Балаларның күңелен күреп

Самарның Җәмигъ мәсҗидендә шәһәребезнең 117 нче мәктәп-интернатында укучы начар ишетүче балалар өчен корбан мәҗлесе үткәрелде.

Аны менә инде ничәнче ел рәттән милләттәшебез  Галия Мостафина оештырып килә. Бу юлы мәҗлес уздыруга шулай ук Зәмзәмия һәм Мингариф Җамалетдиновлар, Асия һәм Рөстәм Йосыповлар, Фатыйма һәм Рәфыйк Зыятдиновлар өлеш керткәннәр.

Мәсҗиднең зур ашханәсендә барлыгы 75 бала һәм аларның укытучылары җыелды. Мөфти Талип хәзрәт Яруллин укучыларга корбан турында сөйләде, ә Сәйфетдин хәзрәт  Мөрсәлимов сүрәләр укып, догалар кылды.

Балаларга, шулай ук “Нур” мәдрәсәсе шәкертләренә күчтәнәчләр дә бирелде.

“Бу игелекле гамәл Аллаһы ризалыгы өчен кылына. Ә балаларның шатлануын күргәч, күңел күтәрелеп китә.

Бу юлы, шөкер, мәҗлестән артык акчалар да калды. Без аларны шушы сәламәтлекләре чикләнгән укучыларга Яңа ел бүләкләрен сатып алыр өчен кулланачакбыз, Аллаһы бирсә”, — ди Галия апа Мостафина.

Миләүшә Газимова.

«Сәлам».

Просмотров: 1328

Комментирование запрещено