Өзелгән моң

загруженноеМин Камышлы районы Иске Ярмәк авылының танылган баянчысы Гамил Сәхаб улы ГАЛИУЛЛИН турында әле исән чагында язарга җыенып йөргән идем. Төрле сәбәпләр аркасында бу эшем һамфан кичектерелеп килде. Кызганыч. Телгә шаян Гамил абый белән сөйләшеп утыруы гына да үзе бер гомер иде бит…

Өч ел элек шушындый ук көзге яңгырлы төннәрнең берсендә юл һәлакәтендә вафат булган иде ул. Гүя аяз көнне гаиләсен, авылдашларны яшен сукты. Әле менә бүген генә авылның Мәдәният йортында Олылар көненә багышлап уздырылган кичәдә гармунының күреген киереп уйнап торган иде. Ә иртәнгә инде ул юк?!

Гамил Сәхаб улы һәр җырчы белән бергә музыка диңгезендә йөзде, ялгышкан җирләрендә мимика белән булса да төзәтеп җибәрде. Ә күзләре никтер моңсу иде бу көнне. Гамил абый арыган булса кирәк, дип уйлап куйган идем шунда. Аны фотога да төшереп алган идем. Кем белгән бит соңгы тапкыр дип?! Шул төнне  юлда әҗәле көтә дип кем уйлаган!..

Шулай өзелде аның моңы. Ничек кинәт кабынган булса, шулай кинәт сүнде дә. Иске Ярмәк авылы сәхнәсендә үткәрелүче бәйрәмнәрдә аның юклыгы торган саен  көчлерәк сизелә. Авыл үзешчәннәре куйган концертларны карап утырганда үземне инде ничәмә тапкыр: “Эх, Гамил абый булса икән! — дигән уйда тотам. — Гамил абый бу көйне хислерәк тә, дәртлерәк тә уйнар иде», - дип утырам.

Ә гомерләр уза тора. Кит­кәннәр дә кире кайтмый, исән­нәрнең дә хәтер җепләре чорнала бара. Мәктәптә җыр дәресләре укыткан Гамил абые­бызның тормыш иптәше Гөлсинә ханымның да сагышыннан кая керергә белмичә бәргәләнеп йөргән көннәре артта калды. Хәзер инде аның күңелен өзелеп сагыну, юксыну хисләре генә били. 39 ел буе иңгә-иң тормыш йөген тарткан хәләл җефетеңне бер мизгелдә югалтулары бик авыр шул.

Гармунчыны искә алу көннәре якынлашканда Гөл­синә ханымның зур зәвык бе­лән җиһазланган, пөхтә итеп җыелган өенә барып чыктым. Ни гаҗәп, мине Гамил Сәхаб улы үзе каршылый булып тоелды: һәр яктан аның рухы бөркеп тора сыман. Фо­тосурәтләреннән өйнең ху­­җа­сы булып бүлмәләрне җан­лан­дыра, елмаюлы карашы бе­лән көч-киңәш биреп тора кебек.

Гамил абыйның беркайчан да тик торганы юк иде. Әз генә буш вакыты булса да балык тотарга китеп бара. Җәй көне иртәрәк су буена төшсәң дә – ул кармак тотып утыра, кышын кем бәке тишеп йөри дисәң дә — Гамил абый булыр. Тик ул тоткан балыкларны ашамый иде. Күңеле тартмагандыр инде.

Ул бит әле бик шәп шахматчы да иде.  Ә соңгы елларында ул шахмат буенча район чемпионы исеменә дә лаек булгалады. Вафат буласы төнне дә Камышлыга шахмат уйнарга киткән иде бит ул…

Гамил Сәхаб улы белән аның Мактау грамоталарын карап утырганыбыз хәтеремдә калган. 1950 елның 1 январенда дөньяга килгән Гамил абый шаярып: “Кешеләр Яңа ел бәйрәмен каршы алганда түзеп булмады инде, якты дөньяга чыгып карыйсым килде”, — дип көлдергән иде шул чакта.

