Ирләр — ир, хатыннар хатын булса иде

Борынгылар бездән акыл­лырак булган, ахыры. Гаи­ләдәге бердәнбер ир бала яисә төпчек малай төп йортта калып, ата-анасын карарга, алар белән гомер итәргә тиеш булган. Хәзер бу гореф-гадәт онытылып бетте инде. Авылда калган карт-карчыкларны карарга калучылар бик сирәк күренә. Әле кайчан гына бер татар авылында имамлык итүче хәзрәтне очраткан идем:

- Әссәламүгаләйкүм, хәзрәт! Ни хәлләрдә яшәп ятасыз?

- Хәзрәт түгел, хәсрәт!

- Нигә алай дип әйтәсез, бабай? — дип әйтүемне көтеп кенә торган кебек сөйләп китте:

- Картлык — шатлык түгел шул, иркә. Хәләл җефетең белән тигез, матур тормышта яшәп, өй тутырып балалар тәрбияләп үстергәндә тормыш көтүе күпкә мәшәкатьлерәк булса да, аның кызыгы, шатлыгы булган икән.

Ә хәзер… Карчыгым үлеп киткәнгә берничә ел үтеп китте инде. Берьялгызым яшәп ятам. Исәнлегем дә юк. Дөрес, кызларым еш кына кайтып, хәлемне белеп китәләр. Тәмле ашларын да пешереп сыйлыйлар, мунча да ягып кертәләр, керләремне дә юып куя­лар, өй­лә­ремне җы­еш­тырып торалар. Үзләренә дә чакыралар. Тик мин генә бармыйм, кияүләр күзенә карап утырасым килми.

Әйе, улларым да бар. Алары инде әллә нигә бер кайтып, “күренеп” китәләр. Белмим, әллә заман үзгәрде, әллә кешеләр? Элек барысы да башкача иде бит…

Менә шул вакытта Сәлимә апа әйткән сүзләр дә исемә төш­те: “Аллаһыга шөкер, үз аяк­ларымда йөреп торам. Кыз­ларым юк шул. Ә улларым үз­ләренә-үзләре дә хуҗа була белмиләр. Актыккы гомеремдә Ал­лаһыдан кыска сырхау, ансат үлем сорарга гына кала инде”.

Картлар: “Итәктә чакта — сөйдерә, итәктән төшкәч — көй­дерә”, — дип бик дөрес әйт­кәннәр шул. Хәзерге заманда кыз бала әти-әнигә якынрак та, ягымлырак та. Ирләр белән хатыннар идарә итә торган чак килеп җитте. Киленең белән мөнәсәбәтләрең начар икән, бетте, дигән сүз, малаеңны сиңа якын китермәячәк.

Соң, ир бала үстергән ата-анага ни хәл итәргә кирәк?!

Шулай бер­­көнне алдыбыздан бер машина бара. Машина йөр­­түченең исерек икән­леге тә­гәр­мәч юлыннан ук күренеп тора. Озак та үтмәде, машина туктады һәм пассажир ягыннан ха­тын-кыз сикереп төште, шофер ишеген ачып җибәрде һәм елый-елый исерек  ирен сөйрәп төшереп, арткы утыргычка яткырды да руль артына утырып китеп барды. Мондый хатынга ир нәрсәгә кирәк инде?

Тагын бер мисал: “Ходаем! Нәрсә инде бу? Иремне танышларым аша эшкә урнаштырып караган идем. Тәки эшли алмады бит”, — дип сөйләп утыра бер хатын чәчтараш бүлмәсендә. Шул сүзләрне әйтеп өлгермәде, ишек киң ачылып китте һәм «ир» дигән кеше кереп, хатыннан акча даулый башлады. Мин бу парны базарда да еш күрәм, хатыны артыннан ишәк кебек букча сөйрәп йөри ул.

Ә сыер артыннан чыбык тотып баручы ирләр турында ни әйтәсең инде! Аның алдан баручы җефете кебек терлек мөгезеннән ешрак хатыннар сөйри шул хәзер.  Гел юлда булгач, мондыйны да күрергә туры килә. Руль артында баручы улымның бу хәлне күргәч, көлә-көлә эче каткан иде. Бу абзый яныннан узганда түзмәде, озак кына иттереп сигналына басты. Кызмача абзыйның бер дә исе китмәде бугай, авызын ерып, кул болгап калды безгә.

Ирләр яклаучысыз калган ярлы-ябагайга, олыгайган ата-аналарга терәк булырга тиеш, дип өйрәттеләр безне. Нәкъ шул көчле затлар җир сөргән, иген иккән, сугыш килгәндә Ватаны һәм гаиләсе өчен башларын куйган һәм ил батыры исемен күтәреп, Аллаһы хозурына күчкән. Ә бүген аларның күпчелеге аракы колына әве­релеп, затсызланып йөри.

Ә картлар йортында: “Улым килмәдеме икән?” — дип, тә­рә­зәдән күзен алмыйча әти-әниләре өзелеп көтә. Бу әр­нүле күз карашларын күргән кешенең йөрәге чыдамый, кычкырып елыйсы килә башлый. Тик исерек уллары гына бу карашны аңларлык хәлдә түгел шул менә…

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 921

Комментирование запрещено