Дәрман алып, бер рухланыр өчен туган ягы кирәк кешегә

фото к тат материаламКөз ае бәйрәмнәргә мул бит ул. 3 ноябрь кичендә Иске Ярмәк мәдәният йортында Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә һәм Бердәмлек көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Бәйрәм кичәсендә район мәдәният, спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Раилә Сафина катнашты һәм “Ак каен” татар халык фольклор ансамбленә Самара шәһәренең милли-мәдәни автономиясе исеменнән кыйммәтле бүләк, Иске Ярмәк авылының кул эшләре мастерлары Флюра апа Галиәхмәтова һәм Фәния апа Гайфуллиналарга “Бөтенрәсәй халык иҗаты фестивале”нең Рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

фото к тат материалам (1)- Хәерле кич кадерле авылдашлар, килгән кунаклар! Сезне бүгенге кичтә мәдәният йортының концерт залында күрүебезгә бик шатбыз. Барыгызга да исәнлек-саулык, иминлек, бәхет һәм мул тормыш телибез. Бүгенге авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт программабыз сезгә бәйрәм бүләге булсын.

Сагыш-сагынудан туган хисләр

Уятсалар кереп төшеңә,

Дәрман алып, бер рухланыр өчен

Туган ягы кирәк кешегә.

фото к тат материалам (2)Менә шундый матур сүзләр, күңелгә ятышлы шигырь юллары белән  башлап җибәрде концерт программасын аны алып баручы Флюра Яһудина һәм сәхнә түренә “Ак каен” ансамблен дәште. “Ак каен” лылар тамашачылар хозурына “Сөм­белә” бәйрәме күренешен күрсәттеләр.

-Татар җыры- татлы җыр шул,

Татар җыры-моңлы җыр.

Җырлансын җыр, тыңлансын җыр,

Тормасын җыр суынып, — диеп дәвам итте Флюра бәйрәм кичәсен һәм сәхнәгә җырчылар Люция апа Ибраһимова, Дизилә апа Камалетдинова, Хәйдәр ага Низамиев, Наиль абый Галимуллин, Наилә Мөхәммәдиева, Шәүкәт Хәкимовларны дәште. Һәр җыр­чы үзенә генә хас тавыш белән иң яраткан җыр­ларын башкарды. Ә менә Оркыя апа Галимуллина турында аерым әй­теп үтәсем килә. Төбәгебезнең моңлы сандугачыдыр син, Оркыя апай. Үзеңнең халык җәү­һәрләре булган ретро җырларың белән халык күңелен яулыйсың син. Моң чишмәң саекмасын, җырлап яшә туган җиреңдә.

Гасырларны урый-урый

Әй, яңгырый моңлы тальян,

Болай моңлы булмас иде

Ул шушы җирдә туган.

Гармунчылар Динар Гарипов һәм Камышлы авылы егете, Иске Ярмәк авылы кияве Айрат Фаләхов үзләренең иң моңлы көйләрен сузды.

- Туган авыл. Аның шифалы һавасы, көмеш кебек саф сулары, бер күрүдә йөрәккә дәрт өстәп, күңелләрне үстереп җибәрә торган хәтфәдәй болын-кырлары, сиңа ихластан бәхет-шатлык теләүче кешеләре үзенә тартып тора. Авыл җире бер яктан сокландыргыч табигате белән аерылгысыз урын алып торса, икенче яктан, үзенең тырыш, батыр һәм чибәр уллары һәм кызлары-эш сөючән халкы белән данлыклы, диеп дәвам итте кичәне Флюра һәм сүзне элеккеге колхозчыларга бирде. Элеккеге “Коминтерн” колхозының алдынгы колхозчылары үзләренең истәлекләре белән бүлештеләр, мәзәкләрен сөйләп үттеләр. Халык соралуы буенча Таһир ага Рәхимов һәм Фәния апай Гайфуллиналар моңлы җырларын да җырлап үттеләр. Аларның җырлары да матур, моңнары да саекмаган әле.

фото к тат материалам (3)

Фәния апа Гайфуллина һәм Раилә Сафина.

фото к тат материалам

Сулдан уңга: Венера Каюмова, Гөлсинә һәм Фәһим Хәйруллиннар.

Мәдәни чара Ильшат Каюмов хуҗалыгы уң­ганнарын бүләкләү белән тәмамланды. Бүләкләрне Ильшатның тормыш иптәше Венера Каюмова тапшырды һәм уңган-булган хезмәткәрләренә исәнлек-саулык, мул тормыш һәм гаилә бәхете теләде.

Рәисә Төхбәтшина.

Автор фоторәсемнәре.

«Камышлы хәбәрләре».

 

Просмотров: 1036

Комментирование запрещено