Раушан абыйсы гармун уйнаганда Гамил бөтен дөньясын онытып тыңлап утырган, аннары үзе дә гармун төймәләрен басарга өйрәнә башлаган. Ма­лайның гармун уйнау теләге зур булуын күреп, әтисе 6 сыйныфта укучы улына баян алып бирә. Ә 16 яшендә ул Куйбышевның баянистлар әзер­ләү курсын тәмамлап кайта инде. Аны Иске Ярмәк урта мәктәбенә музыка укытучысы итеп эшкә алалар. Яшүсмер егетнең шундый җаваплы вазифага алынуы гына да ни тора!

45 ел дәвамында укытучыбыз бөтен Ярмәккә җыр дәресләре укытты, бик күпләрдә музыкага, җырга сәләт ачты. Мәктәптә, клубта үткәрелгән бер генә мәдәни чара да Гамил абыйдан башка узмады. Сабантуйларында, яшьләр туенда, егетләрне армиягә озатканда да аның баяныннан башка бер нәрсә дә барып чыкмый иде. Ә үзе дәү гәүдәле булса да, тыйнак, гел елмаеп торучы кеше иде. Гармун төймәләре  буйлап Гамил абыйның бармаклары йөгерешә, әйләнә-тирәгә моңлы көй агыла. Күңелләр актарыла, моңлана, хисләнә…

Гамил Сәхаб улы 1970 елда “Ак каен” фольклор ансамбленең музыка җитәкчесе булып эшли башлый. Бу коллектив белән ул нинди генә конкурсларда,  фестивальләрдә, телевизион тапшыруларда һәм бәйрәмнәрдә катнашмады икән? “Ак каен” фольклор коллективының халык ансамбле исемен алуында да аның өлеше зур.

Гамил Сәхаб улы 1990 елда Казанда уздырылган Фәйзулла Туишев исемендәге “Уйнагыз, гармуннар!”, 1998 елда өлкә “Уйнагыз, гармуннар!” бәйгеләрендә лауреат булды.  Шул ук елда Ивановода уздырылган Халыкара “Играй, гармонь!” бәйгесеннән дә дипломант булып кайтты. 2004 елда профессиональ һөнәрлек конкурсында катнашып, “Бу елның мәдәният хезмәткәре” исемен алды. Аңа бирелгән Рәхмәт хатларын санап та бетерерлек түгел. 2000 елдагы “Өлкәбезнең мәшһүр татары” исеме дә аңа буш урында бирелмәгән бит. Гамил абыйның туган ягына, якташларына бәһасез хезмәте, музыкага тугрылыгы шулай бәяләнде.

Укытучыбыз балалар белән дә төрле конкурсларда катнашты. Мәсәлән, “Планета успеха — 2007” яшь талантлар фестивалендә Иске Ярмәк балалары диплом белән бүләк­ләнәләр, өлкә балалар фольк­лоры бәйгесендә мәдәният һәм яшьләр сәясәте минис­тр­лыгы Мактау грамотасын ала­лар, “Салют, Победа!” кон­курсында да аларга “Милли мә­дәниятне саклаган өчен” Рәхмәт хаты тапшырылды.

Гамил Сәхаб улының өлкә, район һәм туган авылы Иске Ярмәкнең мәдәнияте, мәгарифе үсешенә керткән өлеше бик зур һәм бәяләп бетергесез. Аның якты исеме авылыбызның тарихына язып калдыруга лаек.

Укытучы, кеше, гаилә башлыгы буларак та гадилектә, игътибарлылыкта, таләпчәнлектә, гаделлектә, ярдәмлелектә, ку­накчыллыкта аңа тиңнәр юк иде. Әле дә аның шушы сыйфатлары хатынына да, кызларына да, оныкларына да көч биреп тора сыман. Гамил Галиуллинны бүген дә бик күпләр хөрмәт белән, горурланып телгә алалар.

