Ә син “Duslar club”ка йөрисеңме?

викторинаХәзерге заман татар яшь­ләренә нәрсә кирәк, ничек яшиләр, кайда омтылалар? Ни­чек итеп аларны татар иҗ­тимагый тормышына җәлеп итәргә, гореф-гадәтләребезгә ка­рата ихтирам уятырга, татарларга гына хас тәртип һәм әхлак кагыйдәләренә өйрәтергә?

Шушы максатта иптәшебез — Самарада укучы Камышлы авылы егете Рамил Фәрзетдинов үз тирәсенә фикердәшләр туп­лый башлый һәм татар яшь­ләренең “Duslar club” бер­ләшмәсен оештыра.

Оешма 3 ел дәвамында күп кенә файдалы эшләр башкарып өлгерде инде. Ә быел мөстәкыйль оешма буларак теркәү үтү белән шөгыльләнә башлады. Шушы уңайдан оешманың хисап-сайлау җые­лышы да уздырылды. Анда биш кешедән торган идарә әгъ­залары сайларга кирәк иде. Яшьләр бертавыштан Ил­нур Маннановны — президент, Рөстәм Са­­финны — вице-президент, Гүзәл Әмированы — директор, Эльвира Насыйрова һәм Азат Әмировларны совет әгъзалары итеп сайлап куйдылар. Оеш­маның киләчәк эш планнары буенча да фикер алыштык, төзәтмәләр кертелгәч, тавышка куеп, расладык. Оешма үз алдына татар яшьләрен уяту, актив тормыш белән яшәргә өйрәтү, эшлекле кеше буларак заман таләпләренә дә буйсынып, татар җәмгыятенә дә файда китерергә омтылу бурычлары куйды.

“Duslar club” оешмасы эш­чән­леген төрле юнә­леш­ләр­дә алып бара. Мәсәлән, шәһәрдә яшәүче татар яшьләре арасында үзе­безнең телдә сөйләшә бел­мәүчеләр күп. Бу зур проблема һәм аны ничек тә булса урыныннан кузгату, татар те­ленең матурлыгын, байлыгын һәм бөеклеген аңлату нияте белән төрле викториналар уз­ды­рабыз. Шулай, октябрь ба­­шын­да тагын бер викторина үт­кәрелде. Катнашучылар ике командага бүленеп, төрле биремнәр үтәделәр: та­тар­чадан русчага тәрҗемә иттеләр, дөрес җөмләләр тө­зе­деләр, татар мәкальләренең эч­тәлеген аңлатырга тырыштылар, башваткычлар чиштеләр. Нәтиҗәләр буенча җиңүче команда билгеләнде һәм призлар белән бүләкләнде.

Бу чара татар телен саклау һәм үстерү юлында бер кечкенә генә адым булса да, татар теле белән кызыксынучылар саны, һичшиксез, берничә кешегә артты.

Яшьләрне татар язучылары, шагыйрьләре, театр һәм сәнгәть осталары, алар­ның иҗаты белән таныштыру максатында татар телле кинофильмнар карауны кулай күрәбез. Шулай яшьләребез татар кинематографиясе  белән дә кызыксына башладылар. Халыклар дуслыгы йортында Илдар Ягафаровның “Күк тау” фильмын карауны оештырган идек. Ул тамашачыларыбызда тирән хисләр уятты. Күркәм шәхесләребез танылган артистлар Әзһәр Шакиров һәм Ринат Таҗетдин рольләрен шул кадәр оста башкарулары белән күпләребезнең күңелен тәмам яулап алдылар.

Халкыбызның фольклор иҗа­тын өйрәнүгә дә зур әһәми­ят би­релә. Без әби-әни­лә­ребезнең аулак өй кичәләрен “Бергә күңеллерәк” дип атап, танышу кичәсе итеп үткәрә башладык. Беренче шундый чара “Розалина” татар ашханәсендә уздырылды. Очрашуга килгән утызлап кеше түгәрәккә басып бер-берсе белән танышып чыкканнан соң, командаларга бүленеп татар биюләрен биеделәр, такмаклар әйтеп җырлаштылар, төрле уеннар уйнадылар. Бу кичәне чара дип атарга тел дә әйләнми, чөнки ул бик тә күңелле, күтәренке рухта узды. Бу очрашуны әзерләгән Ландыш Хәсәнова һәм Лилия Бикмаевага рәхмәтләребезне әйтеп бетерерлек түгел. Алар бу эштән чиксез ләззәт алдылар, үзләрендә оештыручы таланты ачтылар. Безгә генә түгел, кунакларга да кичә бик ошады, барысы да бик канәгать булып аерылышканда киләчәк очрашуларны көтеп калулары турында әйттеләр. Чөнки аулак өебездә яшьләргә танышырга, дуслашырга мөмкинлек бирелде. Татар ашханәсенең хуҗабикәсе Разия апа Әюповага аерым рәхмәт әйтәсебез килә. Аңа сәламәтлек, озын гомер, тынычлык телибез.

Кайбер чараларыбыз тра­дициягә әверелеп китте инде. Мәсәлән, “Duslar club” гүзәле” бәйгесе. Быел ул хәтта өч тапкыр үткәрелде. Безнең татар кызлары тыйнаклыкта, сабырлыкта, кунакчыллыкта һәм татар хатыннарына хас башка күркәм сыйфатларда ярышалар. Бу бәйге кызларның иҗади осталыкларын ачыкларга да ярдәм итә. Менә октябрь ахырында тагын бер сайлау туры үтте. Конкурста катнашучы кызларның сәләтен күргән жюри әгъзаларына иң гүзәлен сайлап алуы бик кыен булды, чөнки конкурста катнашучыларның һәрберсенең үз өстенлеге бар иде. Бүген кастингның беренче турын үткән Кадрия Бикбаева, Алия Вәлитова, Нәргизә Гусамова, Дания Мәмлиева, Лилия Мөхәммәтҗанова, Гө­лия Сәйфуллова, Вәсимә Фәр­диева,  Лилия Фәтхетдинова, Лилия Хәкимова, Рәзилә Юнысова финалга әзерләнәләр. Ул 24 ноябрьдә “Оперетта” клубында үткәреләчәк.

“Duslar club” яшьләр оешмасы дини тәрбия бирү турында да онытмый. Бу юнәлештә Региональ Диния нәзарәте белән хезмәттәшлек итәбез. Мәсәлән, яшьләребез Җәмигъ мәчетендә оештырылган «Мәрхәмәтле йөрәк» хәйрия акциясендә катнашып, ятимнәргә, авыр хәл­дә калган гаиләләргә, гарип­ләргә кирәкле әйберләр — кием-салым, урын-җир кирәк-ярак­лары җыйдылар.

Шунысы куаныч: соңгы вакытта үткәрелә торган төрле җәмәгать эшләренә, җые­лыш­ларга, концертларга, уеннарга халык актив йөри башлады. Димәк, татар оешмаларының эшчәнлеге, шул исәптән “Duslar club”ныкы да, нәтиҗә бирә дигән сүз.

Гүзәл ӘМИРОВА,

Самараның “Duslar club” оешмасы директоры.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1403

Комментирование запрещено