Сихри тавыш иясе кабат Самарада

Дина ГариповаДинә Гарипова Беренче каналның “Голос” тапшыруында җиңгәннән соң, аның исеме бөтен дөньяга билгеле булды, һәм ул проектның төп призын алуга — Universal Music  музыкаль лейблының Россия бүлеге белән контракт төзү бәхетенә иреште.  Ә моңа кадәр Динә туган ягы Зеленодольскида һәм Татарстан авыл-шәһәрләрендә генә чыгыш ясый булган.

Бүгенге көндә ул үзенең командасын булдырган һәм Россия буйлап гастрольләргә чыгып киткән. Ул әле беренче альбомы өстендә дә күп эшли. Моңардан тыш, кыз чит илләрдә дә чыгыш ясарга өлгерә. Мә­сәлән, Италиядә үткәрелгән Ра­велло фестивалендә катнашкан.

Әле бик яшь булуына (Динә 1991 елда туган) һәм махсус музыка белеме алмавына карамастан, күпчелек му­зыка белгечләре аның тавышын “Бай, киң диапазонлы” дип, бик югары бәялиләр. Бу аңа эстрада, рок, романслар һәм халык җырларын башкарырга мөмкинлек бирә. Динә рус, инглиз, француз, итальян телендәге дөнья классикасын да, татар җырларын да бертигез матур башкара. Нәкъ аның шушы сихерле һәм моңлы тавышы Россия һәм чит ил тамашачыларын әсир итте дә инде.

9 ноябрьдә Динә икенче тапкыр Самарага килеп, “Звезда” Мәдәният сараенда чы­гыш ясады. Беренчесендә, хә­терләвегезчә, ул шәһәребезнең Боз Сараенда “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте оеш­тырган “Боз озату” бәй­рә­мендә катнашкан иде.

Бу юлы да “Звезда” Мә­дә­ният сарае тамашачы белән тулы булды. Бу хәтта Динәнең үзен дә гаҗәпләндерде бугай. Ул сәхнәгә чыгып, залның тулы булуын күргәч, ирексездән: “Ух ты!” — дип ычкындырды. Берничә секундтан соң гына: “Сез шул хәтле күп булып килгәнсез. Бу мине бик куандыра. Форсаттан файдаланып, “Голос” тапшыруында җиңәргә булышуыгыз өчен рәхмәтләремне җиткерәм”, — диде.

Халык бу сүзләрне кул чабулар белән каршы алды. Динә башкарган җырларга да реакция шундый ук булды. Беренче җырдан соң ук сәхнәгә букетлар ташый башладылар, ә бер кызчык эчтән янып торучы аю уенчыгы да бүләк итте. Җырчы аны күтәреп сәхнә артына кереп китте һәм өч минуттан инде чәчкәле матур күлмәк киеп чыкты. Ә беренче өлештә кыз кара күлмәктән иде. Хәер, гипюр җиңле кара күлмәк тә аңа романслар башкару өчен бик килешле күренде.

Чыгышының икенче өлешен “Кино” дип атаган ул. Биредә Адель һәм Анна Герман кебек йолдызларның җырлары баш­карылды. Бу хитлар татар җыр­лары белән аралашып барды.

Концертның соңгы өлешендә Динә “Голос” программасында җырлаган җырларын тәкъдим итте, арада яңа җырлар да бар иде. Мәсәлән, Динәнең бер яхшы танышы язган “Бишек җыры” яңгырады. “Бу җырны шулай матур итеп үзе ана булган кеше генә яза ала. Мин аны бөтен әниләргә һәм әтиләргә багышлыйм”, — диде җырчы.

Шуны дә әйтеп үтәргә кирәк: залда нәкъ әти-әни булган урта яшьтәге халык җыелган иде дә инде. Ә башкаручының яшьтәшләре бу дәрәҗәгә ка­дәр үсеп җитмәгәннәрдер, мө­гаен, алар залда бик сирәк кү­ренделәр.

Динә Гарипованы сәхнәдән алкышлар белән озаттылар. Зур-зур бәйләм чәчәкләр тоткан Динә шатлыгын яшермәде. Бүген дә Самара аны яратып кабул итте.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1109

Комментирование запрещено