Менә быелгы Корбан гаетен дә, Аллаһыга шөкер, бик матур итеп үткәреп җибәрдек. Күпләребез корбан чалды, мәчетләребезгә җыелып намазлар укыдык, садакаларыбызны тапшырдык. Мин шушы бәйрәм көннәрендә балачак хатирәләре булып күңелемдә сакланган вакыйгаларны да барлап исемә төшердем.
…Безнең Зур Чирекле авылында (Ульян өлкәсенең Николаевка районы) бөтен ир-ат халкы иртән-иртүк зур урамга җыелалар да тәкъбирләр әйтә-әйтә баштан зиратларга әрвахларны искә алырга баралар, аннан инде мәчетләрдә гает намазын укыйлар иде. Аларга без — бала-чагалар да, кушыла торган идек. Ә инде гает намазы тәмамлануга безнең өчен бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре башлана иде — яңа күлмәкләребезне киеп туганнарыбызга кунакка бару, тәм-томнар белән сыйлану, бер-беребезне бәйрәм белән тәбрик итүләр.
Хәзер без, Йосыповлар, үзебезнең якын туганнарыбыз белән бик еш очрашып, күрешеп тора алмыйбыз инде, төрле җирләргә таралып яшибез. Кәшаф абыебыз — Сызранда, Рәшидә апам — Красноармейски районында, кече сеңелләребез Әминә — ерак Ташкентта, Сания — Пенза өлкәсеннең Кузнецк шәһәрендә.
Мин аларга телефоннан булса да шалтыраткалап торам, бигрәк тә бәйрәмнәрдә үзләрен тәбрикләмичә калганым юк.
Бу юлы иң беренче булып шул Кәшаф абыема шалтыраттым. Аңа — Кәшаф Йосыповка, 14 ноябрьдә 75 яшь тула бит инде. Аллаһы насыйп итсә, туганнар белән җыелышып, аны котларга барачакбыз. Шул турыда да үзе белән сөйләшергә кирәк иде.
Абыебыз яшь чагыннан ук бик тә мәрхәмәтле, итагатьле кеше. Ул бик яшьли эшли башлап, гаиләгә берникадәр акча кайтара иде.
Үткән гасырның илле алтынчы — илле җиденче еллары булгандыр, дип уйлыйм. Кәшаф абыемның иптәш егетләре Юныс, Фәрит, Сәет, Хәмбәлләр белән бергә күрше Оренбург өлкәсенең чирәм җирләрендә оештырылган совхозларга кыш көне тракторлар белән кырлардан терлекчелек фермаларына салам эскерләрен тарттырып кайтырга эшкә барулары хәтердә уелып калган. Эшләгәннәре өчен алар “Альба” сортлы бодай да алып кайталар. Ул оннан әни шундый тәмле, ашаганда телебезне йотардай, ап-ак күмәч пешерә торган иде.
Һәрвакыт абыем безгә, сеңелләренә, нинди дә булса бүләк алып кайтырга тырыша, бигрәк тә бәйрәмнәргә ситса күлмәкләребез булуын кайгырта иде.
Бер шул чирәм хуҗалыкларына эшкә баруында бик тә озак — айдан артык торып кайтуы истә калган. Әтиебез дә, әниебез дә, без дә кайгыра башлаган идек. Менә, ниһаять, кайтып керде. Кулына зур сетка тоткан, ә шатлыгы эченә сыймый. Шул сетка эчендәге капчыктан бүләкләрен чыгара башлагач, без бераз телсез калып тордык. Анда ситса да, штапель тукымасы да, бик матур кара сатин да бар иде. Менә дигән күлмәклек материаллар.
Ситсасыннан әниебез безгә — өч кызга, күлмәкләр тегеп бирде. Итәкләре алты ялгаулы итеп тегелгән бу күлмәкләр әзер булгач, шатлыгыбыз эчебезгә сыймаган иде. Әни Рәшидә апага да, үзенә дә күлмәкне — штапельдән дә, ә Кәшаф абыйга чалбарны сатиннан текте.
Тик бу яңа киемнәребезне безгә шунда ук кияргә туры килмәде. Әни аларны тегеп бетергәч тә, сандыкка салып бикләп куйды. Янәсе, бәйрәм җиткәч киярсез.
Кәшаф абыем белән телефоннан сөйләшкәндә шушы вакытларны онытмадыңмы, дип сорагач, ул: “Ничек мондыйны онытасың инде?”, — дип куйды.
Ул бит әнигә әйтмичә, яшереп кенә сандыктан шул яңа сатин чалбарын алып кигән дә урамга чыгып киткән иде. Шул чакта каршыбыздан гына муллабыз Сөләйманов абзыйның малае Әбделвахит абый полуторка машинасында үтеп бара икән. Минем абый кабина тупсасына сикереп менгән дә нәрсәгәдер эләгеп, яңа сатин чалбарын буйдан-буйга ертып җибәргән.
Машинадан сикереп төшкәч, хәзер нишлим инде дип, Хәлифә әбиебез янына йөгергән. Шунда әбинең кызы өлкән Мәрзия апабыз да (ул мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын) булган. Бу хәлне күрүгә әбием Мәрзия апага: “Зинһар, ярдәм ит инде шушы тәртипсезгә, өендә сизми калсыннар”, — дип әйткән. Ә тегесе орыша-орыша ертык чалбарны тегеп биргән һәм Кәшаф абыйны бәладән коткарган.
