәнил Зыятдиновны (ул бик тә үзенчәлекле итеп “Сөю бакчасы” җырын җырлады) биюче кызлар төркеме башкаруында “Олы юлның тузаны” җырына әниләребезгә багышланган салмак бию алыштырды. Аны һәм әле тагын берничә биюне (мәсәлән, “Аккош биюе”) сәхнәгә “Ялкынлы яшьлек”нең талантлы бию остасы Рәшит Гыйззәтуллин куйган. Аңардан башка, яшь биючеләр белән Мәдәният сараеның хуҗабикәсе, ансамбльнең элек­кеге оста биючеләренең бер­се Гүзәл ханым Сафина үзе дә шөгыльләнә икән. Ул сәхнәгә куйган “Самара кызлары” “Әниләргә мәдхия” кебек биюләр инде күп еллар дәвамында концерт репертуарларыннан төшми. “Чегән бию”е дә (аны элеккеге елларда коллективның талантлы балетмейстеры мәрхүм Альберт Гаязов бик тә матур итеп куйган иде) бу юлы яңа төсмерләр белән баетылган.

Биючеләрдән Гөлнәзирә Нуруллина, Ләйсән Маннанова, Кадрия Бикбаева, Алмаз Мингафин, Екатерина Нугаеваның һәм башкаларның бию осталык­ларын аерым билгеләп үтәргә кирәктер. Элеккеге еллардагы кебек коллективта зур хореографик күренешләрне тасвирлауга алынмасалар да (хәзер вакыты андый түгел), дәртле татар милли биюләребез аның репертуарында төп урынны били.

Бүгенге көндә “Ялкынлы яшь­лек” ансамбле музыкантларга, аеруча баянчыларга, кыт­лык кичерә. Коллективның атаклы гармун остасы Наил Нурмөхәммәтов авыру сәбәпле элеккечә концертларда тулы көчкә катнаша алмый инде. Шулай да ул 800нче концертта уйнау өчен килә алган. Аның “Яктылык” татар мәктәбенең музыка укытучысы, оста баянчы һәм гармунчы Ленар Абсаттаров һәм яшь музыкант Дамир Шакиров белән бергәләп концертның музыка өлешен алып баруы мактауга лаек, әлбәттә.

Өчәүләп моңлы көй­лә­ребезне сыздырып уйнаганда күңелләргә сары май ягылгандай булды. Тик шулай да, Наил Нурмөхәммәтов кебек гармун осталарына алмаш үстерергә кирәк бит. Күп еллар “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең музыка бүлеген җитәкләгән Әлфия ханым Гыйниятуллинага да (ул бу концертта бик тә оста итеп фортопьяно партияләрен алып барды) әле алмаш күренми.

Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Самара өлкә филармониясенең рус халык кораллары ансамбле җитәкчесе, милләттәшебез Ра­мил Батыршинның (ул заманында “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең беренче баян­чыларының берсе булган) үзе­нең коллективы белән килеп татар һәм рус халык көйләрен башкаруы да күңелләрне кү­тәреп җибәрде. Бар әле без­нең якларда талантлы мил­ләттәшләребез!

Ә җырчылар арасында нин­­диләре генә юк? ЮНЕСКО оешмасы бүләгенә лаек бул­ган Искәндәр Әхмәтовны гы­на алыйк. Ул татар халык көй­­ләрен, танылган ком­пози­тор­ларыбызның җырларын җыр­­лаганда атказанган артистлар читтә торсын — һәрберсен кү­ңел түреңә менәрлек, йөрә­геңә үтеп керерлек итеп башкара Искәндәр. Ринат Азизов, Илдар Иваев, Әлфия Йосыпова да аңардан һич тә калышырлык түгел, һәркайсының үз моңы, үзәнчелекле башкару ысулы бар. “Ялкынлы яшьлек”тә җырлаучыларның берсе дә ан­дый-мондый җырлар җыр­лаганы юк, аларның репертуа­рында халык кү­ңеленә үтеп кергән классик һәм хитка әве­релгән ретро җырлар гына.

Җырчылар турында язганда Ульян өлкәсе сандугачы, “Ялкынлы яшьлек”нең иҗат­таш дусларының берсе Разия Вилданованың җырлавы турында берничә мактау сүзе әйтмәсәк, хилафлык булыр иде. Шәп җырлый Разия ханым, самаралылардан һич кенә дә калышмый.

Самара тамашачысының та­гын бер талантлы җырчыны, милләттәшебез Алсу Галимованы ачуы — үзе бер куаныч. Аның башкаруында “Сайра, сайдугач” җыры (аны танылган җырчыларыбыз Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, ә хәзер Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин җырлый) бик тә үзенчәлекле яңгырады, ә Алсу Галимованың үз башкару ысулы, үз моңы бар диясе килә.

Һәвәскәрләр турында язганда тәнкыйть сүзләре әйтү дөрес булмас иде. Ә җитешсезлекләр юк та кебек. Шулай да бер-ике фикеремне әйтмичә булдыра алмыйм. Бу турыда без “Бердәмлек”тә элегрәк тә язгалаган идек инде. Нигәдер концерт барышында алып баручылар җырларның авторларын – шигырь язучыларның һәм композиторларның исемнәрен әйтергә оныталар (бу бәла профессиональ башкаручыларда да еш очрый). Шулай ук җырчылар үзләре, җирле шагыйрьләребез һәм композиторларыбыз иҗат иткән җыр­ларга күбрәк игътибар бир­сәләр, аларны репертуарларына кертсәләр, начар булыр идемени? Ә бездә Әнвәр Давыдов, Рөстәм Мингалим, Гакыйль Сәгыйров, Фәния Кәримова кебек якташларыбыз сүзләренә профессиональ һәм һәвәскәр композиторлар тарафыннан язылган җырлар байтак ич. Бу “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең дәрәҗәсен тагын да күтәреп җибәрер иде.

Бәйрәм концерты җырлы-биюле күренеш белән тә­мамланды. “Ялкынлы яшьлек” тамгасы төшерелгән майкалар кигән кызлар һәм егетләр бие­гәндә Азалия Зыятдинова һәм Ринат Азизов яшьлек ту­рында җыр башкардылар. Алар­га сәх­нәне тутырып чыккан кырыктан артык артист та ку­шылды:

Яна алсаң, ян дөрләп

Яшьлек утында, йөрәк.

Җир йөзендә бер нәрсә юк

Яшьлектән кадерлерәк.

Мондый яшьләребез булганда, академик Индус ага Таһиров әйткәнчә, туган телебез дә, моңнарыбыз да, татар халкыбыз да мәңге яшәячәк. Самаралыларның яраткан “Ялкынлы яшьлек” халык җыр, бию һәм шигърият ансамбленең бу юбилей тамашасы күңелләрдә шундый югары рухи хисләр тудырды.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

Искәндәр МИФТАХОВ фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 2152

Комментирование запрещено