Зөлхиҗҗә аеның йомгаклары

img_sobor1Самар Җәмигъ мәсҗидендә үткән айда башкарылган эшләргә мөтәвәллият (мәчет советы) җыелышында йомгак ясалды. Зөлхиҗҗә ае вакыйгаларга бай булды. Изге гамәлләр тормышка ашырылды.

Булган вакыйгалар,эшләнгән эшләр турында мәхәллә хезмәткәрләре һәм Самар Диния нәзарәте рәисе мәгълүмат бирделәр:

Наил хәзрәт Сөләйманов:

“Быел Самар төбәгеннән 56 кеше Татарстан Диния нәзарәте җитәкчелегендә Мәккәгә барып хаҗ кылдык. Башка еллардагы кимчелекләрне истә тотып, аңлату эшләрен дәресләр формасында алып бардык. Чик һәм таможня аша чыкканда, чит илдә булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен яхшылап аңлаттык.

Оештыру мәсьәләләрендә быел татарстанлылар бик актив булдылар. Илдус хәзрәт Фәизов, Җәлил хәзрәт Фазлыев үтемле вәгазьләр сөйләделәр. Алар Самар мөселманнарына карата үзләренең уңай фикерләрен куанып сөйләделәр.

Бу юлы без 218 кешедән торган зур төркем булып бардык. Татарстан хөкүмәте тарафыннан 12 табиб (враг) җибәрелде. Безгә күрсәтелгән игътибар һәм ихтирам искиткеч матур булды.

Быелгы хаҗ кылудан бик күпләр канәгәть калдылар. Корбаннар чалып мәҗлесләр уздырдык. Кайда барсак та, автобуслар туктаусыз йөреп тордылар.

Быел квоталар 20 процентка кыскартылган иде. Татарстанга бары тик 1200 кешегә хаҗ кылырга рөхсәт бирелгән.”

Таһир Мамышев – Самар Җәмигъ мәсҗиденең ревизия комиссиясе рәисе:

Быелгы корбан бәйрәме оешкан төстә һәм матур үтте. Өч йөздән артык сарык чалынды һәм эшкәртелде. Унсигез сыерга исемлек әзерләнде. Кырык биш кеше акчалата, җитмеш бер кеше итләтә сәдака бирделәр. Сәдакага бер мең дә бер йөз кешегә корбан ите таратылды. Шул исәптән ике йөз егерме биш кеше колясочниклар иде. Үткән ел Корбан сәдакасы 800 кешегә таратылса, быел күбрәк булды. Тагын бер шатлыклы күренешне әйтеп узарга кирәк – ул гади халыкның активлыгы, алардагы күңел үсеше. Бу – матур үрнәк. Ул байларыбыз күңелендә дә хуш килсә — мөселман  җәмгыятебезнең  үсеш юлында булачагына тагын да ныграк  ышаныч туар иде”.

Җәүдәт Шарапов – Самар Җәмигъ мәсҗеденең мәхәллә рәисе: 

“Корбан бәйрәме – изгелекләр кылу өчен төрле мөмкинлекләрнең елга бер бирелгән чоры. Аллага шөкер, корбан чалу мәсәләсендәге тәртип, оешканлык елдан-ел арта бара. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, чөнки санэпидстанция, ветстанция тарафыннан таләпләр күбәя, җитдиләнә бара.

Инде бәйрәм мәшәкатьләре артта калды. Халкыбыз быел бик актив катнашты. Аларга барысына да олы рәхмәтләребезне белдерергә кирәк.

Корбан мәҗлесе җыеп актив катнашучыларны, мәктәп балаларын, картларыбызны, райондагы актив эш алып барган мөселман кардәшләребезне чакырып мәҗлес үткәрергә кирәк.

Тагын тәртип турында әйтеп үтәргә дә кирәк. Хәзер үзебезнең сайт эшли. Аны тәртипкә салырга кирәк. Мәдрәсәдә, тәһарәтханәдә контроль булырга тиеш. Намаз уку залына һаман да ялан аяк керүчеләр бар. Бу әлбәттә безнең гадәтләребезгә туры килми. Чисталык ягыннан, шулай ук санитария күзлегеннән караганда да бу ямьсез күренеш.

Шамил Галимов:

Минем сүзем борынгы мәсҗедебезнең  100 еллык юбилеен үткәрү турында.

 Егерменче гасыр башында Самардагы татар җәмгыятендә зур җанлылык хөкем сөргән. Биредә татар гәҗитә-журналларлары басылып килгәннәр. Данлыклы Урта Идел журналы да басылган. Бөек дин галиме Муса Бигиев, Габдулла Тукай һәм башка  әдипләребезнең Самарда булуы да билгеле.

Кызганыч ки, шундый бай тарихыбызга карата кызыксыну юк дәрәҗәсендә. Тимер юлчылар Мәдәният Сараенда үткәрелгән конференциягә килгән халыкның аз булуы моны ачык күрсәтте. Әлбәттә бу алдан оештыруның түбән сыйфатына да бәйле. Тарих – ул тирән, катлаулы һәм буталчык даирә. Моны халыкка аралап төшендереп аңлатырга һәм әзерлекне алдан алып барырга кирәк”.

Мөфти Талип хәзрәт Яруллин:

Зөлхиҗҗә аенда төрле зур вакыйгалар булып узды. Санкт-Петербург мәсҗеденең 100 еллыгына чакырдылар. Анда төрле җирдән килгән дин әһелләре белән очрашулар, фикер алышулар булды.

Уфада Үзәк Диния нәзарәтенең 225 еллык юбилеее булып узды. Анда илебезнең төрле почмакларыннан килгән дин әһелләре катнаштылар. Күп кенә җитди мәсәләләр каралды. Әйтергә кирәк, җәмгыятебездә уңышлар да, аяныч хәлләр дә бар. Татар теленә югалу куркынычы яный. Халкыбыз үз тарихын яхшылап белми. Атакайлар биргән информация хөкем сөрә. Шуңа күрә күп халыкның дингә мөнәсәбәте белән дә мактанып булмый. Матур сыйфатлы, гыйбрәтле үрнәкләрне белдерергә, күбрәк күрсәтергә кирәк һәм хәйрия хәрәкәтенә мөмкин кадәр күбрәк ярдәм итәргә. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышу – безнең изге бурычыбыз.

Фәрид Шириязданов.

«Сәлам».

Просмотров: 1632

Комментирование запрещено