Улларыбыз китә солдатка…

Көзге елак яңгыр явып торган көннәрнең берсендә миңа, йомышым төшеп, Челно-Вершины районы военкоматына барырга туры килде. Шунда бу күренешкә тап булдым да инде. Улы белән ишектән чыгып килүче ана кеше бик каты кычкырып елый, ә тегесе: “Елама, әнкәй! Менә күрерсең, барысы да әйбәт булачак! Мин исән-имин хезмәт итеп кайтачакмын!” — дип юатырга маташа.

Бу көнне армиягә алынучылар биредә шактый иде. Егетләр кычкырып көлешәләр, үзара шаярышып, төрткәләшеп тә алалар. Алда аларны нинди язмыш көтүе турында уйлап та бирмиләр сыман. Тик әти-әниләр генә җан тынычлыкларын, төн йокыларын, ризык тәмен югалталар. Димәк, сәбәпләре бардыр.

Без кечкенә чакта “Иван Бровкин армиягә китә” комедиясен бик еш күрсәтәләр иде. Анда ялгыз ана үстергән Иван исемле егет, армиягә китәргә чакыру кәгазе килгәч, бераз масаебрак, үсенебрәк йөри башлый, авыл халкында егеткә карата уңай караш туа, кызлар да аңа игътибар итә башлыйлар. Кыскасы, армиягә алыну уңай күренеш буларак, матур итеп тасвирлана. Армия хезмәтеннән шук-шаян Иван чын ир-егет булып кайта.

Ул вакытта тормыш башкача булган, дип әйтүчеләр дә табылыр. Ә яшәешне кайсыдыр якка үзгәртүчеләр без үзебез түгелме соң? Бүгенге армиянең “бабайлык” чире кайбер ко­мандирларның бала акылы да чыгып бетмәгән малайларны хөрмәт итмәүләре, кешелекнең түбәнгә тәгәрәвендәдер, дигән уйлар туа.

Моннан берничә ел элек, чиктәш Татарстанның Чир­мешән авылына армиядән сол­дат мәетен алып кайтып җир­ләгәндә, ана кеше улын соң­гы юлга озатырга да чыга алмыйча, егылып калуын телевизордан күреп, бик әсәрләнгән идем. Менә шундый куркыныч хәлләрне ишеткән-белгән аналар газиз улларын армиягә озат­канда елыйлар да инде. Чөнки беребезнең дә үлем ачыларын татып, тудырып үстергән газиз йөрәк парәләребезнең җансыз гәүдәсен күрәсебез, аларның яши алмаган гомерләре турында уйлап, әрнеп яшисебез килми шул. Моны кичергән һәркем үзенчә аңлый торгандыр.

Безнең авыл егетләре Ильяс Гыйләҗетдинов, Рамил Нуретдинов, Гадел Мостафин да армия хезмәтендә фаҗигале рәвештә вафат булганнар иде, һәм без моны бик авыр кичергән идек. Әфган һәм Чечня сугышларында вафат булучыларның саны да бихисап. Аларның барысының да урыннары мәңге җәннәттә булсын!

Тугызынчы дистәне вак­лап, бакыйлыкка күчкән әбиемнең: “И, Аллаһым! Илгә-көнгә, пат­ша хәзрәтләренә күркәм ты­нычлык, сабырлык биреп, кешеләр арасындагы туганлык хисләрен сүндермә!” — дип теләвен, инде күп еллар узса да, беркайчан да онытасым юк. Алдагы көннәрдә егетләребезгә шатланып Ва­тан-Анабызга хезмәт итәргә, ә әти-әниләргә аларны исән-имин каршы алып, сөенергә язсын иде!

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек». 

Просмотров: 1047

Комментирование запрещено