Үткән чәршәмбедә Самараның “Яктылык” мәктәбендә татар теле буенча олимпиада үткәрелде. Мәктәпнең 5 — 11 сыйныф укучылары катнашындагы чараны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, “Яктылык” мәктәбе укытучылары һәм “Татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе” оештырган иде.
Олимпиаданы оештыру белән шөгыльләнгән татар теле укытучысы Нурзидә ФӘЙЗУЛЛИНА чарага әзерлек турында болай дип сөйләде:
- Олимпиадабыз тест формасында үткәрелде. Бу шулай дөрестер дә, чөнки Бердәм дәүләт имтиханнарында да шул ук ысул кулланыла бит. Дөрес, һәр сыйныф өчен аерым сораулар әзерләргә туры килде. Моның өчен Татарстан Республикасында һәм өлкәдә үткәрелгән олимпиадалар тәҗрибәсен өйрәнергә, татар әдипләренең — шагыйрьләр, язучылар, якташларыбызның әсәрләрен дә кулланырга тырыштык. Олимпиада биремнәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча сораулар бар иде, шулай ук татар халык җырлары, әкиятләре, шигырьләре буенча да укучыларның белемнәрен тикшерергә мөмкинлек булды.
Мин балаларга яраткан шигырьләрен ятлап килергә киңәш иттем. Кемнең яхшырак балл аласы килә, шуларга тест үткәннән соң, шигырь сөйләп югарырак билге алырга мөмкинлек бирелде.
- Нурзидә ханым, мәктәптә татарчаны бик яхшы белгән балалар да, бер дә белмәгән балалар да белем ала. Сез олимпиадада катнашучыларны сайлаганда шул факторга игътибар бирәсездер бит?
- Әлбәттә, олимпиадада иң яхшы укучы балалар гына катнаша ала. Татар телен ныклап белгән мәктәптән тыш татар әдәбияты укыган балаларның гына ана теленнән яхшы билгеләр алып укуы билгеле. Шуңа күрә олимпиадада да күбесенчә алар катнаша.
Дөрес, Юлия Хөснуллина кебек бик тырыш балалар да укый бездә. Бу кыз, катнаш гаиләдән булуына карамастан, безнең мәктәпкә килгәч татар телен өйрәнүгә бөтен күңелен бирә башлады һәм бик яхшы нәтиҗәләргә иреште. Әлбәттә, андый укучылар да олимпиадада катнашуга лаек.
Жюри составында “Яктылык” укытучылары юк иде. Бу аңлашыла да, чөнки читтән килеп хаким итүчеләр салкын канлырак жюри була белә. Бу юлы балаларның эшләрен татар телен яхшы белүче журналистлар Миләүшә Газимова һәм Римма Нуретдинова тикшерделәр, “Ипозембанк” президенты Лилия Сәлахова, “Туган тел” җәмгыяте директоры Данияр Сәйфиев һәм укытучыларның квалификациясен күтәрү институты белгече Гөлнур Шәмгунова шигырь уку осталыкларына бәя бирделәр һәм җиңүчеләрне билгеләделәр.
Шулай итеп, бишенче сыйныфтан Зарема Нәсибуллаева, алтынчыдан — Гүзәлия Шәкүрова, җиденчедән — Айнур Зарипов, сигезенчедән — Әдилә Рәхимова, тугызынчыдан — Рамилә Ибраһимова, унынчыдан — Илмира Мәҗитова һәм унынчыдан Эльмира Нигъмәтуллина җиңүче булып танылдылар һәм төп призларны алдылар. Башкаларга да бәйгедә катнашулары өчен, рәхмәт белдерелеп, бүләкләр тапшырылды.
Олимпида җиңүчеләре 2014 елның январенда Камышлыда уздырылачак өлкә олимпиадасында катнашуга юллама алдылар.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Нурзидә ФӘЙЗУЛЛИНА фотосурәтләре.
Просмотров: 1466
Молодцы учителя, которые готовят татароязычных учеников! Низкий вам поклон!