Хәзер телефоннан сөйләшкәндә бу кызык та, кызганыч та хәлне искә төшергәч, абзыем: “Рәхмәт инде Мәрзия апама, ул мине күп шундый бәлаләрдән коткарып калды, — дип әйтеп куйды. - Үз әниебезнең вафатыннан соң да ул безне күпме карады, тәрбияләде бит әле”.
Әйе, Мәрзия апабыз күргән авырлыкларны, аның безгә күрсәткән изгелекләрен онытырга мөмкинме икән? Ул сугыш елларында үзе кебек башка хатын-кызлар белән Славкин дигән урында урман кисеп, агачларны Николаевка районының Ключики станциясенә ташып, фронтка җибәреп торган. Юкка гына үзен Бөек Җиңүнең 30, 40, 50 еллыклары хөрмәтенә юбилей медальләре белән дә, “Хезмәт фронтында катнашуы өчен Җиңүнең 50 еллыгы билгесе” белән дә бүләкләмәгәннәрдер шул.
Кәшаф абзый Мәрзия апаны беркайчан да үзенең догасыннан калдырмавы турында да әйтте.
Инде барсын да сөйләшеп, саубуллашырга җыенганда, ул миңа тагын бер соравын бирде: “Разия, син бездән имзалар җыеп, “Бердәмлек” газетасына ярдәм итүен үтенеп, губернаторыбыз Николай Иванович Меркушкинга хат җибәрергә вәгъдә иткән идең бит. Шул эш ни хәлдә икән?
Күптән түгел “Бердәмлегебез”нең алыштыргысыз баш мөхәррире Рәфгать ага Әһлиуллинга да 70 яшь тулган иде бит. Без моны “Бердәмлек”тән укып белдек. Губернатор аны үзенең Мактаулы билгесе белән дә бүләкләгән. Ә менә “Бердәмлек” газетасына нинди дә булса сизелерлек ярдәм булырмы? Без, өлкәннәрне, нәкъ шул мәсьәлә борчый. Бәлки безгә — бертөркем пенсионерларга, җыелышып, губернатордан кабул итүен сораргадыр, бәлки һәр пенсионердан “Бердәмлек”кә ярдәмгә акча җыяргадыр?
Ульянда яшәүче Ришат улым сез язган мөрәҗәгатьне губернаторыгызга күрсәтмәгәннәрдер дә әле, югыйсә, ул ярдәм итмичә калмас иде ди. Әнә аларның Ульяновски өлкәсе губернаторы Сергей Иванович Морозов бернинди мөрәҗәгатьсез дә үзләренең “Өмет” татар газетасына даими булышып тора бит.
Бәлки Самара татарлары үзләрен яхшы яктан күрсәтә алмый торганнардыр, бердәмлегебез җитешеп бетмидер, күрәсең”.
Әнә шундый бик матур сөйләшү булды Кәшаф абыем белән. Инде шактый олы яшьтә булып, 75 яшен тутырса да, ул бер нәрсәне дә читтә калдырмый, һәрберсен күреп, ишетеп, барысы өчен дә борчылып яши.
Ул гомере буе авылыбызда машина йөртүче булып эшләде. Кая гына барса да, кайда кем булып эшләсә дә, ул барсын да җиренә җиткерергә тырышты.
Алар хәләл җефете, җиңгәбез Диләрә апа белән (кызганычка, моннан ун ел элек ул бакыйлыкка күчте инде) бергәләп дүрт бала — Ришатны, Гөлшатны, Рөстәмне, Мөнирне үстерделәр. Барсы да үз тормышлары белән яшиләр, югары белемлеләр. Шулардан Мөнирләре генә кыска гомерле булды. Абзыебызның алты оныгы, өч оныкчыгы да бар.
Хатыны үлгәннән бирле, Кәшаф абзый кызы Гөлшат гаиләсендә яши. Бик тә җаваплы эштә хезмәт итсә дә, Гөлшат әтисен бер дә игътибарсыз калдырмый.
Кәшаф абзый үз гомерендә зур кыенлыклар һәм авырлыклар кичерсә дә, үзен бәхетсез дип санамый. “Картлыгым бик тә матур үтә”, - дип сөйләргә ярата.
Без телефоннан сөйләшкәндә, аның туган көнен — 75 еллыгын бөтен туганнарыбыз белән бергә җыелышып, Сызранда үткәрергә дип килешкән идек. Аллаһы Тәгалә кушып, теләгебез кабул булды. Без аңа — абзыебызга, бу көнне хәерле гыйбадәтле озын гомер теләдек. Ә Кәшаф абый яшь чаклардагыча кулына яраткан гармунын алып, милли матур көйләребезне уйнады.
Разия ӘЮПОВА,
Самараның “Розалина” татар ашханәсе хуҗабикәсе.
Рәсемнәрдә:
75 яшен тутырган Кәшаф абзыебыз.
Кәшаф ага һәм Диләрә апа ЙОСЫПОВЛАР (уртада) сеңелләре Рәшидә (уңда), Разия (сулда) һәм кызлары Гөлшат белән (2005 елда төшерелгән фотосурәт, гаилә альбомыннан).
Просмотров: 1194