Жириновскийның Кавказ турындагы сүзләре «ялгыш аңлашылган»

2344644Аzatliq хәбәр итүенчә, либерал-демократлар җитәкчесе Владимир Жириновский Дәүләт думасы утырышында күптән түгел Төньяк Кавказ турында әйткән сүзләренең «дөрес аңлашылмавы кызганыч», дип белдергән.

«Поединок» тапшыруында әйткән «Төньяк Кавказны тимер чыбык белән уратырга» дигән сүзләрен «җинаятьчеләрне эзләгәндә блокпостлар куярга кирәк» дип аңларга кирәк, дигән Жириновский.


Телевидениедәге чыгышында Жириновский шулай ук Кавказда бала табуны контроль итәргә чакырган иде.

Сәясәтченең бу сүзләре ризасызлык тудырды.

Просмотров: 1084

Комментирование запрещено