Язмыш рәхимсез. Аллаһы Тәгалә үзе теләгән вакытта арабыздан олпат кебек ирләрне дә, нәфис хатын-кызларны да үз хозурына алып тора. Ә җирдә калганнарга аларның якты истәлеген саклап, рухларына дога кылып торырга гына кала.

Фәния КӘРИМОВА.

Иске Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 2497

6 комментариев

  1. мы тебя всегда будем помнить

  2. Күрә Флюра ,күрә карап кына йөри,үземә дә гел шулай концерт куя я

    эшемә урнаштым дип төшкә керә. Һаман китәлми сәхнәдән.

    Барыгызга да Алланың рәхмәте яусын искә алган өчен.

  3. «Одноклассники»дагы «Свежие татарские новости» группасында бу мәкалә астында каты фикер алышу бара:

    عبدالله Рамиль محمدكريمКаримов
    15:35
    әле һаманда ул берәр җиргә кунакка киткән төсле генә, ышанасы килми…. гәрчә соңгы юлга озатканда хәттә җәсәден юуда катнашкан булсам да….

    Лилия Шарафутдинова
    15:51
    Гомере кыска булса да гармунчы Гамил абыйнын, узе турында зур озакка истэлек калдырды. Авыр туфрагы жинел булсын мэрhумнен!:’(
    Вчера

    Лилия Галямова
    12:51
    гамил абый авыр туфрагн минем маратымнын да жинел булсын хыдайга дыгакылган дыгалар сезнен эчен кабул булып барсынар э минем хаманда исемдэ минем маратымным сузлэре хэзер тешеп гамил абыйдан балык эйберлэрен тешеп алам да иртэгэ рвану на рыбалку дип эйтэ иде э хэзер кала сезне искэ алыргагына

    Флюра Ягудина(Рахимова)
    14:45
    Хэр бэйрэм, хэр клубтагы мэжлес аны сагынып утэ дер, залда жыелган халыкта кычкырып эйтмэсэдэ гел аны искэ тэшереп утэ дер дип уйлыйм!!! Сагынабыз, э ул безне кузэтеп. Ярмэк эчен шатланып, аны онытмаганннарын белеп тын гына торадыр……..
    Класс! 1
    Сегодня

    РОЗА МОСТАФИЕВА
    19:21
    …минем эле дэ исемдэ- ул кулларны улчэп карды- баян уйнарга мин ярыйммы юкмы? Башлангыч класслар иде бугай…. Минем беренче мэртэбэ сэхнэгэ чыгыумда ул баянда уйнады- Ун тауда ун чишмэ…. Гамиль абый. син эчкерсез чиста кеше иден- туфрагын жинел булсын, урынын жэннэттэ булсын- син безнен кунелебездэ!!!!

    Флюра Ягудина(Рахимова)
    20:08
    буген тан алдыннан тэш курэм,;: Гамиль абый бэлэн концертка эзерлэнэбез, зал тулы кеше. ирлэр генэ икэн, эй нишлэп инде репетиция карарга шушы хатле кеше килгэн эле дим? Жавабын да эйтмэде гел елмайган, ап-ак кулмэктэн мин жырлыйм, э ул Ярмэгемэ кайтам эле дип уйнап жырлады, дэрес уйнамыйсын абый дип торам, э ул хаман шуны уйный…..Каян килгэн тэш, кичэ генэ аны сагынып яздым. менэ зазер инде эйтегез, ул безне курмиме????

  4. ул гармунын кутэреп килеп керер тосле клубка…..

  5. Эйбэт кеше иде! Урыны жэннэттэ булсын.

  6. Безнен яраткан Гамиль абыебыз. Авыр туфрагы жинел булсын.,урыны жэннэттэ булсын. Амин.:’( :’( :’( :’( :’(