Кәрим Тинчурин театрына — 80 ел

205324085b066406c49dc0de830303e3_MКәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына 80 ел тулды. Әлеге күркәм вакыйганы тинчуринчылар зур уңышлар белән каршы алды. Соңгы елларда К.Тинчурин театры үзен югары профессиональ дәрәҗәдә эшләүче коллектив буларак танытты. Театр репертуарын татар драматурглары белән беррәттән чит ил драматурглары әсәрләре бизәп тора.

Тарих битләренә күз салсаң, әлеге коллективның чишмә башында торган артистлары беренче спектакльне 1933 елның 6 ноябрендә Питрәч районының Шәле авылында күрсәткән. К.Тинчурин һәм К.Нәҗминең “Булат бабай семьясы” комедиясе була ул. Шушы көннән башлап коллективның өзлексез гастроль юлы башлана.

Соңрак театр колхоз-совхоз театры итеп үзгәртелә. Башта Балтач район үзәгенә, бер елдан соң Арчага, 1942 елда шәһәр театры дәрәҗәсендә Буага күчерелә. 1944 елның октябрендә Республика дәүләт күчмә театры исеме белән Казанга кайтарыла. Биредә ул 1980 елларга – Дәүләт драма һәм комедия театры итеп үзгәртелгәнгә кадәр шул исемдә йөртелә. 1979 елда театр яңа исемгә лаек була – “Татар дәүләт драма һәм комедия театры” дип йөртелә башлый. Ә инде 1988 елда театрга татар театрына нигез салучыларның берсе булган драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчурин исеме бирелә.

Театрның бик күп еллар үз бинасы булмый. Шуңа күрә коллективка 1950 елларда Казан Кремленең Спас манарасында эшләргә туры килә. 1988 елда, ниһаять, Академия театры башка бинага күчкәч, аны Драма һәм комедия театрына бирәләр. Шул вакыттан башлап театр стационар булып эшли башлый.

Юбилей уңаеннан без берничә иҗатчыдан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры турында сораштырдык.

Илтани Илалова, театр сәнгате белгече, тәнкыйтьче:

Бу театрга бик авыр еллар узарга туры килде. Камал театрының филиалы булып төзелгән иде ул. Колхоз-совхоз театры буларак та чыныгу алды. Татарстан районнарында эшләгәннән соң, Казанга күчерелгәч тә озак еллар уңайлы шартларда иҗат итү тиз генә тәтеми аларга. Мондагы актерлар гомер буена юлда булалар. Шуңа да карамастан, үз һөнәренә тугрылыклы шәхесләр эшли биредә. Алар шулкадәр үз профессияләренә бирелгән ки, авыр елларга да карамастан алар театрдан китми. Мәшһүр актерлар: Х.Исмәгыйлев, Г.Гыйматов, Б.Галиуллина, М.Рәхмәтуллина, Л.Фарсина, Ф.Фарсин, З.Камалова, Р.Кушловская, М.Шаһидуллина, Г.Нуруллин, С.Исмәгыйлова, М.Хәмзин, З.Досаева, Р.Мифтахов, И.Мәхмүтова, Х.Мәхмүтов, Н.Шәйхетдинов, Х.Шәкүрова, М.Җаббаров, З.Харисов, Т.Зиннуровлар гомер буе тәгәрмәч өстендә иҗат иттеләр. Бу театрга минем генә түгел, башкаларның да хөрмәте бик зур. 1993 елда коллективка баш режиссер итеп Рәшит Заһидуллин билгеләнә. Театр уңай якка үзгәрә һәм бүгенге көндә дөнья классикасын куярлык коллективка әверелә. Соңгы арада театрда сәхнәләштергән әсәр — дөньяның иң мәшһүр әсәре “Гамлет. Күренешләр” белән бөтенләй шаккатырдылар. Шекспирның бу әсәренә алыну өчен күпме кыюлык кирәген театр тәнкыйтьчеләре яхшы белә. Бу әсәр шулкадәр үзенә җәлеп итә. Ике кат карадым, әле тагы карыйсым килә, чөнки андагы трагедия, кеше язмышлары шулкадәр оста сурәтләнә. Миңа калса бүгенге көндә Тинчурин театры чын профессиональ, югары дәрәҗәле театр.

Рәшит Заһидуллин, К.Тинчурин театрының баш режиссеры:

Театр — ул шушы мизгелдә туып, соңыннан мәңгегә юкка чыга һәм бары тик тамашачылар хәтерендә яшәвен дәвам итә торган күренеш. 1 елмы яки 80ме — анысы инде зур әһәмияткә ия түгел. Театрның онытылмас үткәне, шул ук вакытта әлегә билгесез, әмма ымсындыргыч киләчәге бар. Иң мөһиме, театр җәмгыять белән бергә үзгәрә. 80 яшь  -ул бары үзеңә үткәннәр яссылыгыннан бер караш ташлау өчен сылтау гына. Дөрес юнәлештә хәрәкәт итү өчен тамашачылар мәхәббәте безгә һәрчак маяк булып тора… Әйдәгез, театр дип аталган эчкерсез әңгәмәбезне киләчәктә дә бергәләп дәвам итик.

Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артисты:

Кәрим Тинчурин исемендәге театрда шәхсән үзем 1980 елдан бирле эшлим. 80 еллык тарихы булган театрга 33 ел дәвамында үз иҗат өлешемне кертә алганым белән горурланам да, сөенәм дә. Минем яшьлегем биредә узды. Аякка басуым да, дәрәҗәле исемнәр алуым да нәкъ шушы сәхнәдә булды. Кеше тормышы өчен тулы бер гомер булса да, театр дип аталган галәм өчен бу бары тик мизгел генә. 80 яшенә театрыбыз матур, зур казанышлар белән килде — “Йосыф-Зөләйха”, “Гамлет”, “Сүнгән йолдызлар”ның яңа куелышы һ.б. Болар барысы да коллективның фидакарь хезмәт нәтиҗәсе. Талантлы яшьләр үкчәгә басып килә, бусы да куандыра. Алар эзләнә, экспериментлар ясый. Әдәби спектакль төшенчәсен җанландырып, хәзерге язучыларыбызның иҗатын халыкка таныта.

Зөлфәт Закиров, яшь артист:

Мин режиссер Рәшит абый Заһидуллин курсында белем алдым. Аның тәкъдиме белән Мәскәүдә дә белемемне чарлап кайтканнан соң, Тинчурин театрында җиң сызганып иҗат итәргә керештем. Яшьләргә карата биредә мөмкинлекләр зур дип саныйм. Безне биредә бик җылы кабул иттеләр. Коллективның төп көче дә яшьләр кулына күчеп бара дисәк тә, ялган булмас. Театрыбызның тиз темплар белән алга үсүе мине сокландыра.

«Интертат».

Просмотров: 877

Комментирование запрещено