Казан Яңа ел бәйрәмен үткәрү өчен иң уңайлы шәһәрләр арасында дүртенче урынга чыккан

6614f6943033432e1db67f027b055728_XLOktogo.ru порталы төзегән рейтингта Казан Яңа ел бәйрәмен үткәрү өчен иң уңайлы Россия шәһәрләре арасында дүртенче урынга чыккан.

Өстәвенә, Татарстанга сәяхәт итү әллә ни кыйммәткә дә төшми икән. Казанда бер көн яшәү туристларга 2 мең 400 сумга төшә.

Рейтингның беренче баскычын Санк-Петербург шәһәре алып тора. Туристлар Яңа ел бәйрәмнәренең 4 көнен нәкъ менә биредә уздырырга ниятли. Беренче өчлеккә Мәскәү, Псков шәһәрләре дә кергән. Рейтингның бишенче баскычына Түбән Новгород шәһәре урнашкан.

vatantat.ru

Просмотров: 1097

Комментирование запрещено