Мәхәллә җыены

Мәхәллә җыеныКамышлы авылында өченче мәхәллә җыены узды. Бу җыенда җирле идарә башлыгы Заһит Сафин да катнашты.

Җыенны мәчет рәисе Искәндәр Минегалимов ачты һәм сүзне Заһит Сафинга бирде. Заһит Абделхакович мәчетләрне» тәрбияви ролен әйтеп үтте, кыскача гына җирлеидарәдә булган вакыйгалар,эшләнгән эшләр турында сөйләде һәм сайлауларда үзенә тавыш бирүчеләргә зур рәхмәтен белдерде.

Аннан сүзне Әхтәм хәзрәт Госамов алды. Әхтәм ага манара төзү һәм ай куюда ярдәм иткән җитәкчеләргә, халыкка зур рәхмәтләрен белдерде, якшәмбе мәктәбенә бик аз бала йөрүенә борчылуын әйтеп үтте. Шулай ук бу җыенда Фәрит Әхмәдулла улы Зәйнуллин, Фәрит Фәйзрахман улы Сәфиуллин һәм Минәхсән Сәхи улы Гыйльмановлар да бик эчтәлекле чыгыш ясадылар һәм үзләренең гозерләрен әйтеп үттеләр. “Городок ягында яшәсәк тә, үзебез үскән очтагы үлемкитемне ишетми калабыз. “Нур” телевидениясе аша белдерү биргәндә бик әйбәт иде. Шуны яңадан гамәлгә кертеп булмасмы?” Әлбәттә инде мин мәчет әгъзаларыны» бу гозерләрен җитәкчебез Рөстәм Бәдретдиновка тапшырдым һәм ул менә мондый җавап бирде: “Әгәр дә халык безгә белдерүләрен китерсә, бу эшне яңадан гамәлгә кертеп була. Хәзер бар халык спутник антенна кую сәбәпле “Нур”ны карамый, белдерүләр китерүчеләр дә юк”.

Бу җыенда шулай ук мәхәлләдә тәртип булдыру: балага исем куштыру, никах укыту, коръән табыннары, соңгы юлга озату кебек йолаларны бары тик мәхәллә мулласы гына башкарырга тиеш, читтән китерәселәре килсә, кунак булып килүләре генә дөрес икәнен ассызыклап үттеләр. Авылда, мәхәлләдә тәртип булсын өчен, бәлки урам саен староста сайлап куергадыр, дигән тәкъдим дә булды анда. Мондый киңәшмә-җыеннарны ешрак уздырырга дигән бер уйга килеп, таралышты мәчет әгъзалары.

Рәисә Төхбәтшина.

Автор фоторәсеме.

«Камышлы хәбәрләре»

Просмотров: 971

Комментирование запрещено