Илле бишенче көз — синең бусагада

загруженное (1)Мин Зөлфияне мәктәп елларыннан бирле беләм. Ул миннән бер генә сыйныф алда укыды. Һәрвакыт ачык йөзле, чая, җитез кыз иде ул. Дәүләткол авылының бер чибәре дисәм дә, ялгышмам.

Энеләре дә уңган-булган, кешелекле, игелекле егетләр. Әти-әниләре-Мәрдегалим ага һәм Наҗия апа Яриевлар үрнәгендә шундый булганнардыр алар.

Зөлфия 1958 елның ноябрь аенда, төбәгебезнең иң матур табигать почмагына урнашкан Дәүләткол авылында дөньяга килә. Ул таулары, ул өстеңә ишеләм-ишеләм диеп торган, гөмбәгә бай катнаш урманнары, ул җиләкле акланнары дисеңме?! Әкият инде менә! Шушы табигать кочагында йөре дә, ничек инде шигырь юллары тумасын да, ничек җырламыйча түзәрсең! Җыр-моңга гашыйк,  өздереп биергә яратучы халык яши анда. Шундый халкы, табигате булган туган якларны ташлап китеп буламы да, сагынмый түзеп кара син!

Зөлфия бала чактан “Казанга китәм дә, я артист, я укытучылыкка укыйм, Казанда яшим”, диеп хыяллана. Урта мәктәпне тәмамлап таныклык алу белән туп-туры Казанга юл тота һәм педагогия училищесын тәмамлап, эшкә урнаша. Ләкин туган якларын, якыннарын сагыну хыялга караганда көчлерәк була шул. Иркенлектә, авылда үскән Зөлфия туган ягына әйләнеп кайта.

Шәһәр белән авыл арасында

Көймәдәге кебек чайкалабыз,

Җырлы-моңлы авыл баласына

Оя булмас горур таш калагыз.

Белемле, чая, сылу кызга күз атучылар күп булса да, ул үзенә гомерлек тиң яры итеп уңган-булган Рәшитне сайлый. Яшьләр гөрләтеп туй уйный һәм гомерлеккә туган авылларында төпләнеп кала. Һай, бу гомер агышларын! Аларның оя коруларына-35 ел, ә Зөлфиягә-55 яшь тула икән.

Дәүләтколым, газиз туган ягым,

Җиде бабам синдә гомер иткән.

Әткәм-әнкәм тормыш биргән көннән

Кай арада күпме еллар үткән?!

Колхозларның гөр­ләп торган чаклары. Зөлфия көндезләрен учетчик, пешекче булса, кичләрен авыл клубын җитәкли. 15 ел эшли ул сәнгать өлкәсендә. Аңа оештыру сәләтен Ходай Тәгалә мулдан биргән. Авылдашлары белән төрледән-төрле мәдәни чаралар, кичәләр уздыру дисеңме, авыл бәйрәмнәре-сабантуйлармы, Зөлфияне халык тыңлый, катнаша. Рәшите уңган механизатор. Күп итеп малын, кош-кортын да асрый алар, бакчасында яшелчәсен, җиләк-җи­мешен дә үстерә. Гаиләнең бәхетен тулыландырып ике уллары үсеп килә. Алар да әти-әнинең булышчылары. Тагын ни кирәк?

Ләкин, тормыш бит бу. Борчулар да, кайгы-хәсрәт тә читләп үтми Дәрҗемановларны: гаилә башлыгының чирләп китүе, якыннарны югалту, колхозларның таркалуы. Ләкин бер-берсенә терәк булып, аңлашып яшәү барлык авырлыкларны җиңәргә көч бирә аларга.

Тәмле телле, ачык йөзле хуҗабикә сәүдә эшендә хезмәт итсә, гаилә башлыгы үз эшен ачып җибәрә. Уллары Руслан белән Радик әтиләренең төп ярдәмчеләре була.

Соңгы елларда Зөл­фия военкоматта инспектор булып эшли. “Үз эшемне яратам, төгәл башкарырга тырышам. Яшьләр белән аралашу мине тагы да яшәртеп җибәрә кебек. Мин әле үземне 55 яшьтә итеп хис итмим”, ди ул. Шулайдыр. Чөнки Зөлфия төп эшеннән тыш, җәмгыять эшләрендә дә катнаша.

Гаиләсе өчен дә җаны тыныч аның. Олы уллары Руслан гаиләсе белән Себердә яши. Ул нефтьче. Төпчекләре Радик гаиләсе белән Камышлыда яши. Ул-эшмәкәр. Киленнәре Гүзәл һәм Зилия аларга үз кызларыдай якын булса (сердәшчеләрем минем, ди Зөлфия алар турында), оныклары Аделина, Вильдан, Булат, Ралина һәм Азалина күңел байлыклары, татлы җимешләредер.

Зөлфия! Сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, тигез озын гомер телибез. Гел шулай яшь булып, кадерле әни, сөекле әби булып гомер ит. Пар канатың Рәшит белән бер-береңә кирәк һәм терәк булып яшәргә язсын сезгә Ходай Тәгалә. Пар канатлы булуларга ни җитә!?

Рәисә Төхбәтшина.

Фоторәсем гаилә архивыннан алынды.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1234

Комментирование запрещено