Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә — М.Горький исемендәге Самара академия драма театры спектакльләре

9 һәм 10 декабрь көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә — М.Горький исемендәге Самара академия драма театры спектакльләре. Камал театры исә ул көннәрдә Яр Чаллы шәһәренә гастрольләргә җыена.

Ике көнлек әлеге гастроль кысаларында Самара драма театры “Дон Жуан” һәм “Бер тавыктан биш төрле аш” спектакльләрен тәкъдим итә.

9 декабрьдә — “Дон Жуан” трагикомедиясе. Жан Батист Мольер пьесасын заманчалаштырып куйган әлеге спектакль — бөтен чорлар һәм халыкларга таныш хатын-кыз күңелләрен иләсләндерүче бөек затның илләр гизүе хакында. Итерпретация авторы һәм спектакльнең режиссеры – күп тапкырлар “Алтын маска” Россия театр премиясе иясе — Александр Морфов (Болгария). Сәхнәгә куючы рәссам – “Алтын Софит” премиясе иясе, Россия Дәүләт премиясе лауреаты, Россиянең атказанган рәссамы Александр Орлов (Санкт-Петербург). Дон Жуан ролендә – яшь артист Денис Евневич.

10 декабрьдә – Россия сценаристы һәм драматургы Ганна Слуцкиның “Бер тавыктан биш төрле аш” комедиясе. Әлеге күңелле комедия — әнисе аркасында шәхси тормышын кора алмаучы яшь, булдыклы эшмәкәр хакында. “Ананың улына карата булган чиксез мәхәббәте, улына туры килердәй хатын сайлый алмавы, “Кавыштыру агентлыгы” ачуына китереп җиткерә”, — дип язылган спектакльнең аннотациясендә. Ана ролендә – Россиянең халык артисткасы Жанна Романенко. Спектакльнең режиссеры – М.Горький исемендәге Самара театрының баш режиссеры Валерий Гришко. Бу хакта театрдан хәбәр иттеләр.

“Татар-информ”

Просмотров: 1084

Комментирование запрещено